Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган як истәлекләре

Низамов Айдар Мәлик улы, ТДГПУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты. 1939 елның 22 августында Ключи-Сап авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1953 елда Ключи-Сап җидееллык мәктәбен, 1957 елда Марий Эл Республикасы Морки районы Шиньше урта мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәренең «Урак һәм Чүкеч» заводында төзүче булып эшли. 1958-1961 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968...

Низамов Айдар Мәлик улы, ТДГПУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты.
1939 елның 22 августында Ключи-Сап авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1953 елда Ключи-Сап җидееллык мәктәбен, 1957 елда Марий Эл Республикасы Морки районы Шиньше урта мәктәбен тәмамлагач, Казан шәһәренең "Урак һәм Чүкеч" заводында төзүче булып эшли. 1958-1961 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968 елда, читтән торып, Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетын тәмамлый. 1961-1975 елларда Чембулат сигезьеллык мәктәбендә укытучы һәм директор урынбасары, Олы Мәңгәр урта мәктәбендә директор булып эшли.
Айдар Низамов - балаларга тәрбия бирү, һөнәр сайлау, мәктәпләр белән җитәкчелек итү турында ун китап һәм алтмыштан артык фәнни-методик мәкалә авторы. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен "СССР мәгариф отличнигы" билгесе, "Казанның 1000 еллыгы истәлеге" медале, Каюм Насыйри исемендәге премия белән бүләкләнә; аңа "Директор-фәнни тикшеренүчесе" һөнәри категориясе, "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелгән.

Туган авылым. Һәр кеше олыгая башлагач туган якларын, балалык елларын, яшьлек чорын ешрак хәтеренә төшерә башлый. Чөнки яшьрәк вакытта бүгенге көн мәшәкатьләре белән шөгыльләнәсең, киләчәккә хыяллар белән йөрисең. Бу чор узгач, нигездә гомернең күпчелек өлеше артта калгач, кабаттан тормышның яшьлек елларына кайтып, аның кайбер мизгелләрен искә төшерә башлыйсың.

Узган гомер хатирәләренең иге-чиге юк дип әйтерлек. Олуг шагыйрь Хәсән Туфан бала вакытның истәлекләре турында «аның һәрбер елы бар... һәрбер елның язы бар, җәе бар, көзе бар, кышы бар. Бик күп алар... Әллә ничә романлык инде ул сөйли башласаң» - дигән иде. Кеше хәтерендә узган гомернең бер өлеше, аерым мизгелләре генә саклана, шуларның кайберләре татлы хыял булып кабат-кабат күз алдына килә, төшләргә керә. Яшьлек һәм туган як хатирәләрен язып калдыручылар да аз түгел. Андый язмалар белән газета-журналлар аша даими танышып торабыз.

Мин Әтнә ягының төньяк почмагына урнашкан Ключи-Сап авылында дөньяга килгәнмен, балалык һәм яшьлек елларым да шул төбәктә узды. Һәр кешегә туган авылы матур, күңелгә бик якын була. Миңа да туган авылым җир йөзендәге иң гүзәл авылларның берсе кебек тоела. Бигрәк тә Әтнә ягыннан кайткандагы калкулыктан авыл матур булып күренә. Аның агачларга күмелеп ике урам булып тезелеп киткән йортлары, ике урам арасыннан ага торган инеш буендагы өянкеләре, берничә урында үсеп утырган биек тополь агачлары, ерактан күренеп торган зур урман ата-бабаларыбызның авыл урынын сайлаганда ялгышмаганнарын күрсәтә.

Ключи-Сап авылына 18 йөздә Әтнә төбәгенең Кышлау, Күңәр, Күәм һ.б. авылларыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Өлкәннәрнең сөйләве буенча, безнең авыл да, башка авыллар кебек элек-электән җайга салынган үз тормышы белән яшәгән. Үз урманы, мул печән бирә торган болыннары, уңдырышлы туфраклы җирләре булуы авыл халкы тормышына уңай йогынты ясаган. Халыкның төп шөгыле игенчелек, терлекчелек һәм агач белән сәүдә итү булган. Шунысы кызыклы, автомобильдә бер генә артык деталь булмаган кебек ул вакытта авылда артык һәм эшсез кеше булмаган. Узган гасырның илленче елларындагы вак колхозларны берләштерү чорында, аерым колхоз булып яшәгән Маяк, Яңа Җогып, Үрнәк авылларыннан гаиләләр күчеп килгәч авыл тагын да зурая, тулырак тормыш белән яши башлый.

Оештыру сәләте булган ир-егетләр җитәкче вазифасын башкарган. Озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Закир, Гайнулла, Әдһәм абыйларны өлкән буын кешеләре әле дә хөрмәт белән искә ала. Авыл советы рәисе, бригадир, ферма мөдире, агроном, хайван табибы, урман каравылчысы дәрәҗәле хезмәт булган. Болардан тыш авыл халкы өчен кирәкле булган аш осталары (Наҗия апа), кендек әбие (Майшәрәп әби), чигүче (Маһрикамал апа), тегүчеләр (Гөләмдан, Гөлзада апалар), умартачылар (Бәрия апа), тәрәзә рамнары ясаучылар (Хуҗи, Галиулла абыйлар), күрәзәче (Мәймүнә әби), хайван чалучы (Ханнан абый) һ.б. һөнәр ияләре булган.

Колхозның яшелчә һәм алма бакчаларында, умартачылыкта чиста азык җитештерелгән. Тимерчелек, агач остаханәсе, җил тегермәне, кибете авыл халкына хезмәт күрсәткән. Кыскасы, авыл тулы тормыш белән яшәгән.

Безнең балачактагы авыл зур үзгәрешләр кичерде. Атлар, яшелчә бакчалары, су һәм җил тегермәннәре, балаларга су коену урыннары бетте, кешеләргә эш урыннары кимеде, үзәкләштерелгән су, электр, газ, интернет, асфальт юл килде, кул эшләр техникага көйләнде, шәхси автомобильләр, матур йортлар күбәйде.

Бүгенге авылда күмәк хезмәтнең чикләнгән булуы, яшьләргә эш урыннарының җитәрлек булмавы яшәү дәртен бераз сүлпәнләндерсә дә, хезмәт сөюче авылдашларым хәзерге шартларга җайлашып яшиләр. Эшмәкәрләр..........................., шәхси автомашиналар булдырып башкаларга хезмәт күрсәтүчеләр, терлек, кош-корт караучылар, умартачылар бар. Күмәк көч белән мәчет салдылар, зыяратны әйләндереп алдылар, чишмәләрне тәртиптә тоталар.

Сугыш чоры. Миңа ике яшь тулганда Бөек Ватан сугышы башланганга күрә, беренче хатирәләр сугыш чорына бәйле рәвештә истә калган. Беренче чиратта әти сугышка киткәч дүрт бала белән калган әни. Балаларның иң олысы Дилбәр апага ун, Илдар абыйга биш, сеңлем Винирага берничә ай. Зур булмаган агач йорт, каз бәбкәләре йөри торган чирәмле ишегалды, сыер яши торган абзар һәм бер ягы инешкә терәлеп торган, уртасында берничә шомырт һәм миләш агачлары үскән бәрәңге бакчасы күз алдына килә. Көзен бәрәңге алганда казучы янында сабакны тотып тарту һәм бәрәңгене селкеп төшерү, ә язын кечкенә чиләк белән казыганда чыккан черек бәрәңгеләрне җыйнап бару балаларның бәрәңге бакчасында башкара торган беренче вазифалары булып исәпләнә.

Авыл җирендә бала-чаганың игътибар үзәгендә булган вакыйгалар һәрвакыт булып тора. Мәсәлән, хат ташучының нинди дә булса хәбәр китерүе, налог инспекторының һәм заемга язучының йорт саен кереп йөрүе, кемне дә булса сугышка озату яки кемнең дә булса сугыштан кайтуы һ.б. Шулардан егетләрне сугышка озату башкаларга караганда хәтердә ныграк сакланган.

Бу көнне озату вакыты җитәрәк авыл халкы капка төбенә чыгып баса. Сугышка китүчене озатканда колхозның нәсел айгыры яки иң яхшы башка аты җигелә. Шул ат җигелгән арбага төялеп яшьләр урам әйләнә. Гадәттә алар арбаның кырыена басып, бер-берсенең иңбашына кулларын салып урам уртасыннан гармунга җырлап узалар. Сугышка китүче капка төбендәге озатырга чыгучылар белән урамның бер ягыннан икенче ягына чыгып саубуллашып йөри. Хатын-кызларның күзләрендә яшь, бәгырьләрне уеп ала торган сугыш еллары күренешләренең берсе. Урамны әйләнеп чыккач китүче егет дуслары һәм туганнары белән районга, военкоматка юл ала.

Сугыш чорының күп хатирәләре тамак туйдыру, туклануга бәйле кыенлыклар булуы белән истә калган. Азыкның җитәрлек булмавы күпчелек гаиләләр өчен уртак бәла булса да, аны һәркем үзенчә хәл итәргә тырышты. Күп кешеләргә сыер асрау, бәрәңге үстерү, кош-корт тоту, ашарга яраклы үсемлекләр куллану күпмедер дәрәҗәдә туклану кыенлыкларын өлешчә хәл итәргә булышты. Кычыткан ашы, черек бәрәңге һәм чыпчык кузгалагы күмәчләре бу елларның гадәти азыклары булды. Балалар яз башында чыккан беренче үләннән алып кар төшкән көнгә кадәр ашарга яраклы үсемлекләрне, аларның кайда үсүен, ничек кулланылуын, өлкәнрәк балалардан яхшы өйрәнеп калалар. Кузгалак, акбаш, какы, кәҗә сакалы яз башындагы азыклар булса, аларга алмашка урман хәзинәләре - каен һәм җир җиләге, кара җиләк, кура җиләге килә. Көз көне азык төрләре күбәя. Борчак, арыш, бодай, кыяр, кишер, кәбестә, шалкан өлгерә.

Авыл балалары һәр азыкны юнәтү юлларын бик яхшы беләләр. Үләннәр һәм урман җиләк-җимешләрен җыйнау кыенлыклар тудырмый, иренмичә өлкәннәргә ияреп барасың да җыеп кайтасың. Арыш, бодайны да учка салып уасың да сусыл бөртекләрне ашый-ашый бер өлешен өйдәгеләрне сыйлау өчен кесәгә җыясың. Борчак, шалкан, турнепс басуларыннан, яшелчә, алма бакчаларыннан нәрсә булса да алу, аларны каравылчылар саклаганга күрә җиңел эш түгел. Без вак балалар күпчелек очракта каравылчы бабайларның янына бара идек, алар безнең нәрсәгә килгәнне бик яхшы аңлап, миһербанлылык күрсәтеп беркайчан да буш җибәрмиләр иде.

Игеннәр өлгереп ындыр табагына ашлык кайта башлагач тамак ялгап алу мәсьәләсе җайга салына. Әвен, ындыр табагы, амбар, сушилка тирәсендә һәрвакыт ашлык өемнәре булып, аларны чистарту, киптерү, амбарларга ташу кебек эшләр кайнап тора. Безне күпчелек очракта борчак өемнәре кызыксындыра. Апалар эштән туктап бераз ял итеп алган арада алар янына барабыз. Араларыннан берсе безне чакырып кесәләребезгә борчак тутыра яки үзебезгә алырга рөхсәт итә. Рәхәтләнеп ашый-ашый өйгә кайтып китәбез.

Азыкның иң тәмлесе ашлык киптерә торган таш сушилкада була. Астан утын ягып кирпеч җәйгән сушилка идәнен җылыталар. Шул идәнгә ашлык салып әйләндерә-әйләндерә киптерәләр. Анда эшләүче апалар кайнар идәннең бер өлешен орлыктан чистартып, юка гына итеп орлык салалар, орлыклар шул урында кайнар табадагы кебек кыза, бик тәмле ризыкка әверелә. Кыздырылган орлыклар белән сушилкада эшләүчеләр балаларны гына түгел өлкәннәрне дә сыйлыйлар.

Август айларында колхозның яшелчә бакчасыннан амбарларга кыяр, кишер, кәбестә ташу чоры башлана. Бу эшне күпчелек очракта Кәшифә апа башкара. Амбардан яшелчәләр колхозчыларга хезмәт көненә бирелә. Яшелчә тутырган әрҗәләрне арбага төяп урам буйлап барганда олау артына бала-чага иярә. Кәшифә апа аларга яшелчәне ыргыта. Кыяр, кишер шунда ук чирәмгә яки ыштанга сөртеп чистартыла, кесәдә йөри торган пәке ярдәмендә кәбестә киселә, шалкан кабыгыннан арчыла һәм чәйнәп ашказанына озатыла.

Пәке авыл малайлары тормышында аерым урын алып тора. Пәкеле булу канәгатьләнү, горурлык һәм өлкәнрәк булу хисен барлыкка китерә. Сугыш еллары малайлары беренче пәкеләрен базардан сатып алды. Ул вакытта һәр авыл базарында пәке сатучылар җиргә чүпрәк җәеп үзләре ясаган агач саплы төрле зурлыктагы, төрле катылыктагы пычак һәм пәкеләрне тезеп куялар иде. Алар арасында малайлар өчен эшләнгән кечкенә, чәч алу һәм кырыну өчен чалгы тимереннән эшләнгәннәре һ.б. була. Халык үзенә кирәген сайлап ала. Соңыннан агач саплы пәкеләрне шәһәрдә, заводта эшләнгән тимер саплылары алыштырды. Гадәттә пәкеләр югалмасын өчен нечкә чылбыр яки бау белән чалбар кесәсе тирәсенә тагып куела. Ул елларда авыл малайлары өчен пәке иң зур бүләкләрдән исәпләнде. Пәке ярдәмендә алар кәрзин үрү өчен чыбык кисте, рогатка, җәя, ук ясады, балык тотарга баргач кармак сабы хәстәрләде һ.б. Иң әһәмиятлесе пәкене йомшак агачка яки җиргә кадап төрле уеннар өчен файдаландылар. Гадәттә уен пәке белән бик гади күнегүләр үтәүдән башлана. Күнегүләр әкренләп катлаулана бара. Катлаулы, уен тәмамланганда башкара торган күнегүләр зур осталык таләп итә. Хәзер бу уеннарны уйнаучы юк, алар балалар тормышыннан бөтенләй төшеп калды.

Авыр сугыш елларындагы туклануга бәйле тагын бер вакыйга хәтердә уелып калган. Ул елларда мәктәп укучыларына озын тәнәфестә ашарга бирәләр иде. Азык - кабыгы белән пешкән берничә бәрәңге. Без дә мәктәп тирәсендә яшәгән балалар озын тәнәфес вакытын чамалап мәктәп ишеге төбенә җыйнала идек. Мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Файзә апа бик вак бәрәңгеләрне безгә дә өләшеп чыга. Шул бәрәңгеләрнең тәме авызда әле дә булса саклана.

Тамак туйдыруга бәйле хатирәләрне йомгаклап бүгенге көн күзлегеннән чыгып нәтиҗә ясау, ул вакытта күпчелек кешеләрнең бер-берсенә, бигрәк тә балаларга карата мәрхәмәтлерәк, ярдәмчелрәк, кешелеклерәк булуын күрсәтә.

Сугыштан соң туклану әкренләп җайга салына башласа да азык продуктларының җитмәве, кибеткә кайтканнарына да чират булуы, бәрәңге кушып пешергән икмәк куллану, бик ярлы кешеләрнең йорт саен хәер сорап йөрүләре шактый озакка барды.

Балачак уеннары. Сугыш чоры балаларының тормышын ашарга җитмәү кыенлыклары белән генә тасвирлау дөрес булмас иде. Бу чор балалары мәктәптә укуларын дәвам итте, көченнән килгән кадәр йорт һәм башка төр хезмәткә катнашты, балачакка хас, шуклык, маҗараларга бай, үзара аралашуга нигезләнгән тормыш белән яшәде.

Балачакның зур өлеше һәртөрле уеннарда катнашуга сарыф ителә. Уеннан да татлы, һәрвакыт үзенә тартып торган, мавыктыргыч шөгыль юктыр авыл баласы тормышында. Авылда һәр чорның, ел фасылларының, ир һәм кыз балаларның үзләренә генә хас уен төрләре барлыкка килгән. Уеннар ел дәвамында берсен икенчесе алыштырып тора, алар искиткеч күп төрле, төрле төбәкләрдә һәм авылларда аларның үз исемнәре була.

Язгы чорның җепшек кар атышу, кардан төрле сыннар ясау, суда кәгазьдән һәм агачтан ясалган көймәләр йөздерү, зурларның кич белән ташуда янып торган салам агызуларын карап тору уеннарын җәйге чорның тагын да мавыктыргыч уеннары алыштыра.

Җәйнең беренче уеннары калкурак урында беренче җир чыгып бераз кипкәч башлана. Уеннарның күбесе туп белән уйнауга бәйле. Ә туплар нигездә ике төрле ысул белән ясала. Беренчесе - атлар койган ябага түгәрәк формага китереп оештырыла. Икенчесе - таза тукыма эченә тыгызлап мамык тутырып түгәрәк формага китереп тегеп эшләнә. Иң таралган уеннарның берсе тупка таяк белән сугуга бәйле «калак туп» уены. Уен тупка төгәл итеп суга һәм очып килүче тупны тота белүгә нигезләнгән. Ярыш ике төркем арасында бара, җиңүчене ачыклау тәртибе төгәл билгеләнгән.

Язгы чорда ир балалар яратып уйный торган уеннарга: сөякләр кулланып «Кузна», түгәрәк агачтан кыска итеп киселгән шакмаклардан төрле фигуралар ясап, шуларны кыска таяк белән квадрат эченнән сугып чыгару «Шакмак» (Городки), «Чүрәкәй», «Качышлы» һ.б. керә.

Кызларның үзләре генә яратып уйный торган «Бишташ», бау белән сикерү, тупны капкага бәреп уйнау, ватык чүлмәк кисәген җиргә сызып ясалган тәрәзәнең бер бүлегеннән икенчесенә бер аякта сикереп күчерү («Сызык таш») уены һ.б.

Сабан туйлары узып печән өсте җиткәч уен белән мавыгу бераз туктап тора. Чөнки бу чорда балалар катнашы белән башкарыла торган эш төрләренә чират җитә. Аларга бәрәңге бакчаларында чүп утау, тавык чебиләрен һәм каз бәбкәләрен саклау, бозау арканлау һ.б. бурычлар йөкләтелә. Өлкәнрәкләре әти-әниләре белән колхоз эшенә катнашалар.

Көз көне укулар башлана, барлык кеше колхоз һәм үз хуҗалыкларында, бәрәңге һәм чөгендер алу, җитен йолку белән шөгыльләнә, уйнарга вакыт калмый. Бу чор туңдырып беренче кар төшкән көннәргә кадәр дәвам итә.

Елга-инешләр, күлләр өстендә боз барлыкка килү балалар өчен көзнең иң әһәмиятле вакыйгалары булып исәпләнә. Безнең авылда ул чатбөядә боз барлыкка килгән көннән башлана. Бу көнне су буена барлык бала-чага җыйнала. Һәркемнең боз өстенә басып шуып карыйсы килә. Кайбер малайлар тимераяк (бездә аны коньки дип атыйлар) кияргә дә өлгерәләр. Сугыш елларында күбрәк агачтан астына калай кагып ясалган конькилар кулланылды. Аны авылда яшәүчеләрдән кем дә булса ясап сата. Остарак малайлар үзләре дә ясады. Конькилар аяк киеменә юкәдән яки каештан эшләгән бау белән бәйләп куела. Шуарга өйрәнү өчен гаҗәеп уңай җайланма. Соңыннан, шәһәрдә металлдан эшләнгән тимераяклар тарала башлагач агач конькилар кулланылмый башлады.

Кар күбрәк төшеп боз өсләрен каплагач, игътибар чана, чаңгы һәм башка җайланмалар куллануга нигезләнгән уен төрләренә күчә. Авылның берничә урынында инештән югарырак булган калкулык бар. Аларны шуып төшү өчен җайлаштыралар. Вак балалар чанада, өлкәнрәкләр чаңгыда шуа. Чана-чаңгылар базардан сатып алына, аларны безнең авылда ясамыйлар. Сугыштан соңгы елларда кыска калын тактаның бер башын чаңгы башы кебек итеп юнып, урта өлешенә тотыну өчен ике кыска таяк беркетелгән, астына боз катырылган, тигез урында һәм тауда шуу өчен «кәҗә» дип аталган җайланма кулланылды. Болардан тыш ике командага бүленеп сугыш уены уйнау киң таралды. Кышкы уеннар вакытында киемнәр бозланып катса да, кул беләзекләре, аяк балтырлары салкыннан кызарып чыкса да уен беркайчан да туйдырмый, һәрвакыт үзенә тартып тора, бу чорны кешеләр олыгайгач та сагынып искә ала.

Янгыннан саклану. Ни сәбәпледер балачак хатирәләреннән янгын булдырмауга бәйле чаралар истә калган. Бу чаралар җәй башында авылның берничә урынында инешне буып буа ясау белән башлана. Безнең авылда буаны бөя дип әйтәләр. Урнашкан урынына карап һәр бөянең үз исеме була. Яшелчә бөясе, Тимерче бөясе, Чат бөя һ.б. Бөяләрнең иң зурысы ике урамны тоташтырган күпер янында Чат бөя. Узган елгысын язгы ташу агызып киткәнгә күрә аны ел саен ясыйлар. Бөя ясауны күзәтү балалар өчен иң мавыктыргыч эшләрнең берсе.

Башта өлкән ир кешеләр су буенда үсеп утырган өянкеләрне кисеп казыклар ясыйлар, аларны буа буласы урынга кагып чыгалар. Бу көчле яңгырлар вакытында буаны су агызып китмәсен өчен шулай эшләнә. Аннан соң шул казыкларның су агып килә торган ягына ат белән җир ташыйлар. Билгеле бер югарылыкка җиткәч артык су агып тору өчен тактадан ясалган улак куела.

Балалар өчен иң кызыгы инештәге суны туктаткач саеккан урыннарда җыйналып калган бакалар, чукмарбашлар һәм балыкларны күзәтү, тотып карау. Ул балыкларны безнең авылда эт балыгы яки мыжык дип атыйлар, ашарга кулланмыйлар. Шулай да теләсә нинди эшкә һәм азыкка талымсыз булган Мөхәммәтҗан бабай гына ул балыкларны җыйнап өенә алып китә.

Янгынга каршы көрәшү башка чаралар аша дәвам итә. Ул чорда һәр хуҗалыкта мичкә белән су һәм нинди дә булса бер корал булуы таләп ителде. Коралларга пумала, баскыч, багор, көрәк, лом, чиләк һәм балта керә. Кемдә кайсы корал булырга тиешлеген янгыннан саклану өчен җаваплы кеше билгели. Күрсәтмә үтәлмәсә штраф салына.

Җәйге эссе көннәрдә авылны, шул исәптән күрше авылларны да күзәтеп тору өчен каланча төзелә, каравылчы билгеләнә. Каравылчы өчен каланча янында махсус йорт төзелә. Шунда ук чаң сугу өчен сука төрәне асып куела, сугу өчен арба кендеге урнаштырыла. Янгын чыгуын хәбәр итә торган андый җайланмалар авылның берничә урынына куела. Бу җайланма басуда эшләүчеләргә вакыт җиткерү өчен дә файдаланылды. Каланчадан ерак булмаган урында пожарный сарае дип исемләнгән корылма төзелә. Сарайда ат арбасына урнаштырылган насос һәм аерым арбада су мичкәсе була. Җәйнең кызу көннәрендә насос һәм мичкә урнашкан арбаларга атлар җигелеп куела. Янгын чыккан очракта насос белән мичкә урнаштырылган арбаны үз авылында гына түгел, башка авылларда да файдаланалар. Малайлар өчен җәй көне каланчага менеп тирә-якны күзәтү, насос арбасына җигелгән атларны карап йөрү, каравылчының сәгать белдереп чаң сугуын карап тору һәрвакыт кызык була иде. Янгынга каршы чараларның тагын берсе - төнге каравылчы билгеләү. Каравыл тору чираттан башкарыла. Төнге каравыл көнен билгели торган такта бер йорттан икенчесенә күчеп йөри. Чираты җиткән кеше төне буе авыл урамнарын күзәтеп йөри, вакыт-вакыт үзенең барлыгын белдереп тактага кыска таяк белән суккалап ала. Кайбер авылларда бу максаттан агачтан эшләнгән махсус шакылдавык та кулланалар. Ул елларда каралты тирәсендә бала-чага уйнап янгын чыгару мөмкинлеге булган салам-печән калдыкларын калдыру, урамда йөргән килеш тәмәке тарту, ярыклары булган морҗалы мичләргә ягу тыела иде.

Янгыннар элек тә булган, хәзер дә булып тора. Тик аларның сәбәпләре һәм сүндерү чаралары гына үзгәрде. Элек бала-чаганың ут белән уйнавыннан, өй яки мунча миченә кызу итеп ягудан, тәмәке төпчегеннән янгын чыкса, хәзер бүгенге яшәешнең үз сәбәпләре барлыкка килде. Күбрәк очракта электр челтәренең телевизор, суыткыч, җылыткыч кебек техник чараларның төзек булмавы, кешеләрнең ваемсызлыгы һәм тәрбиясезлеге нәтиҗәсендә төзелеш эшләре вакытында, исерек килеш урын-җирдә тәмәке тарту, көндәшләренең сәүдә нокталарында һәм автомобильләренә ут төртү, урманда ял иткәч учакны сүндермичә калдыру очраклары ешайды.

Атлар. Авыл малайларының тагын бер үзенчәлеге - аларның кече яшьтән атлар белән кызыксынуы. Ул чорда авыл халкы тормышын аттан башка күз алдына китереп тә булмый. Колхозның барлык эше ат ярдәмендә эшләнә. Әтисе яки өлкән туганы ат белән эшләгән малайлар ат исен иснәп, ат аяклары арасыннан курыкмыйча йөреп үсә. Һәр авылда атлар тормышына бәйле атлар шәһәрчеге төзелә. Бу урын малайларны һәрвакыт үзенә тартып тора. Берничә малай җыйналып шунда йөрүләребез бүгенгедәй хәтердә. Иң зур корылмаларның берсе - бүрәнәдән җылы итеп эшләнгән һәр ат өчен аерым урыны (араны) булган ат абзары (конюшня) бинасы. Аңа терәлеп ясалган атларны ачык һавада тоту өчен карда корылмасы. Кардада атлар җәй көне төнге көтүгә киткәнче һәм аннан кайткач яшиләр. Көндез анда эшкә җигелмәгән атлар тотыла.

Гадәттә «сәяхәт» карда яныннан башлана. Андагы атларның исемнәре таныш, ни сәбәпле эшкә җигелмәве турында фикер алышу булып ала. Карда яныннан ат абзарына керәсең. Ике якка ачыла торган капканы узгач та бина уртасыннан сузылган озын коридор башлана. Аның ике ягында араннар тезелеп киткән. Аранның бер башында башак болгату һәм фураж салу өчен тагарак, аның өстендә рәшәткәләп эшләгән печән салу урыны. Аранның ишеге юк. Коридорга караган ягы бер яки ике урыннан юан таяк белән аркылыга ябып куела. Аранның киңлеге атлар борыла алырлык итеп ясала. Ишексез араннар белән беррәттән ат абзарында стенасы һәм ишеге рәшәткәләп эшләнгән араннар да була. Аларда нәсел айгыры, буаз бияләр һәм әле генә колынлаган атлар тотыла. Араны янына килгәч пошкырып бераз куркытса да нәсел айгырын һәм яшь колыннарны күзәтү малайларның яраткан шөгыле.

Ат абзарлары белән янәшәдә ат караучылар йорты, фураж амбары һәм арба-чана, ат җигү кирәк-яраклары өчен сарай төзелә. Андый сарайлар безнең авылда икәү иде. Һәрберсе өчен җаваплы кеше билгеләнә. Алар ат җигү өчен кирәк булган барлык әйберне тәртиптә тоталар, сакланышып күзәтеп торалар. Без малай вакытта бу эшне Садыйк һәм Рәхим абыйлар башкарды. Искиткеч таләпчән булулары белән алар ат җигүче яшьләрне генә түгел өлкәннәрне дә куркытып торалар иде.

Печән өсте. Авылда яшәп үскән кешеләрнең тормышка җайлашканрак булуы һәркемгә билгеле. Чөнки авыл балалары кечкенәдән үк хезмәт йогынтысында тәрбияләнә. Без гаиләдәге биш бала авыл тормышына бәйле барлык эшләргә актив катнашып үстек. Үзебез үскән чордагы хезмәткә катнашуны анализлау йорттагы һәм колхоздагы балалар хезмәтенең системасы, ә әти-әниләрнең, өлкәннәрнең һәм колхоз бригадирларының оста педагоглар булуын күрсәтә.

Балаларның йорт хезмәтенә катнашуы һәр гаиләнең үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла. Гаиләдә барлык кеше, яшь үзенчәлегенә карап, йорт эшендә катнаша. Балаларга күбрәк кош-корт бәбкәләрен саклау, аларга ашарга бирү, бакчада чүп утау, кечкенә туганнарын карау, терлекләрне көтүдән каршы алу, ишек алдын, капка төбен себерү, кышын кар көрәү, утын алып керү, терлек астын чистарту һ.б. эшләр йөкләнә.

Безнең авылда элек ир балаларның колхоз эшенә үзбаш катнашуы печән өстендә башлана иде.

Ләкин аңа кадәр малайларның атка атланып йөрү күнекмәләре булырга тиеш. Атка атланып йөрүнең беренче күнекмәләре яз көне колынларга тиешле атларны прогулкада йөртү вакытында формалаша. Өлкән ат караучы Нурый абый бер атка бер малай атландыра, ун-унбиш ат берсе артыннан икенчесе тезелеп көн саен 3-4 км араны әйләнеп кайталар. Бу вакытта атлар тыныч, акрын гына хәрәкәт итәләр, атланып йөрү куркыныч түгел. Өйрәнү өчен иң кулай вакыт.

Чапкан һәм кипкән печәнне богылга кую вакыты җиткәч, бригадир берничә малайга өлкәннәр белән болынга барырга куша. Җаваплы эш. Чөнки бригадир кушкан эшне башкаргач, хезмәт көне языла; көз көне хезмәт көненә уңыш бирелә.

Печән җыйнауның үз тәртибе бар. Башта печәнне чалгы белән чабалар. Печән чабу иң авыр эшләрдән исәпләнә. Бу эшне ир-ат һәм сәламәтлеге нык булган хатын-кызлар башкара. Чабучылар берсе артыннан икенчесе тезелеп чабалар. Чабучылар рәтенә кергәч, алар белән ахырга кадәр барырга кирәк. Астан печәнне күп калдырып һәм алдан баручы покосына җиткермичә чабарга ярамый. Бригадир беренче ел чабучыларны тикшереп йөри. Бер рәтне чыгып кире килгәндә чалгы сабы белән чапкан печәнне тигез кипсен өчен таратып баралар. Чалгыларны карап, ватылса төзәтеп, таптап һәм кайрап тору өчен махсус кеше билгеләнә.

Бер-ике көн узгач печәнне богылга кую башлана. Башта ирләр богыл урынын әзерли. Туры озын агачтан богыл үзәге ясала. Аның төбе казык итеп очлана, утырту өчен башта кыска казык белән оя ясыйлар, берничә кеше үзәкне күтәреп шул ояга утырталар. Кыска таяклар белән як-ягыннан терәтеп куялар. Печән өйгәч, терәүләр астында һава кала, печәнне бозылудан саклый.

Богылга куясы көнне иртәнге якта печәнне әйләндерәләр (кабарталар), аннан соң берничә покосны берләштерәләр (киртәлиләр), киртәләгән печәнне чүмәләләргә өяләр. Шуннан соң эшкә малайлар кушыла. Берничә өлкән кеше озын, ботаклары киселмәгән тәртә юанлыгындагы ике агачны урта өлешен аркылы таякка бәйләп һәм шул таякка тагын берничә нечкәрәк һәм кыскарак ботаклы агачлар беркетеп чуман дип аталган печән ташу җайланмасы ясыйлар. Ике юан агач арасына ат җигелә, атка малайлар атлана, алар йөгән балдагы ярдәмендә ат белән идарә итә. Ике тәртә арасындагы аркылы таякка озын бау бәйләнә. Шулай итеп чүмәләләрне богыл янына ташу җайланмасы әзер була. Атка өстерәтеп чуманны чүмәлә янына куйганнан соң, чүмәләне чуманга салалар, аркылы таякка бәйләгән бау белән печәнне аскы ягыннан чорнатып шул ук аркылы таякка бәйләп куялар. Аннан соң печән богыл янына өстерәтеп алып киленә. Богыл салучылар бәйләгән бауны чишеп печәннең алгы ягына сәнәк сабын җиргә кадагач, чуманны акрын гына кузгатып алып китәләр, печән богыл янында кала.

Печәнне җирдән богылга ир кешеләр бирә. Өстә богыл салучы апалар биргән печәнне тырма белән урнаштырып тора. Билгеле бер биеклеккә җиткәч богылны тарайталар һәм очлап куялар. Соңыннан печәнне җил туздырмасын өчен берничә урыннан озын агач белән бастырып куялар. Чана юлы төшкәч богылдан печәнне ташып хайваннарга ашаталар.

Безнең авылның күпчелек болыннары урман эченнән ага торган Шура елгасы буена урнашкан. Шура болыннар булган урында түгәрәкләнеп су җыйналып торган тугайлар барлыкка китерә. Һәр тугайның үз исеме бар. Печәнчеләр көндезге ашны әзерләү өчен шул тугайларның берсе янына урнаша.

Ашарга пешерү, чәй кайнату өчен казаннар асыла, учак ягыла. Тирә-якка төтен исе тарала. Һәркем эш белән мәшгуль.

Билгә җитәрлек печәнле болын үләннәре, тугайдагы су өстенә асылынып үскән агачлар һәм куаклар, көзге кебек ялтырап торган тугайдагы төнбоеклар, алар арасында балыклар уйнавы, еракларга ишетелгән кәккүк тавышлары туган як белән горурлану хисләрен уята, шул хисләр әле дә булса күңел түрендә саклана.

Аеруча якын булып көндезге аш вакыты хәтердә калган. Чөнки чуман тарттыручы малайларга да өлкәннәр белән беррәттән мул өлеш чыгарыла.

Авыл мичендә пешкән ипи, яңа суйган хайван ите белән бирелә торган шулпалы бәрәңге искиткеч тәмле һәм туклыклы була. Ашаганнан соң эчә торган чәй, такта чәйгә су буенда үскән карлыган яфраклары салып пешерелә. Чәйне эчәсе килгән саен эчәргә җитәрлек итеп аерым казанда кайнаталар.

Печән өстеннән соң кыска гына вакытта хайваннарга яфрак азык хәзерләү чоры булып ала.

Яфрак азык хәзерләү. Бу эшне яшүсмер малайлар һәм фермада эшләүче хатын-кызлар башкара. Урманда чебен-черки, кигәвеннең атларны тынычсызлавы бераз кыенлыклар тудырса да яфракны урманнан алып кайту авыр эшләрдән саналмый. Урман каравылчысы күрсәткән урыннан яшь юкә ботаклары балта белән кисеп арбага төялә, берничә урыннан аркан белән бәйләп куела. Өйлә вакытына Шура елгасының электр станциясе, такта яру урыны һ.б. корылмалар урнашкан җиренә чыгып атларны туарып болынга җибәргәч, малайлар да ял итеп алалар. Башта төшке ашка дип өйдән алып килгән берничә кисәк ипи яки берничә бәрәңге, тавык асраучылар берничә пешкән күкәйне ярты литрлы шешәгә тутырылган чәй белән капкалап алалар. Аннан соң иркенләп су коеналар, балык тотарга яратучылар кармакка чикерткә кидереп балык каптыралар. Берәр сәгать узгач атларны җигеп авылга юл алалар. Җәй көне басу юлы тигез, олау өстендә ятып ял итеп кайтырга да була. Яфраклы ботаклар бозаулар фермасы янында бушатыла. Аларны бозау караучы апалар вак көлтәләр итеп бәйлиләр, күләгәдә киптерәләр, кышын яшь бозауларга ашату өчен сакларга куялар. Печән һәм яфрак азык хәзерләү эшләрен урак өсте мәшәкатьләре алыштыра.

Урак өсте. Урып-җыю борчак чабудан башлана. Бу эш хезмәт яшендәге кешесе булган һәр гаиләгә бүлеп бирелә. Түбән сыйныфта укыган балаларны да борчак утарга алып баралар. Алар озак эшләми. Шулай да үзләре белән азык алып баралар. Азык - берничә бәрәңге, яки бер сынык ипи, яки бер-ике күкәй белән бер шешә сөтле чәй. Яшүсмерләр әти-әниләре белән бергә борчак чабуда катнаша. Борчак чалгы белән чабарга өйрәнү өчен иң уңай үсемлек. Чөнки борчак сабагының кузаклары булганга күрә җирдән югары өлеше авыр, җиргә якын өлешенә чалгы йөзе кагылган вакытта өске өлеше үз торышын сакларга тырыша, шуның белән сабакның аскы өлешен кисүне җиңеләйтә.

Урак өстендә балалар башкара торган эшләр механикалаштыруга бәйле рәвештә үзгәрә барды. Сугыштан соңгы елларда иген уру урак белән яки атка тагып йөри торган лабогрейка һәм жатка ярдәмендә башкарылды. Урган ашлыкны көлтәләүне хатын-кызлар, ә көлтәләрне әвенгә ташуны яшүсмерләр башкарды. Трактор тартып йөри торган «Коммунар» комбайннары эшли башлагач, яшүсмерләргә комбайннан салам төшерү һәм ашлык ташу эше йөкләтелде. Ашлык ташу өчен озын ящик куелган тәбәнәк махсус арба эшләнә, ындыр табагына кайткач ящикның арткы стенасы өскә күтәрелеп алынгач, агач көрәк белән орлык җиргә төшерелә.

Элекке елларда орлык киптерү көлтәләгән килеш әвен башына эшләгән махсус корылмада башкарылса, соңыннан утын ягып җылытыла торган сушилкалар кулланыла башлады. Малайларга сушилкаларга колхоз урманыннан утын ташу йөкләтелә. Ул вакытта озын агачларны ташу өчен махсус арба - куладак файдаланылды. Агач төяр алдыннан аны икегә - алгы һәм арткы өлешләргә аералар. Агачларны һәр өлешенә аерым-аерым аркан белән бәйләп куялар. Урманга зирек агачлары куе булып үсә торган урынга кимендә өч-дүрт ат белән барыла. Чөнки агачларны балта белән кисү, арба янына ташу аерым-аерым башкарылса да, аны куладакка төяү, төягәч бәйләү, урманнан алып чыкканда арткы көпчәкләр агачка эләксә аларны ычкындыру бергәләп эшләнә. Урманнан чыккач такыр юлдан сушилка янына алып кайту, кайткач бушату зур кыенлыклар тудырмый.

Узган гасырның 50 нче елларында җәйге чорда авыл малайлары башкара торган тагын берничә эшне әйтми калу дөрес булмас иде.

Аларның беренчесе - басуга тирес чыгару. Терлек тораклары янына кыш көне җыйналган тиресне арбага хатын-кызлар төяп торалар. Арба тулгач олау өстенә чиста салам җәеп менеп утырасың, бригадир кушкан басуга алып барасың. Бушату урынына барып җиткәч, арбаның алгы өлешен яртылаш борып тирес төялгән арткы өлешен күтәреп аударасың. Аударган арбаны кабаттан үз урынына кайтаруның ике алымы бар. Беренчесе - арбаны түгелеп бетмичә калган тирестән чистартып, күтәреп кабаттан үз урынына куясың. Икенчесе - арбаны атка өстерәтеп көпчәкләренә бастырасың. Бу очракта арбаның арткы өлеше алгы өлешеннән тимер кендек белән тоташтырган урыннан аерылып күтәрелмичә калырга мөмкин. Мондый хәл булса шактый мәшәкатьләр килеп чыга. Берничә малай җыйналып башта арбаның арткы өлешен күтәреп көпчәкләренә куярга, аннан соң ике кеше күтәреп торган хәлдә өченче кеше кендек белән алгы өлешенә тоташтырырга туры килә. Гадәттә мондый кыенлыкларны бергәләп хәл итү мөмкинлеге булсын өчен тиресне 3-4 малай ташырга тырыша идек.

Җәен, колхозда эш күп чорда, башка вакытта өлкәннәр эшли торган тракторларга ягулык ташу эшен дә малайларга йөклиләр. Бу шактый җаваплы һәм авыр эш. Иртән торып ат җиккәч трактор паркындагы ягулык склады янына барып буш бочканы арбага салып бәйләп куярга кирәк. Ягулык алырга баручы малайлар барысы да җыйналып беткәч, безнең авылдан 20 чакрымда урнашкан Яңа Кенәргә юл тотыла. Барып җиткәч атлар башына солы салган кормушка элеп куела. Алар ашаган арада бочкаларны зур бак янына җиргә төшереп ягулык агызгач, 3-4 малай ике озын агач һәм аркан кулланып 200 литрлы бочкаларны арбага тәгәрәтеп менгерә. Малайлар өчен бу шактый авыр эш. Барлык бочкалар арбага урнаштырып бетерелгәч, малайлар да капкалап алалар, аннан соң кайту юлына чыгалар.

Басу юлында очраган коры елгалар аша чыгу истә калган. Елга янына җиткәч бочкалы арбаны акрын гына төшерү өчен арткы көпчәкнең берсе әйләнмәслек итеп бау белән бәйләп куела, ул тормоз вазифасын башкара. Үрне төшкәч көпчәк бәйләгән бау чишелә. Елгадан өскә менгәндә арбаның артыннан этеп атларга булышырга туры килә. Ярты юлын узгач, атларны яшел үләнгә җибәреп ял итеп алына. Кайтып җиткәч төягәндәге кебек җайланмалар кулланып бочкалар җиргә төшерелә.

Югарыда саналган эшләрдән тыш яшүсмерләргә май заводына сөт ташу, тайлар һәм бозаулар көтүләрен көтү, механизатор ярдәмчеләре булу һ.б. вазифалар йөкләнә иде.

Электр станциясе. Узган гасырның 50 нче елларында безнең авыл тормышына зур йогынты ясаган тагын бер вакыйга хәтердә калган. Ул - урман эченнән ага торган Шура елгасында электр станциясе төзү һәм электр энергиясеннән файдалану. Станцияне Югары Шиньше, Түбән Шиньше һәм Ключи-Сап авылы халкы берләшеп төзеде. Төзелештә ат белән ком, балчык ташу эшләрендә мин үзем дә катнашканга күрә станция төзүнең кайбер мизгелләре хәтердә калган.

Башта елганың ике ягына балчык өеп киң итеп буа (плотина) ясадылар. Нык булсын өчен буаның суга якын җиренә арыклар (артык су агу өчен җайланма) өчен ара калдырып елганың ике ягына берничә бүлектән торган агач бура иңдерделәр. Бура эченә ком катнаштырган балчык тутырдылар. Ике бура арасына артык суны һәм язгы ташуны агызу өчен арыклар эшләделәр. Буаның яр буена якынрак җиренә станция бинасы төзелде, аның эченә турбина һәм башка җиһазлар урнаштырылды. Су турбинага зур улактан агып керә, турбина эшләмәгән вакытта улак ябылып куела. Су буеннан читтәрәк станциядә эшләүчеләр өчен торак йорт салынды. Станция төзелеп беткәч, авылларга һәм йортларга электр чыбыклары сузылгач, даими эшләү өчен өч электромонтер билгеләделәр. Һәр авылдан берәр кеше. Шеньшедән Алексей һәм Михаил, ә Ключи-Саптан Әхмәт.

Электр авыл тормышына зур йогынты ясады. Йортларда керосин лампаларын лампочкалар алыштырды, авыл урамнарын электр яктыртты. Иң әһәмиятлесе терлекчеләргә электр яктысында эшләү өчен зур уңайлыклар тудырды, тегермән, пилорама, ындыр табагындагы эшләр электр энергиясенә көйләнде.

Кич белән сәгать 10-11дән соң электр бирү туктатыла, иртән фермаларда эш башлангач тагын бирелә, көндез якты вакытта тагын туктатыла. Туктату алдыннан өч мәртәбә сүндереп хәбәр бирелә.

Электр станциясе авыл тормышына гына түгел буа тирәсендәге табигатькә дә уңай йогынты ясады. Елганың өске ягындагы болынлыкларга бераз зарар китерелсә дә зур су ярында агачлар һәм куаклар, үләннәр гөрләп үсте, суда балык һәм бобрлар (камалар) күпләп үрчеде, яр буенда балык тотучылар күбәйде.

Авыл клубы. Мин белгән вакытта безнең авылның клубы манарасы киселгән мәчет бинасында урнашкан иде. Китапханә дә клуб белән бер бинада эшләде. Клуб мөдире китапханәче вазифасын да башкарды. Ул чорда балалар тормышында авыл клубы искиткеч зур роль уйнады. Балалар клубта өлкәннәр өчен концерт куйды, елка бәйрәмнәрен үткәрде, кинофильмнар карады. Мәктәптә укыган һәр бала китап алу өчен клубка килде, иптәшләре белән аралашты. Дәрестән тыш буш вакытын клубта шахмат, шашка, домино, бильярд уйнап, газета-журналлар укып уздырды. Һәр уен төренең осталары - җиңүчеләре бар иде. Мәсәлән, башта шахматны безнең кебек уйнаган Мәсхүт Казанда санаторийда дәваланган вакытта уйнау осталыгын камилләштереп кайткач, һәрвакыт беренче урында булды. Соңыннан Хайруллин Мәсхүт озак еллар Зәй шәһәренең сәүдә оешмаларын җитәкләде.

Клубка килә торган газета-журналларны уку белән күп малайлар шөгыльләнде. Ләкин Тәфкил кебек берсе дә укымады. Ул газеталарны игътибар белән укып, мәгълүматны хәтерләп кала, башкаларга сөйли, сәясәт белән кызыксынды. Хасанов Тәфкил ГАИ хезмәткәре булды, озак еллар лаеклы ялга чыкканчы Марий-Эл республикасының Звенигово шәһәренең юл хәрәкәте иминлеге оешмасын җитәкләде.

Клуб мөдирләре итеп гадәттә җыр-биюгә оста, берәр музыка коралында уйный белгән, оештыру сәләте булган яшьләр билгеләнә. Мәсәлән, безнең авылда бу җаваплы эшне җырчы, гармунчы, спектакльләрдә төрле рольләрне оста уйнаучы Яруллин Яһүдә озак еллар намус белән башкарды.

Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда авылга кино, концерт, театр килү балалар өчен зур вакыйга булып саналды. Беренче киноларны оештыру тәртибе хәтердә калган. Киномеханикны бер авылдан икенчесенә ат белән илтеп куялар. Йоклап чыгу өчен авылның бер кешесе билгеләнә. Ул гаилә киноны бушлай карый. Кино башланыр алдыннан клубка халык җыйнала, билет алып залга кереп утыра. Залның арткы өлешенә киноаппарат һәм двигатель урнаштырыла. Двигательне кул белән әйләндереп эшләтәләр. Әйләндерү өчен 5-6 яшүсмер егет сайлап алына, алар чиратлашып эшлиләр, берсе эшләгәндә калганнары кино карый. Кино беткәнче китеп бармасыннар өчен киномеханик аларның баш киемнәрен җыйнап ала. Беренче кинолардан «Чапаев», «Ленин в Октябре», «Кубанские казаки» истә калган. Соңыннан ягулык белән эшли торган двигательләр файдалана башладылар. Авыллар үзәкләштерелгән электр челтәренә тоташтырылгач, һәр авыл клубына киноаппарат куелды, киномеханик билгеләнде. Кинофильмнарны район үзәгендәге кинопрокат дип аталган оешмадан алып кайтып күрсәтү тәртибе керде. Безнең авылда бу вазифаны озак еллар Әхмәтсафа намус белән башкарды.

Авыл клубында берничә төрле концерт була иде. Бәйрәм саен мәктәп балалары концерт әзерли. Концерт алдыннан агитатор булып эшләүче укытучылар доклад яки лекция укый.

Сирәк кенә булса да Казан артистлары, күрше һәм үзебезнең авыл үзешчәннәре концерт-спектакльләрен карый идек. Безнең авылда клубта куелган һәр концерттан соң авыл җырчыларын сәхнәгә чыгарып җырлату гадәте бар иде. Авылда җырлаучылар аз түгел. Ләкин Миңлегөл, гармунчы Галимҗан абый кызлары Нәфига һәм Мәсхүдәнең җырлавы халыкны беркайчан да туйдырмады. Үзебезнең авыл үзешчәннәре арасында 6-7 нче сыйныф укучылары Тәбрис, Хәкимҗан һәм Әмирнең үзләре ясаган скрипкада төрле татар халык көйләрен оста башкарулары хәтердә калган. Иске Җогып авылы егете Сөрүр үзе ясаган скрипкада уйнавын тирә-як авыллары кешеләре дә яратып тыңлый иде.

Элекке авыл тормышын гармунчылардан башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Элек-электән татар авылларында үткәрелә торган җыеннар вакытында гармунчылар ярышлары булган, бәйрәмнәр, туйлар, печән өсләре, кичке уеннар гармун моңнары һәм җыр-биюләр белән уралып барган.

Һәр авылның үз гармунчылары булган, алар осталыкларын буыннан буынга тапшырган. Безнең авылның Галимҗан, Рәхимҗан, Камил кебек оста гармунчыларының уйнауларын миңа да тыңлау насыйп булды. Гармунчылар авылларда хәзер дә бар. Ләкин аларның саны да, уйнау осталыклары да, авыл тормышындагы роле дә элекке вакыттагы кебек югары дәрәҗәдә түгел.

Балаларның дәрестән тыш вакытын, яшьләрнең кичке ялын файдалы итеп оештыру тәрбия эшчәнлегенең һәрвакыт әһәмиятле өлеше булды. Элек бу эш авылларда клублар аша башкарылды. Хәзер район үзәкләрендәге балалар иҗаты йортлары, урта мәктәпләрдә оештырылган һәртөрле түгәрәкләр, секцияләр, студияләр аша хәл ителә. Ләкин мәктәпкә автобус йөртә торган укучылар өчен андый мөмкинлекләр юк, алар көннең икенче яртысында педагоглар йогынтысыннан читтә кала.

Күлле-Киме. Безнең әниебез Күлле-Киме авылыннан. Әтиләр ягыннан сәүдә, әниләре дин белән шөгыльләнгәннәр. Әни эшләгән башлангыч мәктәпнең мөдире: «Синең балаларың дүртәү, ә минем берәү дә юк, Айдарыңны миңа бир», - дип йөдәтә башлагач, әни мине Күлле-Кимедә яшәүче Җәләлетдин бабай белән Нәфисә әбигә илтеп куярга мәҗбүр була.

Бу авылда яшәү чоры үзенең искиткеч бай, кызыклы, күңелгә якын хатирәләре белән истә калган. Күпсанлы көчле чишмәләр барлыкка китергән, төбенә таш түшәлгән, төрле яктан ермаклар белән бүлгәләнгән инеш буена урнашкан, авыл читендә берничә күле булган Күлле Киме ул чорда зур авыллардан исәпләнә, тирә-як авыллар өчен үзәк вазифасын башкара. Авылда базар, хастаханә, урта мәктәп, берничә кибет эшли. Инеш буеның үзенчәлегенә карап төрле зурлыктагы урамнар формалашкан. Һәр урамның үз исеме бар. Мәсәлән, безнең әбиләр урамы төп халкы юкәдән башмак ясау белән шөгыльләнгәнгә күрә «башмак» урамы дип атала. Әни шул урамда туып үскәнгә, безнең гаиләдә сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда аяк киеме кыенлыгы булмады.

Киме халкы искиткеч эшчән һәм мәрхәмәтле булуы белән хәтергә кереп калган. Башмак урамы башындагы ермакны чыккач колхозның умарта бакчасы башлана. Җәй көне ермакта үскән чәчәкле үләннәр арасыннан умарталыкка сукмак салына. Беренче мәртәбә бал аерткан көнне шул сукмактан умарта бакчасы кырыена килеп басып торуыбыз хәтердә калган. Башына битлек кигән умартачылар кечкенә кружкага бал салып безне сыйлый. Соңыннан, бал ашагач салкын су эчмәгез, эчегез авыртыр дип озатып кала.

Ул Чорда Күлле-Кимедә базар да эшләде. Базарга күрше мари, рус, татар авылларында яшәүчеләр дә килә. Базар буласы көн түземсезлек белән көтеп алына. Беренчедән, әби яки бабай нәрсә булса да алу өчен акча бирә. Үзең теләгән әйберне: пәке, балчыктан эшләгән сыбызгы, суыра торган конфет сатып алырга була. Икенчедән, базарда йөреп, төрле әйбер, бигрәк тә каз, үрдәк, тавык, хайван сатучыларны карап йөрү үзе бер мавыктыргыч эш. Өченчедән, базарда азык-төлек, җиләк-җимеш сатучылар арасында һәрвакыт бала-чагага аз гына булса да бушлай өлеш чыгаручылар табыла. Кызганычка каршы бүгенге базарларда бу гадәт юкка чыкты. Киресенчә, әби-бабайларны, бала-чагаларны алдарга тырышучылар күбәйде.

Бабайлар яшәгән Башмак урамы зур түгел. Шул урамда яшәгән Хәйбулла, Йосыф, Шәрип абыйлар хәтердә калган. Уң якта күрше булып Хәкимулла абыйлар яши иде. Аларның уллары Солтан абый, киленнәре Тәкминә апа күп балалы гаилә корып яшәделәр. Сул якта Фәрхинур һәм Майкамал апа гаиләләре. Аларның көн саен урамның башка хатын-кызлары белән колхоз эшенә йөрүләре хәтердә сакланган.

Урамның урмакка терәлеп торган урынында яшәүче Бәдигыл апа башкалардан бик үк мул булмаган тормышы, бик тыйнак хуҗалыгы, бернинди хезмәттән дә курыкмавы белән аерылып торды. Мин белгән вакытта ул каз көтүчесе булып эшләде. Минем ишетүемчә, Бәдигыл апа Күлле-Кименең озын гомерле кешеләренең берсе булып исәпләнә.

Бабайлар урамында яшәүче алтын куллы Равил турында язмый калу һич дөрес булмас. Яшүсмер елларында ук ул җилдә әйләнеп шакылдавыклы тавыш чыгара торган тегермәннәр, фабрикада эшләгәннәрдән бер дә ким булмаган чаңгылар ясавы белән аерылып торды. Минем ишетүемчә, Равил тимерче һөнәрен үзләштереп колхозга һәм Киме халкына озак еллар намуслы хезмәт итеп лаеклы ялга чыкты.

Кичке якта урам кешеләре эштән кайткач ашарга пешерү башлана. Ләкин сугыш вакытында шырпыга зур кытлык булу сәбәпле әби мине күршеләргә утлы күмер алырга җибәрә иде. Чиләккә кечкенә чуен яки чүлмәк утыртасың да капка төбенә чыгып кемнең морҗасыннан төтен чыкканын карыйсың. Төтен чыккан йортка кергәч, чиләкне күреп нәрсәгә килгәнне аңлап утлы күмер салып җибәрәләр. Күмер бирмичә кире борып чыгарган очракны хәтерләмим. Бабай өйдә булса утлы күмер эзлисе юк. Чөнки ул кырлы тимерне чакма ташына сугып утын үзе таба. Таштан чыккан очкын таш якындагы мамыкка төшеп аны яндыра башлый.

Киме халкы чикләвек, җиләк җыю белән дә шөгыльләнә иде. Базар көнне стакан белән чикләвек, җиләк сатучылардан бу урман азыкларын ала идек. Күршеләрдән һәм урамнан кем дә булса урманнан чикләвек, җиләк-җимеш җыеп кайтса, күршеләргә һәрвакыт өлеш чыгару гадәте бар иде.

Күлле-Кимедә оештырылган ятим балалар йорты авыл тарихында аерым урын алып тора. Бабаебыз бу оешмада ат белән йөк ташучы булып эшләгәнгә күрә, кайвакыт аңа ияреп детдомга баргалый идем. Читтән караганда андагы тормыш кырмыска оясын хәтерләтә. Барысы да хәрәкәттә, барысы да нәрсәдер эшли. Ат җигелгән бочкалы арба белән чишмәдән су ташу, утын кисү, яру, ишегалларын себерү, кар көрәү - барысы да балалар катнашында башкарыла. Детдом балаларының сугыш вакытында ярдәмчесез калган гаиләләргә дә йорт эшләрен башкаруда катнашулары хәтердә.

Детдомда тәрбияләнүчеләр авыл балаларыннан пальто, ботинка, киезитек (киестек) киюләре белән аерыла. Аларның барлык киемнәре фабрикада тегелгән. Ләкин безне аларның киемнәренә караганда күбрәк укырга йөри торган фабрикада эшләнгән сумкалары, кышкы бозда һәм карда шуа торган тимераяк һәм чаңгылары кызыктыра иде.

Сугыш бетеп бераз вакыт узгач, миңа беренче сыйныфка укырга керү вакыты җитте. Авыр елларда мине сыендырган Күлле-Киме авылын, каз бәбкәләрен саклаган Урыс Үртәме су буйларын, җәен су коенган Пләтән бөяләрен, бергә уйнап үскән Данил, Мансур, Тәлгать һ.б. малайларны калдырып туган авылыма кайтып китәргә туры килде.

Күлле-Киме авылы минем өчен генә түгел, башка туганнарым өчен дә кадерле һәм якын булып калды. Абыем Илдар һәм энем Илгиз дә җай чыккан саен Кимегә барып әби-бабай янында булырга тырыша идек. Апам Дилбәр өчен бу авыл барыбызга караганда да әһәмиятлерәк булды. Чөнки ул әби-бабайларда яшәп Күлле-Киме урта мәктәбен тәмамлады, яшьлегенең иң матур елларын бу авылда уздырды.

Сугыш вакытында әби белән бабайның олы уллары Сәләхетдин сугыш кырында ятып калды, уртанчы уллары Самат сугышта бер күзен калдырып авылга кайтты, кече уллары Фәрит ФЗУ бетереп Казан заводларының берсендә эшләде. Самат абый лаеклы ялга чыкканчы Кимедә колхозның хуҗалык мөдире булып эшләде, тормыш иптәше Саймә апа белән гаилә корды, алар алты бала тәрбияләп үстерделәр.

Күлле-Киме авылының искиткеч бай күпьеллык тарихы бар. Бу авыл халкыбызга күпсанлы күренекле шәхесләр, хезмәт алдынгылары бирде. Бүгенге көндә дә авыл халкы Әтнә төбәгенең күпкырлы тормышында лаеклы урын алып тора. Бу авылның тарихы, кешеләре, аның тормышына бәйле вакыйгалар турында мәктәп музеенда, бу төбәктән чыккан кешеләр язмаларында, авыл халкы хәтерендә бай мәгълүмат саклана. Югарыда исә 5-6 яшьлек малайның берничә ел яшәү чорындагы кайбер хатирәләре генә язылды.

Ключи-Сап һәм Чембулат мәктәпләре. Башлангыч белемне туган авылымда алдым. Мәктәп белән танышу укырга кергәнче үк башланды. Чөнки мәктәп ишегалды, андагы спорт корылмалары, тәнәфес вакытында балаларның төрле уеннар уйнавы, физкультура дәресләре, спорт ярышлары әле укырга кермәгән балаларны һәрвакыт үзенә тартып тора иде. Башка малайлардан аермалы буларак, миңа мәктәпнең класс бүлмәләре һәм укытучылар бүлмәсе белән дә танышу мөмкинлеге туды. Чөнки әнием Җәләева Гафифә шул мәктәптә укытучы булып эшләде.

Иң истә калганы укытучылар бүлмәсе. Ул вакытта барлык күргәзмә әсбаплар шул бүлмәдә сакланды. Кирәк вакытта укытучылар дәрескә аларны үзләре белән алып кереп, дәрес беткәч, кабаттан алып чыгалар. Стенага элеп куелган карталар, кеше һәм хайваннар төзелешен күрсәткән картиналар, шкафлардагы глобус, төрле приборлар, хайван карачкылары өчен серле бер могҗиза кебек тоела иде.

Беренче сентябрь көнне мәктәпкә бару хәтердә калган. Бу уңайдан әти фанердан сумка ясады, сумкага узган ел беренче сыйныфта укыган баладан сатып алган китаплар, дәфтәр һ.б. уку кирәк яраклары салынды, аякка юкәдән әни ясаган һәм тану өчен язу карасы белән тамга салган башмакны киеп мәктәпкә киттем.

Башлангыч мәктәптә уку чорына багышланган күп истәлекләрне? язарга мөмкин. Шулай да сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы мәктәп еллары: җир туңып кар төшкәнче мәктәпкә ялан аяктан йөрүче сабакташларым; дәфтәргә, киемгә, өстәлгә тамып иза чиктерә торган шәмәхә төстәге язу карасы; югалмасын дип дәфтәргә җеп белән тагып куйган ручка-карандашлары; бөтен дөньяны онытып, үзебез ясаган мылтык асып уйный торган сугыш уеннары; чирек беткән саен алдынгы укучыларны дәфтәр, ручка, карандаш һәм башка уку кирәк яраклары белән бүләкләүләре белән истә калган. Бәйрәм саен авыл халкы алдында концерт кую, ярдәмгә мохтаҗ укучыларга кием-салымнар бирү, сыйныф белән басуда башак җыйнау, борчак утау һ.б. эшләр бу чор мәктәп тормышының гадәти күренешләре булды.

Рәтле киеме, дәреслеге, уку кирәк-яраклары булмау сәбәпле мәктәпкә йөри алмаган балаларны өйләренә барып укырга үгетләүче, язгы-көзге пычракларда, кышкы салкыннарда башмак-чабата киеп йөрүче, һәрвакыт ашыйсы килеп тора торган балаларга зур кайгыртучанлык күрсәтеп, күңел җылысы белән белем-тәрбия биргән бу чор укытучылары турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә аз кебек тоела.

Бу мәктәптә эшләгән Әминә, Нурания, Мәмдүдә, Хаҗирә апаларны, Галимҗан абыйны укучылары зур ихтирам белән хәзер дә искә алалар.

Сәламәтлегенә бәйле рәвештә укытудан туктаган әнине сугыштан кайткан әти алыштырды. Соңыннан бу башлангыч мәктәп җидееллыкка үзгәртелде, элек өч чакрымда урнашкан Чембулат мәктәбенә йөрүче укучылар үз авылларында укый башлады. Ләкин Ключи-Сап җидееллык мәктәбенең гомере озын булмады, аның V-VII сыйныф укучыларын кабаттан Чембулат җидееллык мәктәбенә күчерделәр. Укытучыларның да күбесе шул мәктәпкә эшләргә күчте. Әтием Ключи-Сапта укытучы һәм мәктәп мөдире булып калды.

Бу чорда Чембулат мәктәбендә янәшә тирәдәге Ключи-Сап, Мамыш, Иске Җогып, Яңа Шашы, Пичуш авылларындагы башлангыч мәктәпләрне тәмамлаган укучылар укыды. Бу мәктәптә 60 нчы елларда миңа укытучы һәм директор урынбасары булып эшләргә насыйп булды. Бертуган сеңлем Винира рус теле, тормыш иптәшем Флера татар теле һәм әдәбияты укытты. Укытучылык эшчәнлегендәге беренче адымнарымны ясаган мәктәп, аның укытучылары һәм укучылары турында язмый калу дөрес булмас иде.

Сугыштан соңгы мәктәп тормышы күренекле язучы М. Мәһдиевнең «Фронтовиклар» әсәрендә нигезле итеп сурәтләнгән. Һәр мәктәпнең үз тарихы, үзенчәлекле укытучылар коллективы, традицияләре формалаша. Мин эшли башлаганда Чембулат мәктәбе укытучылары бай тарихы булган, шул төбәк халкын мәгърифәтле итүдә зур көч куеп бай тәҗрибә туплаган, Әтнә районының җитлеккән педагогик коллективларының берсе иде.

Ир укытучылар (аларның күбесе сугышта катнашкан) күп булганга мәктәптә тәртип проблемасы беркайчан да булмады. Бу коллективта төрле елларда үзләренең намуслы хезмәтләре белән аерылып торган педагоглар эшләде. Директор һәм математика укытучылары Галиев Нурый, Зарипов Харис, Газизов Әхмәт; рус теле укытучылары Шәрәфиев Мөдәррис һәм Миннекиев Мөхтәс; татар теле укытучылары Галиев Әнвәрбик, Гәрәева Мәврүрә, Шакиров Гомәр; тарих укытучысы Әүхәдиев Габидин; георафия укытучысы Саматова Лотфикамал; башлангыч сыйныфлар укытучылары Гайнуллин Хаҗи һәм Габидуллина Өммехани һ.б. укытучыларны укучылар һәм аларның әти-әниләре зур ихтирам белән искә ала.

Чембулат мәктәбе укытучылары турында язганда бу мәктәптә эшләгән ике шәхесне искә алмау дөрес булмас иде. Аларның беренчесе хезмәт укытучысы Әхмәтшин Кашшаф. Тумыштан укытучы булырга язган бу кешегә табигать сәләтне үлчәп бирмәгән. Агачтан һәм металлдан үзе нәрсә теләсә шуны ясый ала торган белгеч, аның өстенә умартачы, тегүче, фотога төшерүче, теләсә кайсы техниканы төзәтә белүче һ.б. бик күп эшләр остасы.

Бервакыт хезмәт дәресендә Кашшаф абыйның кулындагы сәгатенең пыяласы ватыла. Озак уйлап тормыйча, укучылар алдында алмаз белән пыяланы кисеп, кырыйларын наждакта шомартып сәгатенә урнаштырып та куя. Аның кышын да һәм җәендә утырып йөри торган мотоциклында тузган саен үзе ясап алыштыру нәтиҗәсендә заводта ясалган детальләре күп калмаган иде. Минем фикеремчә, мәктәптә хезмәт дигән әһәмиятле фәнне бары тик шундый шәхесләр генә укытырга лаеклы.

Чембулат мәктәбендә Әтнә ягының күренекле педагогы һәм җәмәгать эшлеклесе Садыкова Фатыйма Гали кызы да эшли. Күлле-Киме авылында туган, 6 яшьтә әтисез, 13 яшьтә әнисез калган биш ятимнең берсе Фатыйма Галиевна башта байларда бала караучы була, соңыннан, төрле курсларда укып, башлангыч мәктәп һәм физика-математика укытучы һөнәрен үзләштерә. 1928 елдан башлап лаеклы ялга киткәнче элекке Әтнә һәм Кызыл-Юл районының Бактачы, Дусым, Олы Әтнә, Югары Оры, Яңа Кенәр, Чембулат мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар, физика һәм математика укытучысы булып эшли. 1938-1947 елларда Татарстан АССР Верховный Советы депутаты була, озак еллар район Советы депутаты һәм иптәшләр суды рәисе вазифаларын башкара. Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Хезмәт Кызыл байрагы» һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә. Үзенә, хезмәттәшләренә һәм укучыларына искиткеч таләпчән, гадел, үз эшен намус белән башкаручы бу шәхес Әтнә төбәге мәгарифе тарихында әһәмиятле урын алып тора.

Чембулат мәктәбендә тугыз ел эшләү дәверендә укытучы хезмәтенең үзенчәлекләрен өйрәнеп, укытучылар һәм укучылар коллективы белән эшләү серләренә төшенә башладым. Балаларда белем алуга кызыксыну уяту юлларын ачыклап, аларны гамәли эшчәнлектә сынап карарга тырыштым. Нәтиҗәдә укытучы хезмәтенең искиткеч катлаулы булуына, зур сабырлык, укучыларны хөрмәт итү, аларның киләчәгенә һәрвакыт өмет белән карау кирәклегенә төшендем. Иң әһәмиятлесе - мәктәптә бара торган акыл, физик, тәрбия эшчәнлеге турыдан-туры укучыларның актив катнашында оештырылса гына камил шәхес формалашуга йогынты ясавына ышандым. Сүзләремне үз тәҗрибәмдә сынап караган мисал белән ныгытам. Эшли башлауның беренче елларында биология фәнен нигезле өйрәтү өчен матди база кирәклеге ачыкланды. Чөнки мәктәптә берничә таблица һәм саргаеп беткән үсемлек гербарийларыннан башка укыту җиһазлары юк дәрәҗәсендә иде. Кабинет җиһазлауны табигатькә экскурсияләр һәм походлар, яшь натуралистлар түгәрәге оештыру, мәктәп яны тәҗрибә участогы эшен җайга салу аша башлап җибәрдек.

Туристик походларны өч көнлек итеп, урман аша ага торган елгалар буйлап, елга бер мәртәбә җәй айларында оештырдык. Туристларны сайлап алуның шартларын булдырып, төркемне шулар нигездә тупладык. Төп шартлар - биологиядән бишле, класстан тыш эшкә катнашу, яшь натуралистлар түгәрәгенә йөрү һәм үрнәк тәртип. Нигездә, походка хәзерлек ел буенча дәвам ителеп, аны үткәрү зур бер бәйрәм формасын ала. Өч көнлек азык, йоклау өчен палаткалар, балта-көрәк кебек эш кораллары һәм башка кирәк-яракларны күтәреп бару зур сабырлык һәм физик хәзерлек таләп итә. Ләкин матур елга буенда балык тоту, ял иткән вакытта туп уйнау, учакта ашарга пешерү, палаткаларда йоклау, төннәрен учак янында мәктәпнең кечкенә калибрлы мылтыгын тотып йоклаучыларны саклап дежур торулар барлык кыенлыкларны икенче планга күчерә. Бу походларны укучылар ярата иде.

Поход вакытында укучылар гербарийлар өчен үсемлекләр, агач токымнарының үрнәкләрен, зоологиядән коры һәм юеш препаратлар ясау өчен балык, елан, елга кысласы, төрле бөҗәкләр һәм башкаларны туплап, мәктәпкә кайткач, күргәзмә әсбап хәленә китерәләр.

Болардан тыш яшь натуралистлар папье-машье ысулы белән туган якның гөмбәләре, алма, груша, слива кебек җимешләрнең, кыяр, помидор, кишер һәм башка яшелчәләрнең муляжларын ясадылар. Тере почмак булдырып анда аквариум балыкларын, җитез кәлтә кебек хайваннарны тәрбияләргә өйрәнделәр. Берничә ел тырыш хезмәт нәтиҗәсендә 5-7 нче сыйныф укучылары көче белән биология программасының барлык темаларын өйрәтү өчен кирәк булган уку әсбаплары һәм тарату материаллары булдырылды, гөлләр үстерү җайга салынды, биология кабинеты укучыларның иң яраткан урынына әверелде. Әкренләп укучылар биологиядән район ярышларында призлы урыннарны ала башлады.

Һичшиксез, укытучылар хезмәте алар белем биргән укучыларның язмышы белән бәяләнә. Чембулат мәктәбен тәмамлап халкыбызга лаеклы хезмәт иткән шәхесләр күп, алар турында бай мәгълүмат бирергә була. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗәдәге җитәкче галим, әдәбият-сәнгать эшлекләре һ.б. һөнәр ияләре бар. Бу мәктәптә белем-тәрбия алган шагыйрь Хәкимҗан Халиковны, тел галиме һәм язучы журналист Илдар Низамовны, шагыйрә Фирая Шигапованы, Әтнә халык театры җитәкчесе һәм режиссеры Гомәр Мәрдәновны, фән докторы, математик Фәрит Әүхәдиевне, «Татэнергострой» төзү идарәсенең генераль директоры Илгиз Низамовны, Башкортстан Дәүләт Советы депутаты Ришат Фәйзрахмановны Әтнә төбәгендә горурланып искә алалар.

60 нчы елларда өч йөзгә якын укучысы булган Чембулат мәктәбе юк инде. Күмәк хуҗалык үзәге булган Яңа Шашы авылында урта мәктәп ачылганнан соң, тирә-яктагы авылларның шул исәптән Чембулат авылының укучылары хәзерге вакытта шушы урта мәктәптә укыйлар.

50 нче елларда җидееллык мәктәпне тәмамлаган укучыларның укуларын дәвам итүнең үз тәртибе бар иде. Мәктәпне 5кә тәмамлаучылар урта махсус уку йортларына техникум һәм училищеларга имтихансыз керде. Институтларга керергә планлаштыручылар (нигездә яхшы укучылар) урта мәктәпкә барды. Ә калганнары эшче һөнәрләре бирә торган уку йортларында белем алды. Белем дәрәҗәсенә карап гадел бүленеш иде.

Чембулат мәктәбен тәмамлаучылар да шул тәртиптә урнаштылар. Югары белем алырга хәзерләнүчеләр Күлле Киме һәм Әтнә мәктәпләрендә белем алды. Яхшы укучыларның бер өлеше рус телендә укырга курыкмаганнары янәшәдә генә урнашкан Марий-Эл Республикасының Шиньше урта мәктәбенә барды. Сүз уңаеннан бу мәктәп турында да берничә сүз әйтү урынлы булыр. Чөнки миңа шушы мәктәпнең 8-10 сыйныфларында укып урта белем алырга насыйп булды. Сеңлем Винира һәм энем Илгиз дә бу мәктәптә укып урта белем алдылар.

Шиньше мәктәбе. Татарстан Республикасының Әтнә районы белән чиктәш булган Марий-Эл Республикасының Морки районы Шиньше урта мәктәбенең 165 еллык тарихы бар. Бу мәктәптә шул төбәктә урнашкан мари, рус, татар авылларыннан килеп белем алалар. Бай традицияләр һәм күп милләтле укучылар составы бу мәктәп өчен генә хас булган укыту-тәрбия атмосферасын формалаштырган. Мәктәптә укытучылар да, укучылар да рус, татар, мари телләрендә иркен аралаша. Коллективта беркайчан да «Нигә безгә аңлашылмаган телдә сөйләшәсез?» дигән дәгъва белдерүче булмады. Ерак авыллардан килгән укучылар мари гаиләләрендә яшәделәр, милли бәйрәмнәрдә, авыл хуҗалыгы эшләрендә катнаштылар, милли яшәешне ничек бар шулай кабул иттеләр. Бу уңайдан укучылар тормышыннан бер мисал китерү урынлы булыр, һәр көзне өлкән сыйныф укучыларын төрле милләт кешеләре яшәгән авылларга бәрәңге алырга тараталар иде. 8 нче сыйныфта укыган беренче елда без Нуж-Ключ исемле рус авылына туры килдек. Яшәү өчен 3-4 укучылы төркемнәргә бүлеп гаиләләргә тараттылар. Ике-өч атна яшәү чорында рус авылының һәм гаиләсенең яшәү рәвешенә бәйле күп мәгълүмат алдым. Беренче мәртәбә баскыч төбендә урнашкан тимер чылбырга асып куелган комганнан юыну, мич өстенең дәвамы итеп ясалган сәндәрәдә йоклау, кара мунчада чабыну насыйп булды. Тормыш-көнкүреш һәм йорт-җиргә бәйле күп сүзләрнең русча ничек әйтелүен өйрәндем.

Бәрәңге алу буенча эш бүлешкәндә безгә тазарак малайларга ат белән бәрәңге ташу эшен тапшырдылар. Шул вакытта арба өлешләренең, ат җигү әйберләренең (сбруя), ат абзарына (конюшня) бәйле сүзләрнең русча исемнәре белән таныштым.

Мари һәм татар авылларында эшләгән укучылар да бу милләтләр турында кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар.

Бу мәктәптә чын мәгънәсендә толерантлык һәм дуслык формалаштыру өчен кулай шартлар булдырылган иде. Югары культурага ия булган, чын мәгънәсендә зыялы укытучылар коллективы, күпьеллык традицияләрне дәвам итеп укучыларга тирән белем бирделәр. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында Марий-Эл республикасының Югары Советы депутатлары, министрлар, Марий-Эл һәм Татарстан Республикасының атказанган хезмәткәрләре, фән докторлары һәм кандидатлары, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр бар. Нигезле итеп рус телен өйрәткән төрле милләтләр арасында дус яшәү күнекмәләре формалаштырган бу мәктәпне мин зур ихтирам белән искә алам.

Чембулат мәктәбендә эшләгән чорда мин укучыларны һөнәр сайлауга әзерләү проблемасы белән кызыксына башладым. Мәктәпне тәмамлаган укучыларның хезмәт юлларын, укучыларның булачак һөнәри эшчәнлеккә мөнәсәбәтен өйрәндем, бу өлкәдәге фәнни-педагогик мәгълүмат белән таныштым. Үз фикерләрем белән газета-журналларда, семинарларда уртаклаша башладым.

Олы Мәңгәр мәктәбе. 1970 елның март аенда Новокузнецк шәһәрендә үткәрелгән профориентациягә багышланган фәнни-гамәли конференциядән кайткан көннәрдә мине Әтнә төбәгенең Олы Мәңгәр урта мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Бу мәктәп республикада уңай эш нәтиҗәләре белән билгеле уку йортларының берсе. 60-70 нче елларда район дәрәҗәсендә уздырылган конференцияләрдә һәм җыелышларда төрле юнәлештәге уңай эшчәнлеккә нәтиҗә ясаганда башта Олы Әтнә аннан соң Олы Мәңгәр коллективы күрсәтелә иде. Бу ике дәрәҗәле мәктәпнең үз үзенчәлекләре булды, алар бер-берсен кабатламады. Мәсәлән, Олы Мәңгәр мәктәбе тәҗрибә участогы эшчәнлеге буенча һәр елны ВДНХ медальләре белән бүләкләнсә, Олы Әтнә мәктәбе биология кабинеты җиһазлау буенча дан казанды.

70 нче елларда укучыларны производствога әзерләү һәм производство бригадаларының эше югары дәрәҗәдә алып барылды, аның бай матди базасы булдырылды. Олы Мәңгәр мәктәбендә бригада эшчәнлеге тракторчылар әзерләү белән бергә барды, бу максаттан мәктәпнең үз карамагында булган чылбырлы (ДТ-75), көпчәкле (Т-40) тракторлары, комбайны (СК-4), йөк машинасы һәм автобусы файдаланылды. Бу җаваплы һәм авыр эшне тәҗрибәле укытучылар Галәтдин Шәйхетдинов һәм Госман Ибраһимовлар зур педагогик осталык белән башкардылар.

Мәктәп тәҗрибә участогында җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерү, производство бригадаларында авыл хуҗалыгы культураларын җитештерү, колхозга урып-җыю чорында ярдәм итү мәктәпкә зур табыш та китерә. Бу акча ярдәмендә класстан тыш чараларны югары сыйфатлы итеп эшкәртү, алдынгы укучыларны бүләкләү, спорт ярышлары һәм бәйрәмнәр оештыру мөмкинлеге туа. Бу елларда укучылар үзләре эшләп алган акча ярдәмендә ил буйлап сәяхәт итә, төрле шәһәрләргә экскурсияләр ясый ала иде.

Олы Мәңгәр укытучылары белән эшләгән чорда тагын бер әһәмиятле педагогик күренешне күзәтергә туры килде. Бу күренеш - укытучылар гаиләсенең үзенчәлекләре.

Инде искә алган Шәйхетдиновлар гаиләсен чын мәгънәсендә педагоглар гаиләсе дип әйтергә була. Әниләре Әлфия - математика укытучысы, кызлары Алсу һәм Резеда әти-әниләре һөнәрен сайлап бүгенге көндә дә укытучы булып эшлиләр.

Ирле-хатынлы укытучы булган гаиләләрнең таркалмавын, уртак тел табып килешеп эшләвен, мөгаллим хезмәтендәге кыенлыкларны җиңел кичерүләрен, бер-берсенә киңәшче һәм ярдәмче булуларын, иң әһәмиятлесе - аларның укыту-тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәсе югарырак булуын Олы Мәңгәр укытучылары тәҗрибәсе тагын бер мәртәбә исбатланды.

Биология укытучысы Галиәхмәтов Гарифҗанның тормыш иптәше Бакирова Асия - директор урынбасары, мәктәп музеена нигез салучы, РСФСРның атказанган укытучысы. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ибрагимов Госманның тормыш иптәше Юсупова Рәисә - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Ленин ордены кавалеры. Үз эшләренең остасы, искиткеч таләпчән Хакимуллин Абдулла һәм Сибгатуллина Зәйфәрә, Вафин Вагыйз һәм Вафина Венера, Шакиров Илсур һәм Шакирова Илсөяр шундый гаилә парлары иде.

Миң эшләгән чорда Олы Мәңгәр мәктәбендә 500дән күбрәк укучы укыды, 30 укытучы эшләде, аларның күбесе шушы мәктәпнең элекке укучылары.

Бай тарихы һәм традицияләре булган бу мәктәпне тәмамлап үз эшен намус белән башкарып халкыбызга хезмәт иткән һәм итүче эшчәннәр, орден-медальләргә лаек булучылар, әдәбият һәм сәнгать осталары, хәрбиләр, галимнәр һәм башка һөнәр ияләре турында язсак күләмле китаплар барлыкка килер иде.

Мәктәпнең уңышлары, дәрәҗәсе күп факторларга бәйле. Шул факторлар арасында әти-әниләр белән тыгыз бәйләнештә булу һәм җирле хакимият җитәкчеләре белән килешеп эшләү. Мин һәрвакыт «Чулпан» колхозы рәисе Сабиров Наилнең, Жданов исемендәге колхоз рәисе Муллагалиев Әдһәмнең, авыл советы рәисе Сабирова Раузаның һәм колхозның партия оешмасы җитәкчесе Гарифҗанов Наилнең мәктәпкә зур игътибарын һәм ярдәмен тоеп эшләдем.

Олы Мәңгәр урта мәктәбеннән исә мине Татарстан Мәгариф министрлыгын махсус урта уку йортлары бүлеге җитәкчесе итеп күчерделәр. Аннан соң СССР Педагогика фәннәре академиясенең профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институты хезмәткәре һәм Казан дәүләт педагогика институтының мәктәп җитәкчеләре белемен камилләштерү факультетында кафедра мөдире һәм декан булып эшләдем. Шулай итеп, турыдан-туры мәктәп укучылары белән эшләүдән аерылып торырга туры килде.

90 нчы елларда башланган мәгариф системасындагы үзгәрешләр чорында 1992 елның 1 сентябреннән, Төркиянең Төрек дөньясын өйрәнү фонды белән берлектә, Казан дәүләт педагогика университеты каршында татар-төрек лицеен оештыру һәм аның директоры булырга насыйп булды.

Кайда гына эшләсәм дә Әтнә төбәгенең Чембулат һәм Олы Мәңгәрдәге хезмәттәшләремне зур ихтирам белән искә алам. Чөнки бу мәктәп коллективларының зыялы, олы йөрәкле укытучылары миңа педагогик процессын асылына төшенергә, җитәкче буларак формалашырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итте.

Айдар Низамов,

педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев