Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыелган, әмма җәзасы билгеләнмәгән

Россия хоккейчыларының тәбрикләү тантанасында дәүләт гимнын җырлаган өчен алтын медальләрен кире алмаслармы? Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды. Билгеле булганча, Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Россия спортчыларны дәүләт гимнын җырлауны тыйган иде. Шундый ук карарның хәтта тамашачыларга карата да кабул ителүче турында сүзләр йөрде. Әмма анысы чынга ашмады. Хоккей турнирының җиңүчеләрен...

Россия хоккейчыларының тәбрикләү тантанасында дәүләт гимнын җырлаган өчен алтын медальләрен кире алмаслармы? Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды.

Билгеле булганча, Халыкара Олимпия комитеты (ХОК) Россия спортчыларны дәүләт гимнын җырлауны тыйган иде. Шундый ук карарның хәтта тамашачыларга карата да кабул ителүче турында сүзләр йөрде. Әмма анысы чынга ашмады. Хоккей турнирының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ХОК гимны яңгырый башлагач, спортчылар тамашачыларга кушылып Россия гимнын җырлый башлады. Моны эшләү тыелган, әмма җәзасы билгеләнмәгән. Шуңа күрә беркем дә команданың медальләрен тартып ала алмаячак. Әмма ХОК түрәләре бу вакыйганы башка вакытта искә төшерергә мөмкин, ди белгечләр.

http://vatantat.ru/index.php?pn=3391

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев