Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Туган туфрак" дөнья гизә

Әтнә дәүләт драма артистлары Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле белән гастрольләрдә йөриләр. Болгарда булдылар, кичә Ульяновск халкы карады, бүген Буа халкы тамаша кылачак. 5 мартта Мәскәү тамашачысы күрә алачак. Карагыз! Бу спектакльне күрү кирәк, әлеге спектакльдән алган кичерешләр озакка җитә. Артистларның осталыгын әйтеп тә, сөйләп тә торасы юк. Әтнәләр сәхнәдә...

Әтнә дәүләт драма артистлары Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле белән гастрольләрдә йөриләр. Болгарда булдылар, кичә Ульяновск халкы карады, бүген Буа халкы тамаша кылачак. 5 мартта Мәскәү тамашачысы күрә алачак.

Карагыз! Бу спектакльне күрү кирәк, әлеге спектакльдән алган кичерешләр озакка җитә. Артистларның осталыгын әйтеп тә, сөйләп тә торасы юк. Әтнәләр сәхнәдә яшиләр, Әтнә театрының үз тәме!. Монысын карагач, үзегез дә инанырсыз. Спектакльнең башланган мәле тетрәндерә, бер сүз әйтелми торган эпизод, артистларыбыз аны шул дәрәҗәдә тормышчан итеп җиткерәләр... Симәнә капчыгын күтәреп баручы хатыннарга игътибар итми калалмассыз, арткы планда алар, шул арткы пландагы симәнәчеләр әле дә күзгә яшь китерә... Уңышлар теләп, көтеп калабыз сезне. Исән-имин әйләнеп кайтырга язсын!

-Спектакль уңышлы бара, зур хөрмәт күрсәтеп каршы алалар, тагын килегез, дип рәхмәт әйтеп озаталар,- диләр артистларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев