Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тугызлар да дәүләт имтиханы тапшырды

чыгарылыш сыйныф укучылары чираттагы имтиханнарын тапшыралар. бу юлы җәмгыять белеменнән Моннан тыш, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга да белемнәрен сыныйлар. Олы Әтнә һәм Олы Мәңгәр мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырдылар. Олы Әтнә мәктәбе район мәктәпләрендә укучы 80 баланы үзенә сыйдырды бу көнне. Сыйдырды гынамы соң, сынады да. 6...

чыгарылыш сыйныф укучылары чираттагы имтиханнарын тапшыралар. бу юлы җәмгыять белеменнән Моннан тыш, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларга да белемнәрен сыныйлар. Олы Әтнә һәм Олы Мәңгәр мәктәпләрендә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән дәүләт имтиханын тапшырдылар. Олы Әтнә мәктәбе район мәктәпләрендә укучы 80 баланы үзенә сыйдырды бу көнне. Сыйдырды гынамы соң, сынады да. 6 кабинетка кертеп утырткан укучылар бик игътибар белән сүзләрен санап,инша яздылар. Тырыштылар, тырмаштылар, ахыр чиктә тапшырдылар. Авыр булгандырмы биремнәр карамадым, тик бирелгән 4 сәгать вакытның икесе узуга биремнәрне үтәп бетерделәр. Казаннан килгән вәкил Резеда Нәкыйп кызы да :" Укучылар үзләрен бик иркен тоталар, тәртип бозулар булмады. Оештыру эше бик әйбәт, һәркем үз эшен белә",- дип сокланды. Нәтиҗәләре дә куанырлык булсын инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев