Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төз аяклар, төз муен...

Таныш түгел бер сылуга Төз аяклар, Төз муен. Таралып китте Уем. Иңнәрендә Пар толым. Уем, гүяки, Болын. Келәм булыйм Юлында. Чәчкә булыйм Кулында. Йөресен бәхет чигеп, Хиссият илен гизеп. Ә ул китте - Уемны Үкчәсе белән изеп… Газинур Морат Хатын-кыз Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин....

Таныш түгел бер сылуга

Төз аяклар,
Төз муен.
Таралып китте
Уем.
Иңнәрендә
Пар толым.
Уем, гүяки,
Болын.

Келәм булыйм
Юлында.
Чәчкә булыйм
Кулында.

Йөресен бәхет чигеп,
Хиссият илен гизеп.
Ә ул китте -
Уемны
Үкчәсе белән изеп…

Газинур Морат

Хатын-кыз

Күпме җылы тоеп яшим җирдә
бу кояшлы, якты көндә мин.
Кичер, Кояш!
Аның җан җылысын
мин сиңа да хәтта тиңләмим.

Җыеп бирсен миңа дөнья
үзенең
аннан башка булган мең ямен, -
мин дөньяның шушы мең яменә
бер керфеген аның тиңләмим.

Алларында гөлләр чәчәк атсын,
йолдыз коелып барсын эзенә, -
хатын-кызны бөек диеп әйтсәм,
тиңлим аны
бары үзенә!

Нияз Акмал

***

Бәхетме? -
аяк тавышларын узып,
әни безне каршыларга чыккан…

Бәхетме? -
әни белән без бишебез,
оныклар да шунда, туган йортта…

Бәхетме? -
әниемнең елмаюын күрәм
самавырның җиз йөзендә…

Бәхетме? -
дәшә алам минут саен бүген
әни диеп җир йөзендә…

Бәхетме? -
әнинең дә, үземнең дә
улым диеп дәшкән чаклар әле.

Бәхетме? -
озын гомер, саулык биреп,
сине, әни, Тәңре саклар әле…

Бәхетме?
әнинең
…сүгүе, әрләве,
бәрүе, тетүе, дәшмәве…
…бары тик яшәве, яшәве…
бик озак, бик озак яшәве…

Җәүдәт Сөләйманов

"Идел"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев