Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыйнак, уңган, сөйкемле...

Кечкенә дә - төш кенә, дип әйтергә ярата безнең халык. Искиткеч хәл, әлеге язмам героена бу гыйбарә бигрәк тә туры килеп тора. Миләүшә Мусина - Олы Мәң­гәр кызы. Аңа 22 яшь. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз, укуда гына түгел, үзешчән сәнгатьтә дә, спорт ярыш­ларында да гел беренче булып, актив...

Кечкенә дә - төш кенә, дип әйтергә ярата безнең халык. Искиткеч хәл, әлеге язмам героена бу гыйбарә бигрәк тә туры килеп тора.
Миләүшә Мусина - Олы Мәң­гәр кызы. Аңа 22 яшь. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган кыз, укуда гына түгел, үзешчән сәнгатьтә дә, спорт ярыш­ларында да гел беренче булып, актив катнашып килде. Беренче карашка ир-атларны гына җәлеп итә алырдай спорт төре булган армрестлинг - кул көрәше белән дә нәкъ менә мәктәп елларында ук кызыксына башлый ул. Ул чорда мәктәпләр арасында узган спартакиада программасында армрестлинг һәм гер кү­тә­рү буенча ярышулар була әле. Соңгы ике елда гына әлеге спорт төрләре спартакиада программасыннан төшеп калды. Кыз өчен хоббига әйләнгән кул көрәше белән кызыксынуында әнисе Гөлназның да өлеше булгандыр, минемчә. Гөлназ да сабантуйларында кул көрәштереп, уңышка ирешкән вакытлары да күп булды.
Мәктәпне тәмамлаган кыз Казан федераль уни­верситетының икъти­сад белән идарә итү институтына, менеджер белгеч­леге буенча укыр­га керә. Кул көрәше белән шөгыльләнүне анда да ташламый спортка га­шыйк кыз. Факультет­ара бәйгеләрдә катнашып, үзен күрсәткән Ми­ләүшәне университетның җыелма командасына алалар. Даими рәвештә шөгыльләнү, үз өстендә эшләү бушка китми. Белгород шәһәрендә Рос­сия вузлары арасында уз­ган чемпионатта катна­шып, Миләүшә уң кул белән дә, сул кул бе­лән дә өченче урын ала. Гомуми зачетта дүртенче урынны яулый. Соңгы курста укыган чорда катнашкан бәйгеләре аңа тагын да зуррак уңыш китерә. 50 килограммда ирләр һәм хатын-кызлар арасында Түбән Кама шә­һәрендә узган Татарстан чемпионатында ул ла­еклы рәвештә беренче урын яулый. Шул ук чемпионатның икенче этабында - Идел буе федераль округы буенча уз­ган чемпионатта шул ук авырлыкта катнашу тагын бер җиңү китерә. Ми­ләүшә анда да берен­че урынга лаек була. Югары уку йортлары арасында узган спартакиадада катнашып та беренче урынга чыга ул. Мәскәү өлкәсе Протвино шәһәрендә узган Россия чемпионатында катнашып, беренче унлыкка керә кыз. Бу исә армрест­линг буенча Россиянең иң көчле кызлары арасында безнең Әтнә кызы да бар дигән сүз.
Инде көндәлек тормышка кайтсак, Ми­ләү­шә бүгенге көндә югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, укуын магистратурада дәвам итәргә уйлый. Арм­рестлинг буенча спорт мастер­лыгына кандидат та әле ул. Киләчәктә дә бу хоббие белән хушлашыр­га җыенмый. Иң зур уңыш­ларын да алда дип саный, Мәңгәр кызы.
Билгеле, мондый уңышларга ирешүдә гаиләсе төп терәк булып тора кызга. Һәрчак ярдәмгә әзер булган әтисе Марат, кешелеклелеге белән авыл халкының хөрмәтен казанган әнисе Гөл­наз, апасы артыннан шулай ук бик яхшы билгеләренә укып килгән, көрәш белән "җенләнеп", инде уңышларга да ирешкән энесе Марсель барлыгын, аларның йөрәк җылысын һәрчак то­еп яши ул.
- Кул көрәше белән шөгыльләнүеңә таныш егетләрең ничек карый? Курыкмыйлармы? - дип кызыксынам. - Юк, киресенчә, - ди Миләүшә елмаеп. - Мин күбрәк үземнән көчлерәкләр бе­­лән сынашырга яратам. Ярышларга әзерләнгән­дә дә күбрәк егетләр бе­лән кул көрәштерәм. Алар ярдәм итәләр, үз­ләре белгәннәр белән ур­таклашалар. Шул ук ва­кытта киңәшләрен дә би­рәләр.
Әнә шундый кыз ул. Елмаеп эндәшер, һәркем­гә йөзе ачык булыр. Шул ук вакытта артыгын масаймас, дәрәҗәсен белер. Монысы инде нәселдәндер. Миләүшәне кечке­нә­дән карап үстергән Фәүзия әбисе дә, Мәхмүт бабайсы да авылыбызның хөрмәткә лаек затлары иде. Кызганыч, бүгенге көндә оныкларының уңышларын уртаклаша гына алмыйлар. Шуңа да карамастан, нигезләренең төзек-матур булуына, балаларының ата-бабалардан килгән гореф- гадәтләргә тугры калуы­на, оныкларының да ту­ган йортына сөенечле хә­бәрләр генә китерүенә куанып яталардыр, мөга­ен. Шунысы сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев