Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Тынычлыкның кадерен белик!–“Әтнә таңы”

Тынычлыкның кадерен белик!-"Әтнә таңы" Ил Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Шул уңайдан матбугатта һәм телевизордан сугыш күренешләрен, анда катнашучыларның истәлекләрен тапшыралар. Сугыш чорында туган безнең буын ул елларның афәтен, кыенлыгын үз башыннан кичерде. Шуңа күрә матбугат чаралары авыр балалчакның истәлекләрен яңартып, авыр хатирәләр тудыра. Сугыш иләге аркылы үтеп,...

Тынычлыкның кадерен белик!-"Әтнә таңы" Ил Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Шул уңайдан матбугатта һәм телевизордан сугыш күренешләрен, анда катнашучыларның истәлекләрен тапшыралар. Сугыш чорында туган безнең буын ул елларның афәтен, кыенлыгын үз башыннан кичерде. Шуңа күрә матбугат чаралары авыр балалчакның истәлекләрен яңартып, авыр хатирәләр тудыра. Сугыш иләге аркылы үтеп, гарипләнеп кайтканнар бүгенгедәй күз алдымда. Дөм сукыр Мөхәрләм абый, үпкә чире алып, "гырк-гырк" йөткереп, бөкрәеп йөри торган Фәтхи абый, агач аяклы Шәрип абый зур афәтнең тере үрнәкләре иде. Мин яланаяклап беренче класска укырга килгәч белдем: егерме җидедән өчебезнең генә әтиләре бар икән. Калганнарыбыз бар да сугыш ятимнәре. Мин укырга кергәндә сугыш беткән иде инде. Җиңү килгәнгә өч ел үткән. Ләкин аның кайтавазы без үсеп җиткәнгә кадәр җитте әле. Ачлык һәм ялангачлык эзәрлекләде безне. Аякка басканнан алып урман юлын таптадык. Капчык күтәреп тә, арба тартып та бардык урманга - сыер туйдырырга кирәк иде. Җиләк-чикләвекне дә урман бирде: шуларны сатып китап-дәфтәр ала идек. Үзебезнең авызга да аз-маз тәм-том эләгә: бар да урман бүләге, үз хезмәтебез.Ул урман юлында күргән җәфалар, кимсетелүләр дә онытыла торган түгел. Юлда коры елга бар иде. Кайтканда печән, я чыбык-чабык төягән арбаны тартып үргә менәсе. Буыннары ныгып җитмәгән, ачлы-туклы баланың, үргә менеп җитәм дигәндә, арбасын тота алмыйча, ычкынып китеп, үзен вата-сыта үрдән аска тәгәрәп китүләре гаҗәпмени? Җитмәсә, урман каравылчысы ( без аны эстрилек" дип йөри идек, стрелок дигән сүздән алынгандыр дип беләм) күрсә, бик каты җикеренеп сүгеп, арба көпчәген алып китә. Берәүгә дә әйтеп, үзеңне яклата алмыйсың, әти юк. Язгы пычракта яланаяк өшегән бәрәңге җыюлар да, язгы якта, сыерның азыгы беткәч, басуга эскерт төбе саламы эзләп алып кайтулар да ачтан үлмәс өчен, яшәү өчен көрәш иде. Эштән кайткач, үсмер абыйның мич буенда чабата ясап утырулары, апайның төне буе шәл бәйләве, икенче апайның торф чыгаруда эшләп өс-баш юнәтүләре исән калдырган безне. Югыйсә, ул елларда ачтан үлүчеләр дә күп булган. Ишле идек шул, әтидән биш бала калганбыз. Әтиебез 38 яшендә сугышка алынып, 40 яшендә Ленинградны яклап һәлак булган. Моны "Хәтер китабы"н кулга алгач белдек. "Хәбәрсез югалды" дигән хат алган идек. Безнең нәселдән әтинең тагын ике абыйсы, әнинең өч ир туганы шул "Хәтер китабы"нда. Исән кайтучылар юк. Авылыма кайткан саен (Арча районы Яңа Иябаш авылы) шул "Хәтер китабы"н кулыма алып, әти һәм аның туганнары ттурындагы мәгълүматларны укыйм. Якыннарым турындагы бердәнбер истәлек ул. Китапны әзерләүчеләргә, бастырып чыгаручыларга зур рәхмәт. Үлеп калучылар шул китапка теркәлүгә һәм Җиңү көнендә"Бер минутлык тынлык" белән искә алуга гына лаек булдылар. Сугыштан соңгы "Илне торгызу"га без дә өлеш керттек. Май, күкәй, йонны дәүләткә тапшырдык. Үзебез ач булсак та, түләми калу мөмкин түгел. Җитмәсә "заем" дигән нәрсә бар иде. Колхоз бер тиен акча түләми, тагын шул аз-маз калган майны, күкәйне сатып түлисе инде аны. Үзебезгә аппараттан чыккан аертылган сөт кенә кала. Әгәр "Балачагыңа кайтыр идеңме?" дип сораучы булса, "Юк-юк", дип җавап бирер идем. Сукыр лампалы, суык өйле, иписез тормышка кемнең риза буласы килсен. Хәзерге уңайлы, тук тормышка канәгать булып, кадерен белеп яшәргә сәламәтлек бирсен дә, елларга иминлек биреп, тынычта яшәргә язсын дигән теләктә калам. Нурсия ТИМЕРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев