Әтнә таңы

“Туган җир” – мәктәптә

Олы Мәңгәр мәктәбе бу көнне иртәдән гөрләп торды. Ник дигәндә, һәр елны зурлап уздырыла торган “Уңыш бәйрәме” һәм аннан соңгы башланачак каникуллар – һәр икесе балалар өчен көтеп алынган сөенеч.

«Уңыш бәйрәме”дигәннән, аңа  әзерлек укучысы булган һәр гаиләдә берәр атна алдан ук башланган иде. Бәйрәмнең бер өлеше кул эшләреннән торган күргәзмә белән бәйле. Табигый материаллардан – яшелчәләрдән, үсемлек-яфраклардан эш­ләнгән күргәзмәгә ниләр генә әзерләп кил­ми укучылар. Әти-әни­ләр дә бу эштән читтә калмый инде, билгеле. Быел да бу күргәзмәгә зур урын бирелгән иде. Фантазияне эшкә җигеп, матурлыкны күрә белүгә юнәлтелгән, иҗади яктан кызыксыну уятучы мондый шөгыльне балалар үзләре дә бик яратып кабул итә.
Бәйрәм булгач, кунак­ларсыз да булмый кала алмый. “Уңыш бәйрәме”нә чакырылган төп кунаклар – “Мәңгәр” күмәк хуҗалыгы җи­тәк­чесе Тәлгать Мостафин һәм авыл җирлеге баш­лыгы урынбасары Гөлназ Му­синаның да урыннары түрдән булды. Ә алар буш кул белән килмәгән­нәр. Җәйге каникул чорында күмәк хуҗалык эш­ләрендә ярдәмгә килгән укучыларга рәхмәт әйтеп, хуҗалык идарәсе, авыл җирлеге исеменнән бүләкләрен тапшыр­дылар. Электән килгән әлеге матур традиция соңгы берничә елда югалып торган иде. Һәм менә, аны кабат яңартып җибәрделәр. Узган елларда “Уңыш бәйрәме”нә килгән җитәкчеләрнең ху­җалыкта хезмәт куйган укучыларның хәтта исемнәрен дә телгә алмаулары бик күңелсез булып хәтергә кереп калган. Дөрес, Мәңгәрдә мәктәп белән хуҗалык арасындагы бәйләнеш күп еллардан бирле бик тыгыз һәм һәр икесе бер-берсенә ярдәм итеп яшәде. Ә менә болай билгеләп үтү барыбер дә икенче төрлерәк шул инде.
Бәйрәмне ТНВ ка­на­лын­да барган “Туган җир” тапшыруына ошатып сигезенче сыйныф уку­чылары әзерләгәннәр. Әйтергә кирәк, күп­тән игътибар иткәнем бар – бу сыйныф әзерләгән кичәләр үзенең тирән эч­тәлеге, мәгънәлелеге белән аерылып тора. Коры сүз белән генә сыйламадылар, күмәк хуҗалык басуларыннан репортаж да, терлекчелек комплексы хезмәтчәннәре белән интервью да сыйган анда. Хәтта чит илдә уңыш җыю белән бәйле хәбәрләр белән дә уртаклаштылар. Шуның арасында – җыр-бию. Концерт номерларын барлык сыйныф укучылары  да бергәләп әзерләгән. “Чайкала иген кырлары”, “Буразналар”... Авыл хез­мәтчәннәренә мәдхия булып яңгыраган бу җырларны тыңлавы ук рәхәт булды. Кичәдә җир кешесенә хөрмәт тә, аның хезмәтенә рәхмәт тә – барысы да, барысы да бар иде. Тапшыру уртасында рекламага да урын тапканнар – мәктәп бакчасында үскән кишергә шундый реклама ясадылар ки, шунда ук сатып алу теләге туды.
Мондый кызыклы чаралар – кичәләр, очрашулар алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм. Алар мәктәп тормышын тагын да җанландыра, укучыларга да, укытучыларга да үзенә күрә бер стимул булып тора.

Реклама

Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: