Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзек булмаган электрүткәргечләр – янгын сәбәпчесе

Статистика мәгълүматларына караганда бик еш очрый торган янгын чыгу сәбәбләре булып электр үткәргечләрнең төзек булмавы тора. Бу үз чиратында электрүткәргечләрнең искергән булуы белән бәйле.

Электр үткәргечләрнең искерүе аларны вакытында алмаштырмау аркасында килеп чыга. Шулай ук техник прогресс нәтиҗәсендә электр энергиясен һәм егәрлеген артык кулланучылар арта.

Электр үткәргеч чыбыкларының янып китү сәбәбләре:

1. "Начар контакт" - чыбыкларның окислашу нәтиҗәсендә яки ялгау урынына механик зәгыйфлек килү нәтиҗәсендә чыбыклар тоташкан урында каршылык курсәтү арта. Элекр тогы каршылык күрсәткән вакытта җылылык бүленеп чыга. Токның каршылык күрсәтү сәләте зурырак булган очракта бүленеп чыкан энергия (җылылык) электр үткәргеч чыбыкны эретеп яндырып җибәрергә мөмкин.

2. Төзек булмаган автомат электр өзгечләр. Электр үткәргеч чыбыкка зур көчәнеш килгәндә автомат электр өзгечләр эшкә керешеп, авырлык килгән электр чылбырын бушатырга тиеш.

3. Вакытында электр үткәргеч чыбыкларының һәм электр җайланмалары урнаштырылган тартмаларның төзеклеген вакытында тикшереп тормау янгын чыгуга китерергә мөмкин.

Йортыгызда электр үткәргечләрнен төзексезлеге белән бәйле булган янгыннарны булдырмау чаралары нинди була сон?

Электр үткәргечләрдә көчәнеш артканын һәм кызганын һәрвакытта да белеп булмый, чөнки электр чыбыклары , кагыйдә буларак, тиешле изоляция белән капланган. Шуның өчен чыбыкларны "чорнау" юлы белән беркетмәгез. Электр челтәренә берьюлы берничә көнкүреш приборы тоташтырып артык көчәнеш ясамаска кирәк. Изоляциясенә зыян килгән электр җайланмаларын куллану катгый тыела.

Электр үткәргечләргә тикшерү уздыру өчен яки төзекләндерү эшләре башкарыр өчен хәрвакыт шушы өлкәдә эшләүче белгечләрне генә чыкыртырга кирәк.

Йортыгызны янгыннардан саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев