Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган телдә башкарылган җыр конкурсында Айдар Сөләйманов Гран-при алды

Биир күн» («Под одним солнцем») - I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. (Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды. Әле яңа гына билгеле булган хәбәрне "Татар-информ"га конкурста катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айдар...

Биир күн» («Под одним солнцем») - I төбәкара интерактив заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-прига Татарстан вәкиле ия булды. Әле яңа гына билгеле булган хәбәрне "Татар-информ"га конкурста катнашкан Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов үзе хәбәр итә.

Нәтиҗәләр интерактив тавыш бирү юлы белән хәл ителгән. Бу - жюри нәтиҗәсе. СМС-тавыш бирү буенча баллар артык югары түгел: әйтик, Якутия вәкиле, 6000 тавыш җыеп, "Тамашачы мәхәббәте" призыка лаек булган. "Мин күбрәк жюри өчен эшләдем", - ди Айдар Сөләйманов.

Конкурс шартлары буенча, барлык җырлар туган телдә башкарылган. Айдар Сөләйманов халкыбызның 2 җырын һәм композитор әсәрләрен сайлаган. Болар - "Илче Бага" һәм "Рәйхан" халык җырлары; Ренат Харис белән Резеда Әхиярованың "Зәңгәр томан", Ренат Харис белән Эльмир Низамовның "Атлар чаба" җырлары.
"Атлар чаба" - "Төрквидениедә" икенче урын алган җыр, "Илче бага" - "Үзгәреш җиле - 2016"да тәкъдим ителгән иде.

«Биир күн» («Под одним солнцем») - I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсы Якутиядә уздырыла. Конкурста Россиянең 11 төбәге - Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнаша.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/18/158260/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев