Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә тыл ветераннарына бүләк өләштеләр

Тыл ветераннарына бүләк өләштек Тиздән илебез халкы зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында әнә шуңа әзерлек эшләре бара, мөмкин кадәр ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтергә, хатирәләр җыйнарга тырышабыз. 17 -19 март аралыгында Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәкимуллин Марат Солтан улы, авыл җирлеге сәркатибе Садыкова Ясминә Әдһәм...

Тыл ветераннарына бүләк өләштек

Тиздән илебез халкы зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәк. Ел дәвамында әнә шуңа әзерлек эшләре бара, мөмкин кадәр ветераннарыбызга кадер-хөрмәт күрсәтергә, хатирәләр җыйнарга тырышабыз. 17 -19 март аралыгында Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәкимуллин Марат Солтан улы, авыл җирлеге сәркатибе Садыкова Ясминә Әдһәм кызы белән берлектә, без, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлегендә гомер итүче 38 тыл ветераннарына Президентыбыз тарафыннан бирелгән бәйрәм күчтәнәчләрен өләштек. Алар үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткереп, "Сугышлар беркайчан да булмасын!"дигән теләкләрен белдерделәр. Гомер буе әнә шул теләктә яши бу чорның бар авырлыгын үз җилкәсендә татыган буын. Хөрмәтле ветераннарыбыз!Барыгызда сау -сэламэт булып, туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә кадерле булып яшәргә язсын!

Раилә КАДИМОВА,

Ары мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев