Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түзә ана бала хакына...

Миңа гомер бирәм диеп, әнкәй, Тешең кысып канлы яшь йоттың. Үттең яшәү-үлем арасында Тулгагыңның һәрбер минутын. Тууымның тәүге сәгатеннән Авыртулар сиңа китердем. Шул мизгелдән башлап, әнкәй, җаным, Балаң өчен күпме кичердең. Мин яшәсен, диеп гомер җебең Өзелмәде, әнкәй, чак кына. Соңгы дигән чиккә җиткәндә дә Түзә ана бала хакына. Тиеш...

Миңа гомер бирәм диеп, әнкәй,
Тешең кысып канлы яшь йоттың.
Үттең яшәү-үлем арасында
Тулгагыңның һәрбер минутын.

Тууымның тәүге сәгатеннән
Авыртулар сиңа китердем.
Шул мизгелдән башлап, әнкәй, җаным,
Балаң өчен күпме кичердең.

Мин яшәсен, диеп гомер җебең
Өзелмәде, әнкәй, чак кына.
Соңгы дигән чиккә җиткәндә дә
Түзә ана бала хакына.

Тиеш идем интегүең хакын
Яшәешем белән акларга.
Мин гомерем белән бурычлымын
Сызланудан сине сакларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев