Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туңдыргычтагы кура җиләген алыр вакыт

Салкын тиеп авырый калганда, табибларыбыз туңдыргычтагы катырылган җиләк-җимешләрне кулланырга киңәш итә. "Даруларга тотынганчы, табигать нигъмәтләреннән башларга кирәк. Кура , карлыган, юкә чәчәге, суган, сарымсак, күп сыеклык эчәргә кирәк..." - диләр алар. Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге...

Салкын тиеп авырый калганда, табибларыбыз туңдыргычтагы катырылган җиләк-җимешләрне кулланырга киңәш итә. "Даруларга тотынганчы, табигать нигъмәтләреннән башларга кирәк. Кура , карлыган, юкә чәчәге, суган, сарымсак, күп сыеклык эчәргә кирәк..." - диләр алар.

Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар.

2 аш кашыгы җиләкне 3\4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан сөлге белән капланып, шуның парын сулыйлар. Процедураны көнгә 2-3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясыйлар.

Тамак төбе авыртса, кура җиләге серкәсе белән чайкаталар. 2стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салалар. 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерильләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.

Тонзиллит кискенләшсә, авыз эчен кура җиләге согы белән чайкатырга киңәш итәләр. Процедураны көнгә өч мәртәбә кабатлыйлар. Кура җиләге согы авыртуны баса, шешне бетерә.

*******

Кура җиләге хатын-кызлар өчен файдалы. Ул кан агуны туктата, күрем вакытында авыртуны киметә. Йөкле хатыннарга да чама хисен онытмыйча, кура җиләге ашарга киңәш ителә. Бу җиләк фолий кислотасы, тимергә бай. Ул бала дөрес үссен анемия булмасын өчен кирәк. Кура җиләгеннән ясалган морс, компот йөклелекнең беренче аенда токсикозны бетерә, эч кибүдән саклый.

Кура җиләге яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми.

Гипертония булганда тигез күләмдә кура җиләге белән яфрагын алып, 2аш кашыгы күләмендә 1,5 стакан кайнар суга салалар. Сүлпән утта 4-5 минут кайнаткач, 1 сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, көнгә ике-өч мәртәбә 1-2 стакан эчәләр.

Кура җиләге инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә дә сихәт бирә.

Баш авыртса, дару эчкәнче, 1әр стакан кура җиләге ашарга киңәш итәбез.

Кура җиләге А витаминына бай, күз күремен яхшырта, тиренең картаю процессын әкренәйтә. Организм яхшырак эшкәртсен өчен аны эремчек яки каймак белән ашарга киңәш итәләр.

Интернет мәгълүматлары файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев