Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түзә икән ана йөрәге

90 яшьлек юбилее белән котларга Олы Бәрәзә авылына юл алдык. Урамның иң югары башында урнашкан Нәфисә әби Шакирвага килеп кергәч: "Нинди фәрештәләр җибәрде сезне", - дип каршы алды ул безне. Шатлыгыннан елап җибәрде. Ялгызын гына гомер кичерүче Нәфисә әбигә бер дәррәү кеше килеп кергәч, чыннан да могҗиза кебек булгандыр. Олыгайган...

90 яшьлек юбилее белән котларга Олы Бәрәзә авылына юл алдык.

Урамның иң югары башында урнашкан Нәфисә әби Шакирвага килеп кергәч: "Нинди фәрештәләр җибәрде сезне", - дип каршы алды ул безне. Шатлыгыннан елап җибәрде. Ялгызын гына гомер кичерүче Нәфисә әбигә бер дәррәү кеше килеп кергәч, чыннан да могҗиза кебек булгандыр. Олыгайган көнендә дә онытмаулары, туган көнен котларга килүләренә әбекәй шатланып бетә алмады.

Нәфисә әби янында озак утырдык. Аның җитезлегенә, хәтеренә хәйран калдым. Вакыйгаларның елын гына түгел, көненә кадәр хәтерндә булуы шаккаттырды. Әллә соң үзәгенә үткәч, шулай яхшы хәтерлиме икән ул?

Кечкенәдән тормыш сыный Нәфисә әбине. 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Әнисе 45 ел сукыр булып утыра. Әтисе сугышта вафат була. Тормышның бөтен авырлыгы аның җилкәсенә төшә. Ә ул елларны Нәфисә әби күз яшьләре белән искә ала.

  • Мин күргәнне эт тә күрмәс. Бер юлы Мәңгәр авылына бозау алып барасы бар. Әни авыргач миңа калды. Акрын гына барабыз. Бәрәзә белән Мәңгәр арасындагы күперләрдән бозауны чыгара алмый газап чиктем. Керми генә бит бозау ткүпергә. Үзем куркып елыйм, күпер асытнда бүре бардыр, шуңа керми инде бу дип. Бозауны алып барып җиткердем. К ире кайтканымны хәтерләмим. И, Ходаем азапланып эшләдек колхозда. Кечкенә чана белән фермадан басуга тирес түктерәләр иде. Тик сынатмадым. Сталин медале белән бүләкләндем. Ул зур бүләккә мин һәм тагын бер кыз гына лаек булды, - диде ул.

    Нәфисә апа тормыш иптәше Марсель белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә улы һәм ике кызы вафат. Улы Норильскида эшли. Иртәгә кайтам дигән телеграммасы белән бергә үлде дигән хәбәре дә килә. Газ торбасы шартлау нәтиҗәсендә өч кеше вафат була. "Бер ертык яулык белән сумка гына алганмын, Адресын онытканмын, ярый әле иманлы кешеләр очрады. Каберне ике көн какзыдык. 24 яшҗ иде", - дип искә ала ул вакытларны ана. Олы кызы да фаҗигале төстә үлә. Дус хатын-кызлары асып үтерә. Кызганычка каршы, икенче кызын фаҗигале үлеп сагалый.

  • Кызым кемгә кияүгә чыгасын әйткәч, холкы начар бит кызым. Уйлап бетермисеңме, дигән идем. Каршы килде. Ире белән араларында тавыш чыга. Ачудан ире башына бутылка белән суга. Кызымның башы ярылып үлә, - дип күз яшҗләрен сөртеп куя Нәфисә әби. Сүзен дәвам итеп: "Иптәшем Марсель дә урамга чыкканда, бусага да аягы таеп китә дә, чигәсе җелән ташка егыла. Шунда ук вафат була.

    Бүгенге көндә Нәфисә әбинең ике кызы исән-саулар. Алар шәһәр җирендә гомер итәләр. Ә әбекәй тормышына шөкер итеп, туган авылында гомер кичерә.

  • Дөньяның җәннәтендә яшисез. Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, авылдашларым бик әйбәт минем. Бик карыйлар үземне, - диде ул.

    Нәфисә әбинең өенә килеп кергәч, иң беренче күзгә ташланганы гөлләр булды. Йортның түр ягында кечкенә генә гөл савытында агач кебек үсеп утырган фикус гөлен күреп исем киткән иде. 90 яшендә булса да, гөлләре яшелгә күмелеп, шау чәчктә утыралар. Алдагы тормышы да шау чәчәктә булсын иде диясе килә. Кайгы җиле башка аның бусагасын атлап кермәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев