Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туры юллы, иркен сулышлы Әтнәм

Районыбыз Татарстанның төньяк көнбатышында, республикабызның зур елгаларының берсе булган Ашытның урта агымы тирәсендә урнашкан. Үзенчәлекле ягы - тал тирәкле, зифа камышлы, тирә-якка илаһи гүзәллек, серлелек, яшәү көче бирүче сихри матур табигате. ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев имзасы куелган карар нигезендә Әтнә районы оешканга да 25 ел узган. Чагыштырмача күп...

Районыбыз Татарстанның төньяк көнбатышында, республикабызның зур елгаларының берсе булган Ашытның урта агымы тирәсендә урнашкан. Үзенчәлекле ягы - тал тирәкле, зифа камышлы, тирә-якка илаһи гүзәллек, серлелек, яшәү көче бирүче сихри матур табигате.

ТССР Югары Советы рәисе Минтимер Шәймиев имзасы куелган карар нигезендә Әтнә районы оешканга да 25 ел узган. Чагыштырмача күп вакыт түгел. Кыска гына чор эчендә республика җитәкчеләре дә көтмәгән зур эшләр эшләнә. Шуңа да Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев югары трибунадан: "Халкыбызның йөзен, киләчәген Әтнә районы, Әтнә халкы үрнәгендә алып бара алсак, шундый булсак, халкыбыз сакланыр,"- дип сөйләсә, бүгенге Илбашы Рөстәм Миңнеханов: "Әтнәдә тырыш халык яши",- дип бәяли.

Әллә ни ерак булмаган якын тарихка гына мөрәҗәгать итеп карыйк әле. Мөстәкыйль район булганчы тормышыбыз нинди булган, үзгәрешләр бармы? Туган төбәгебезнең район булып оешуына җирле халыкның мөнәсәбәте нинди? Әлеге сорауларга җавапны "Әтнә таңы" газетасының беренче саныннан ук армый-талмый хезмәт куючы журналисты Сүрия апа Мингатинадан да әйбәтрәк итеп аңлатучы булмас: "Ничекләр сөенгәнегез истәме? Истәдер, чөнки онытырлык түгел иде. Юлсызлык, юклык үзәккә үткән чор. Кимсенеп, гарьләнеп арыган идек. Җитештереп, тапкан-табынган күрше район байлыгы саналды. Нәрсә кирәксә дә Арча юлын таптадык... Безне күрмәделәр, ишетмәделәр, кактылар, суктылар... Менә шулай яшәгәнебезне дә, районыбыз оешып, үзебезнең җитәкчеләр халык өчен, безнең өчен эшли башлагач, үзебезнең кирәк икәнебезне тоеп, кайгыртуны күргәч аңладык. Төрле тарафка китә торган юллар асфальтланды, автобуслар йөри башлады, "Ах" иттек, күргәнмени, сулышыбыз иркенәйде. Яңа төзелешләр калкып чыкты. Газлы, сулы булдык. Үзебезне кеше итеп тойдык. Мондый үзгәрешне күргән халык: "Районыбыз яшәп кенә торсын, бетерә күрмәсеннәр, бик рәхәттә яшибез, җитәкчесен генә алмасыннар",- дип, яңа оешкан районга, аның башлыгына гомер теләде". Минемчә, районыбыз халкының шатлык-куанычын, бәгырьләрне телгәләүче моң-зарын моннан да артык итеп аңлатып та, әйтеп тә булмый. Сүрия апа да, безнең үзебездә туып-үсеп, район газетасының даими нәшер ителүе өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе буларак, райондашларының яшәү рәвешен, тормышын "Әтнә таңы"нда яктыртып кына калмыйча, ни-нәрсә сулауларын ук белеп торучы шул. Районыбыз газетасы турында сүз чыккач, анда эшләүче журналистлар хакында да берничә сүз әйтәсем килә. Төрле елларда баш редактор вазыйфасын башкаручы Марс абый Шиһапов (ә бу шәхес - "Әтнә таңы"на

сулыш бирүче дә), Марат абый Хәбибуллин, бүгенгесе көндә шул йөкне җигелеп тартучы Гөлнара апа Мөхәмәдҗанова, Хәмит абый Бадиков, Хәйдәр абый Гариповларның хезмәтләрен үзләре шул эшне башкарып карамаган кеше аңламый да. Мәктәптә бирелгән гади генә сочинениеләрне язу өчен дә күпме уйланып йөрергә, күпме сызгалап-бозгаларга вакыт кирәк бит. Ә алар бу хезмәтне көн саен башкаралар, газеталарында районыбыз тормышын даими яктыртып баралар. Иҗат итү өчен мөхтәрәм журналистларга мәңге саекмас чишмә булырга кирәк.

Әйе, Сүрия апа дөрес яза, Әтнә районы диюгә, 25 ел дәвамында аның җитәкчесе булган Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов күз алдына килә. Татар халкының барлык асыл сыйфатларын гәүдәләндерүче, аның намусын, зирәк акылын, тапкырлыгын, түземлелеген чагылдыручы, шул ук вакытта кырыс та була белүче туган төбәгебезнең игелекле улының исеме Әтнә районы тарихына ЗУР хәрефләр белән язылырга лаек дип уйлыйм. Сизгер, искиткеч оештыру сәләтенә ия, кирәк урында үз сүзен әйтә белүче җитәкчебезнең тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбыз тиз арада үзен танытты, бүген дә шул югарылыктан төшми. Киресенчә, үсә, яңара, үз юлыннан тайпылмый. Төрле дәрәҗәдәге төзелешләр районыбызның һәр почмагында диярлек бара. Мәктәпләр, балалар бакчалары, фельдшер-акушер пунктлары, терлекчелек комплекслары, мәдәният йортлары... Ә бит районыбыз җөмһүриятебездә иң кечкенәсе, чөнки бездә зур-зур сәнәгать предприятиеләре дә, завод-фабрикалар да юк, нигездә, иген үстерү, терлекчелек, ит-сөт җитештерү хисабына көн күрүче булып исәпләнәбез. Шуны аңлап, райондашларыбыз башкаларга үрнәк күрсәтерлек итеп эшләргә, яшәргә, иҗат итәргә омтыла, хакимият башлыгыбызның йөзенә тап төшермәскә тырыша. Әтнәбез халкының уңышларына хәйран калырлык. Икмәксез дә тормый, эшли дә, ял да итә, күңел дә ача белә халкым.

Шушы урында күңелемә нык уелып калган бер күренешне язасым килә. Моннан ике ел элек Менделеевск районына, ә узган ел Чувашия республикасына барырга туры килде. Барасы юл ерак, машина тәрәзәсеннән туган табигатебезнең матурлыгына сокланып, ара-тирә туктап, үземә ошаган урыннарын фотосурәткә төшереп барганда, әллә нишләп киттем: юлның як-ягында урылмаган басулар?! Бүген дә кар астында башларын иеп утыручы көнбагыш кырлары, иске-җимерек йортлы авыллары күз алдымнан китми. Шул вакытта үз туган ягым, җир җимертеп эшләгән, матур итеп ял да итә белгән райондашларым белән тагын бер кат горурландым.

Әтнә җирлеге бөек мәгърифәтче, галим Шиһабетдин Мәрҗани, күренекле лингвист галим, Стамбул университеты профессоры Рәшит Рәхмәт-Арат, танылган татар шагыйре Сибгат Хәким, СССРның элеккеге

оборона министры урынбасары, генерал-полковник Ачалов В.А., Татарстан Республикасы президент аппараты җитәкчесе Сәфәров Ә.Ә., Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданнар куркынычсызлыгын саклау Идарәсе башлыгы Тимерханов Ф.М., шагыйрьләр Самат Шакир, Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мадьяров, Фирая Зыятдинова, язучы-публицист, тел белгече Илдар Низамов, режиссерлар һәм артистлар Хәким Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Зөлфирә Зарипова, Марсель Җаббаров һәм башкаларны биргән төбәк.

Икенче төрле безне Казан арты - ак як дип тә йөртәләр. Кечерәк вакытта "ак як" төшенчәсен бик аңлап бетерми, агы да карасы да буламы икән дип аптырый идем. Үсә төшеп, республикабызның башка районнарында булгач, кешеләре белән аралашкач, ни өчен шулай аталуын бик яхшы аңладым. Мәгърифәтле, мәдәниятле булганыбыз, тәмледән-тәмле аш-су пешереп, кунак каршылый, сыйлый белгәнебез, матур яңгырашлы, аһәңле, әдәби телдә дөрес итеп сөйләшә белгәнебез өчен икән бит!

Районыбызның горурланырлык яклары бик күп. Әтнә халык театры, белем бирү учреждениеләре, укучылар йорты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, илебезне аркылыга-буйга иңләп, зур дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүче "Алчәчәк" бию коллективы һәм башкалар турында бик күп сөйләп булыр иде. Тик минем үзем һәм авылдашларым өчен бик тә мөһим булган, район булып кабат торгызылу нәтиҗәсендә ирешелгән тагын бер игелекле эш турында да язып үтәсем килә. Алда әйтелгәнчә, районыбыз халкы күп еллар юлсызлыктан тилмергән. Бәхетемә каршы, миңа аны күрергә туры килмәде. Ә менә авылыбыз эчендәге юлсызлык белән күп азапландык. Язын-көзен пычракка батып, көн дә мәктәпкә баруларыбызга, баштанаяк буялып кайткач, әниләребезнең, атнасына алты куртка, алты резин итек кирәк бит, дип өзгәләнүләренә; авырып китсәләр яисә читтән балалары кайтса, ничек итеп урамнан чыгарлар икән, дип борчылуларына, ниһаять, чик куелды. Авылыбызның һәр урамына таш юл салынды. Күптән, бик күптән көттек без моны, һәм бу безнең авылга гына да карамый. Белүемчә, юл төзү районыбызның һәр авылында бара. Ә бит моның артында җитәкчеләребезнең, аерып алганда, район хакимиятенең, авыл җирлекләре башлыкларының үз эшләренә намус белән караулары, кечкенә авыл проблемаларына йөз белән борылулары һәм, ниһаять, төрле Грант-конкурсларда катнашып җиңү яулау өчен уздырган күпме йокысыз төннәре тора. Әгәр дә 1990 елның 25 нче октябре көнне Әтнә районы оешмаса, тияр идеме икән безгә мондый бәхет?! Юктыр, дип уйлыйм, чөнки үз туган төбәгенең үсүе, халкының яшәеше өчен бары тик шул төбәктән чыккан кеше генә борчыла, аның хисапсыз проблемаларын аңлый, шуларны уңай якка хәл

итү өчен армый-талмый хезмәт итә. Аларга чын күңелдән, барлык авылдашларым, райондашларым исеменнән рәхмәтебезне белдерәм.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: район халкының үз эшен белеп, намус белән эшләве нәтиҗәсендә 25 еллык юбилеебызны куанып каршы алабыз. Уңышларыбыз бик күп, яулыйсы үрләребез, эшләп җиткермәгән эшләребез дә күп. Барысы да булыр, чөнки максатыбыз изге, юлыбыз туры. Теләгебез дә бер: ирешелгәннәрнең игелеген үзебезгә күрергә язсын. Киләчәгебез тагын да гүзәл, матур булсын. Юбилеең белән, Әтнәм!

Алия ГАЙНЕТДИНОВА, Күңгәр мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев