“ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ” УЗДЫРЫЛАЧАК
ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен инвалидлар декадасы һәм аларны социаль яклауга багышланган брифинг узды.
Видеобрифинг барышында ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, шулай ук сәламәтлек саклау министрлары урынбасарларыннан, республиканың медик-социаль бюросы җитәкчесеннән яңалыклар да ишеттек. Әйтүләренчә, Татарстанда бүгенге көндә 326 мең инвалид яши, шуларның 5 мең 700е - коляскалылар. Әйтүләренчә, быел инвалидлыкка чыгу 8,6 процентка кимегән. Әлеге тенденция безнең районда да күзәтелә. Бездә барысы 2028 инвалид исәпләнә, шуларның 23е - инвалид коляскасында. Ә яңалыкларга килсәк, беренчесе - һәр муниципаль районда "түгәрәк өстәл" уздырылачак. "Түгәрәк өстәл" күз алдында чәй өстәлен тотмый, бутый күрмәгез. Аның кысаларында инвалидлар белән кара-каршы сөйләшеп, тәкъдим-фикерләрен тыңлап, ниндидер карарлар кабул ителер дип фаразлана. Әлеге чара узган елны республиканың 17 муниципаль районында узса, быел 45ендә дә үтәчәк. 1995 елдан гамәлдә булган "Доступная среда" гыйбарәсе белән таныш түгелләр сирәктер. Һәрхәлдә "Әтнә таңы"н даими укып баручылар, "Доступность" кысаларында районның һәр оешмасында диярлек пандуслар төзелү турында беләләр. Ә брифингта билгеләүләренчә, пандус төзү генә проблеманы уңай хәл итү түгел әле. Әгәр ул дөрес урнашмаса, киресенчә, инвалид зыян күрергә мөмкин. "Һәм иң мөһиме - инвалидларны социаль яклау турындагы Федераль законның 15нче маддәсендә коляскалылар өчен пандуслар төзү белән беррәттән, күрмәүчеләрне йөртүче махсус этләрне бәйләп кую урыннарын булдыру кирәклеге хакында да әйтелгән", - дип тә билгеләделәр. Димәк, көтелмәгән чыгымнарны исәпли башларга да була. Әнә бит, "Аеруча районнарга игътибар итәчәкбез", - диделәр. "Доступность" дәрәҗәсе махсус карта буенча билгеләнәчәк, моңа хакимият хезмәткәрләрен өйрәтәләр. Ә инде хәзергесендә, элекке вариант белән чагыштырсак, аерма шактый. Хәзер ул өч дәрәҗәгә бүленә: беренчесе - тулысынча "доступный" оешмалар бар. Бу очракта инвалид хәтта эшкә дә урнаша ала. Әмма алар бик аз әле. Бу уңайдан районнарның үзәк больницаларын телгә алдылар. Димәк, безнеке дә беренче дәрәҗәгә керә. Икенче дәрәҗәдә - хезмәт күрсәтү зонасында урнашкан объектлар. Мәсәлән: даруханә. Ул бит беренче катта урнашкан. Өченчесе - объект өлешчә генә "доступен" санала. Болары зур күпчелекне тәшкил итә һәм аларны күпмедер дәрәҗәдә үзгәртергә кирәк. Шунысы да бар - узган елны объектларны гына җайлаштырсалар, быел вәзгыять үзгәрә: ягъни, беренче чиратта, инвалидның тирә-як мохиткә адаптацияләнүе (ияләшүе) мөһим проблемага әйләнә. Видеоконференциядә: "Бу уңайдан җәяүле өчен юл кичүләре булдыру алгы планга чыга", - диделәр. Инвалидлыкка чыгуның төп сәбәпләрен дә санап үттеләр. Киң таралганнары - кан әйләнеше системасы һәм психик авыртулар, яман шеш. Болары өлкән яшьтәгеләргә хас, ә балалар арасында алдагы урыннарда эндокрен системага караучы һәм психик авыртулар тора. Сәбәпләр арасында юл-транспорт һәлакәтләре дә шактый. "Доступность" ил буенча көнүзәк мәсьәләгә әйләнеп бара.
Район үзәк больницасындагы "Ашыгыч ярдәм"нең яңасы "Ачык мохит" програмасы нигезендә эшләнгән, Х.Гарипов фотосы.
* Язмага карата фикерләрегезне www.atnya-rt.ru сайтында калдыра аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 21:30Перепись малого бизнеса пройдет по всей стране в 2021 году Весной 2021 года Росстат проведет экономическую перепись малого бизнеса по всем регионам Российской Федерации.1200
-
18 гыйнвар 2021 - 19:35Сәгатьне кайсы кулга тагу дөрес? Башта бу җайланма бары тик агымдагы бер сәгатьне генә күрсәткән.2500
-
18 гыйнвар 2021 - 18:30Азалияне котлыйбыз! Казанда, Н. И. Мухамедзянов истәлегенә багышланган шахмат турнирында 15 яшьлек кызлар арасында Мифтахова Азалия 3 урынны яулады!7900
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.11000
-
18 гыйнвар 2021 - 16:05Татарстанда ковидтан прививка ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирергә җыенмыйлар Вакцина инфекция йоктырудан сакламый, ә авыруның җиңел узуын гарантияли.6900
-
18 гыйнвар 2021 - 15:30Коронавируска каршы торучанлык "Спутник V" вакцинасын икенче тапкыр ясагач кына барлыкка килә Беренче иньекциядан соң сакланыр өчен иммунитет җитәрлек булмый .7000
-
18 гыйнвар 2021 - 14:25ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививканы ясарга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясарга әзер.5200
-
18 гыйнвар 2021 - 14:002020 елда коронавирус аркасында аерылышучылар саны кимегән 2020 елда аерылышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18% ка кимрәк.5500
-
18 гыйнвар 2021 - 13:30Татарстанда соңгы ун елда социаль объектларны интернетка тоташтыру буенча иң масштаблы программаны гамәлгә ашыралар Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак.4200
-
18 гыйнвар 2021 - 12:10"Сөмбел" фольклор ансамблен котлыйбыз "Сөмбелә" ансамбле "Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашты.7600
-
18 гыйнвар 2021 - 10:5518 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.4600
-
18 гыйнвар 2021 - 10:50Әлмәттә пычрак кар чүплеген анализлау нәтиҗәләре атна дәвамында билгеле булачак Карда пычраткыч матдәләр табылса, гаеплегә 300 мең сумга кадәр штраф яный.3500
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.13000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.12000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.30400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренчеӘтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.31900
-
15 гыйнвар 2021 - 14:20Олы Әтнәдә - "Ел укытучысы- 2021" бәйгесе уза Хәзерге минутларда Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе уза.42801
-
16 гыйнвар 2021 - 18:20Әтнә Ветераннары беренче Әтнә районы һәм Марий Эл Республикасы ветераннары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды бүген.31900
-
17 гыйнвар 2021 - 16:00Исерек йөри кеше көлдереп... Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.29300
-
15 гыйнвар 2021 - 16:10Өшегән ир белән хатынны коткарганнар Коткаручылар, кешеләр автомобильдә җылынгач, ватылган машиналарын «Рәхмәт» кафесына кадәр эвакуацияләргә ярдәм иткән.26000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика