Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай – Олы Әтнәдә

1892 елның июнь уртасыннан 1894 елның көзенә кадәр Габдулла Тукай Кырлай авылында яши. Габдуллаҗан НИГЪМӘТҖАНОВ, Югары Көек авылы Ир баласы булмаган Сәгъди абзый аны асрарга уллыкка ала. Кырлайда торганда Сәгъди абзый белән Олы Әтнәгә килә. Габдулла Тукай үзенең "Исемдә калганнар" исемле автобиографик очеркында менә нәрсәләр яза: "Кайвакыт җәй көне әти...

1892 елның июнь уртасыннан 1894 елның көзенә кадәр Габдулла Тукай Кырлай авылында яши.

Габдуллаҗан НИГЪМӘТҖАНОВ,

Югары Көек авылы

Ир баласы булмаган Сәгъди абзый аны асрарга уллыкка ала. Кырлайда торганда Сәгъди абзый белән Олы Әтнәгә килә. Габдулла Тукай үзенең "Исемдә калганнар" исемле автобиографик очеркында менә нәрсәләр яза: "Кайвакыт җәй көне әти (Сәгъди.Н.Г.) белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем. Авылыбызның муласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтисенең сабакташы йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тиен акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем..." Олы Әтнәдә һәр атнаның шимбә көнендә зур базар була. Габдулланың Кырлайда ике елдан артык торганын исәпкә алсак, Сәгъди абзый Габдулла белән Әтнә базарында бер генә тапкыр булмагандыр, дип әйтергә нигез бар.

Габдулла Тукай солдат хезмәтенә каралу өчен Олы Әтнәгә килә. (Ибраһим Нуруллин. Документаль роман. Казан, 2000. 112-115 битләр.) 1907 елның 24 октябрендә Габдулла туган авылы Кушлавычның солдатка каралачак егетләре белән Олы Әтнәгә юл ала. Элек Кушлавыч Казан өязе Олы Мәңгәр волостена кергән. Олы Әтнә волость идарәсендә дүрт волость егетләре карала. Үзләре генә 500дән артык. Шуңа тагын һәркайсының атасын яки берәр туганын өстик . Бу әкәмәтне карарга җыелган Әтнә кешеләрен дә кушыйк. Әтнә туган як музеенда Олы Әтнә авылының 1897 елда төзелгән планы бар. Бу планда Олы Әтнә волость идарәсе дә күрсәтелгән. Планда, Казан ягыннан килеп кергән урамның сул ягында Пролетар урамыннан өстәрәк волость идарәсе урнашкан. Ул чорда волость идарәсе тирәсендә йортлар юк - басу. Хәзер бу урынны Шәрипов Әхмәт абый йорты белән ГОССТРАХ бинасы арасында булган дип әйтә алабыз.

Волость идарәсе бинасы, ишеге Күәм ягына карап торган агач бина була. Әтнә районы оешканда ул әле була. Узган гасырның 30-40 нчы елларында бетә. 1907 елның 24 октябрендә Тукай солдат хезмәтенә каралу өчен җирәбәне Олы Әтнәдә шушы волость идарәсендә (управа) ала. Җирәбә ярдәмендә, чират номерын белгәч, каралучы егетләр өйләренә таралалар. 26 яисә 27 октябрь көнне буйга кечкенә һәм чаңдыр гәүдәле, бер күзенә азрак ак төшкән Тукай солдатка каралу бүлмәсеннән - врачлар яныннан "ак билет" алып чыга. Ул, Олы Әтнәдә каралып, солдатка алынудан азат ителә. Югарыда, Габдулла Тукайның Олы ӘТнәдә булуын әдәбият галимнәре исбат иткәннәрен генә яздык. Ләкин Тукайның Олы Әтнәдә булуын күрсәтүче, әлегә исбатланып бетмәгән башка мисаллар да бар. Чөнки шагыйрь Әтнә ягы кешеләре белән Уральск һәм Казан шәһәрләрендә яшәгәндә аралашып яшәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев