Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туй көнендә кәләшен кыйнап үтергән

Бу ир-ат төрмәдә утырган вакытында ук булачак хатыны белән танышкан булган.

   Новосибирск өлкәсенең Коченевский районы суды кәләшен үтерүдә шикләнелгән ир-атны сак астына алу турында карар чыгарды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

 Җинаять 29 сентябрьдә була. Новосибирск өлкәсенең Чик бистәсендә 35 яшьлек хатынны үтерәләр. Әле күптән түгел генә төрмәдән чыккан ир-ат бу көнне исерек була. Ул хатынын кыйнап ташлый һәм аның гәүдәсен тирән чокырга илтеп ыргыта. 

Тикшерү комитеты фотоларыннан күренгәнчә, ир-ат хатынны шулкадәр каты итеп кыйный, аның хәтта үз кулы да имгәнә. 

Әлеге хәлне белгән авыл халкы фаҗиганең туй көнендә булуын сөйли. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат туй вакытында исерек була. 

Кияү кәләшен кыйнау сәбәбе әлегә аермачык билгеле түгел. Тикшерүчеләр «шәхси мөнәсәбәтләр аркасында» ир хатынын кыйнагандыр дип фаразлый, диелә бу хәбәрдә.

«Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, ир гаебен таныган. 33 яшьлек ир-атка карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Мәрхүмә хатын белән танышканда булачак кияү әле төрмәдә утырган. Ул иреккә чыккач, ир белән хатын язылышырга карар кыла һәм туй көне фаҗигагә әверелә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/09-10-2020/kiya-egete-k-l-shen-tuy-k-nne-kyynap-terg-n-5776347

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев