Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тынычланырга урын юк...”

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында елдагыча район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Әлеге чарада укытучылар, тәрбиячеләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән берлектә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Венера Садыйкова катнашты. Киңәшмәне ачып җи­бәреп район җитәкчесе соңгы елларда районыбызда...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында елдагыча район мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең август конференциясе узды.
Әлеге чарада укытучылар, тәрбиячеләр, күмәк хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән берлектә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм Фән һәм мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Венера Садыйкова катнашты.
Киңәшмәне ачып җи­бәреп район җитәкчесе соңгы елларда районыбызда булган уңай якка үзгәрешләргә басым ясап узды, яшьләр өчен туган якларында калып яшәр һәм эшләр өчен бөтен мөм­кинлекләр барлыгы­на тукталды. Мәгариф бү­легеннән Ленар Гарипов исә узган 2016-2017 уку елында ирешелгән уңышлар турында сөйләде, эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Узган уку елы үзгәртелгән челтәр белән башланып китте. Урта мәктәпләр бишкә калды, төп мәктәпләр, киресенчә, өчтән җидегә артты, - диде ул. - Кызганычка каршы, балалар саны елдан-ел кими. Шул уңайдан Яңа Җөлби башлангыч мәктәбе ябылды. Мәктәпләрдә бы­ел исә район буенча 1136 бала белем алачак. Мисал өчен, 2001 елда бу сан 2235 булган.
Шул ук вакытта белем алуның сыйфаты уңай якка үзгәргән дип әй­тергә дә җирлек юк түгел. Республика рейтингы нәтиҗәләренә күз салсак, Әтнә районы 12 урынны биләп тора. Ә бит моннан берничә ел гына элек ул 34 урында иде. Димәк, нәтиҗә күз алдында. Ленар Тәлгать улы баллар буенча нәтиҗәләргә тукталып узды, алдынгы урыннарда барган мәктәпләрне атап китте. - Тик шулай да тынычланырга урын юк дип саныйм, - дип дәвам итте ул сүзен. Баллар артыннан ку­ып, сәләтле балалар бе­лән эшләүне туктаттык. Югал­табыз аларны. Ан­дый­лар Казанга, ин­но­полиска укырга ки­тәләр. Милли мәгарифне үстерү дә аксый бездә. Аны без - Казан арты халкы сакламаса, кем саклар?!
Олы Әтнә мәктәбе директоры Гөлүсә Рәхимҗанова, Яңа Шашы мәктәбенең тәрбия эш­ләре буенча директор урын­басары Чулпан Корбанова, Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гарипованың чыгышлары да зур кызыксыну белән тыңланды. Министрлык вәкиле Венера Садыйкова исә мәгариф өлкәсендә респуб­ликаның уңышларына, рейтинг нәтиҗәләренә тукталып узды, мәгариф хезмәткәрләренә киләсе уку елында эшләрендә уңышлар теләде.
Чара ахырында узган уку елы нәтиҗәләре бу­енча югары уңышка ирешкән хезмәткәрләргә грамоталар тапшырылды. Алар арасыннан Күәм мәктәбенең рус теле укытучысы Сания Батршина Россия Федерациясенең Мактау кәгазенә, Гөлбану Шәрәфиева (Комыр­гуҗа), Илһам Гатауллин (Олы Әтнә) - Татарстан Республикасының Мактау грамоталарына лаек булды. Район советы, мәгариф бүлеге исеменнән бүләкләнүчеләр дә байтак иде. Лаеклы ялга китүчеләр һәм яшь укытучылар да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев