Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзәлү һәркайсыбызга фарыз

Газетада "Мәчет манарасын ник давыл алган?" дигән язма басылган иде. Бу хакта үземнең белгәннәремне язарга булдым. Мәчет - Аллаһ йорты. 72 сүрә 18 аятьтә: "Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны. Анда бидгать эшләр эшләнмәсен, динсезләр вә исерекләр кермәсен" , - диелә. Аллаһы Тәгалә дәһшәтле афәтләрен җибәреп, бәндәләрен Үзе...

Газетада "Мәчет манарасын ник давыл алган?" дигән язма басылган иде. Бу хакта үземнең белгәннәремне язарга булдым.

Мәчет - Аллаһ йорты. 72 сүрә 18 аятьтә: "Барча мәчетләр бары тик Аллаһка гыйбадәт кылу урыны. Анда бидгать эшләр эшләнмәсен, динсезләр вә исерекләр кермәсен" , - диелә. Аллаһы Тәгалә дәһшәтле афәтләрен җибәреп, бәндәләрен Үзе кушканнарны үтәргә кирәклеге турында кисәтеп, исебезгә төшереп тора. Тик без тиешле нәтиҗәләр ясап, Раббыбыз кушканча яшәргә ашыкмыйбыз. Бер дәһшәтле булган хәл турында язып үтәсем килә. Бу турыда "Мөселман гаиләсе календаре" 2007 ел 10 апрель битендә язганнар иде: "Берничә ел элек Һинд океаны төбендә җир тетрәү нәтиҗәсендә дистәләрчә метр биеклектәге дулкыннарның афәте йөзләрчә мең кешеләрнең гомерләрен өзде, миллионнарча кешеләрне яралады, йортсыз, мал-мөлкәтсез калдырды. Океан ярлары буенда ярым шәрә ял иткән меңнәрчә туристларны юк итте. Иң гаҗәбе шунда: үсемлекләргә, хайваннарга, мәчетләргә зыян килмәгән. Аллаһның үзенең йортларына зыян китермәве, анда гүзәл әхлакка ия булган имамнар, мөселманнар гына булгангадыр, дип уйлыйм.
Олы Мишә авылында булып узган хәлне, мәчет манарасы ауганның сәбәбен моннан торып кына әйтә алмыйбыз. Әмма мәкаләдәге "...төзүче эшләп җиткермәгән дә булырга мөмкин. Тиешенчә куелмаган, беркетелмәгән манараны давыл алмый хәле юк", - дигән сүзләр белән килешәсе килми. Мәчетне теләсә кем түгел, бәлки чын осталар эшли. Мин туган авылым Яңа Җөлбинең элекке һәм хәзерге мәчет манараларын, Кече Әтнә мәчете манарасын ничек эшләгәннәрен күргәнем бар. Алар бик оста һәм нык итеп эшләнгәннәр. Монда башка сәбәпләр булырга мөмкин. Күп мәчетләрне "Фәләнкем мәчете", дип йөртәләр. Бу дөрес түгел. Аллаһ белән уртак мал шикелле була. Шуның өчен "фәлән кем исемендәге мәчет" дип әйтергә кирәк. Бәлки, Олы Мишәдәге мәчетне дә салдырган кеше исеме белән йөртәләрдер. Динебезнең символы манара һәм ярым ай юк ителеп, давыл белән алып ташлангач, мәчет гади хуҗалык өе кебек булып калгандыр. Бәлки авылның дин әһелләре мәэзин, мулла, абыстайлар I-II төркемдәге гарипләрдер. Алар чыннан да гарип икән, намазның шартларын, рөкеннәрен (эчке фарызларын) дөрес итеп башкара алмыйлар. Андыйлар өчен зәгыйфь кешенең намазы билгеләнгән. Зәгыйфь кешенең имам булып торуы - мәкруһ. Андый имамга оеп намаз уку да - мәкруһ (аны кылган кеше гөнаһлы була). "Гыйбадәте исламия, 53 бит). Сау-сәламәт килеш группа сатып алып, яхшы гына пенсия алып яши икән, андый кешенең бернинди укыганнарын, кылган гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул кылмый. Ул исламнан чыгып хәрамгә баткан була. "Хәрамнәрдән сакланмаган кешеләр имансыз, динсез яки мөшрик, залим һәм кәфер булалар", - дип яза күренекле дин галиме Нурулла Мофлихун Арыслани. "Вәгазь - нәсыйхәт китабы", 39 бит. Аллаһ Тәгалә әйтә: "Ий, мөэминнәр! Без сезгә биргән пакъ, хәләл ризыклардан гына ашагыз һәм Аллаһыга шөкер итегез, әгәр Аңа гына гыйбадәт кылыр булсагыз". Үзен катгый хәрамнан тыя алмаган кешегә имам булу дөрес түгел. Шундый бозык имам бар икән, мөселманнар аңа түзеп тора икән, бөтен мәхәллә (авыл) халкы гөнаһлы була. Җыелыш җыеп аны алыштырырга кирәк", - дип яза баш казый Җәлил хәзрәт. "Имам һәм мәчет" китабы, 15 бит. 2016 елның 30 маенда Җәлил хәзрәт Әтнә мәчетенә дә килгән иде. Кече Әтнәдән дүрт кеше катнашты. Анда безнең мәэзин-имамнарыбыз турында да сүз барды.
"Яшәеш ник бу рәвешле халыкка каршы борылды? Катаклизмнар күбәйде. Кисәтү икәнлеге һәркемгә мәгълүм. Төзәлүне нидән башларга?" - дип борчылып яза мәкаләнең авторы. Минемчә, төзәлүне һәркем яхшы белә. Бу Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәү". "...Коръән хөкемнәрен үтәмәгән кешеләрдән Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, каты гәзаб белән үч алучыдыр", - диелә 5 сүрә 2 аятьтә. Төзәлүне хәрамнәргә катнашкан, Аллаһыдан курыкмыйча йөргәннәрдән башларга кирәк. Алар динне үстерүче түгел, бәлки үтерүчеләр. "Ислам - пакъ дин, шуңа күрә пакъ булыгыз. Пакъ булмаган кеше җәннәткә кермәс", - диелә хәдис-шәрифтә. "...Аллаһ тәүбәләрне кабул итүче рәхмәт иясе", - диелә 24 сүрә 2-10 аятьләрдә. Төзәлмиләр икән, бигайбә, Аллаһының каты җәзасын көтегез. Андый эшнең ахыры яхшылык белән бетмәячәк. Хәрам белән аралашканнар ул эшне халыктан яшерергә тырышалар. Халык барысын да күрә, белә, барометрдан да сизгеррәк. Коръән Кәримдә дә: "...Шик юктыр Аллаһ бөтенесен белеп тора. Ул барысыннан да хәбәрдар", - диелә 31 сүрә 34 аятьтә. Күңел сафлыгы, рухи байлыгы булмаган кеше - дин әһеле булалмый. Әйтик, мулла сайлаганда элек-­электән абруйлы, хөрмәтле, намуслы, гадел, пакълеккә омтылучан, сабыр холык­лы кешеләргә өстенлек биргәннәр. Мулланы шул урынны биләп торганы өчен түгел, бәлки чын мәгънәсендә кеше булганы өчен хөрмәт итәргә кирәк. Лаеклы кеше булмаса нинди генә акыллы, яхшы сүзләр сөйләмәсен, халык аннан көлә генә, ышанмый. Бу бушка вакыт уздыру гына. Ягъни аертылган сөттән май язарга азаплану кебек. Ә инде мулла халыкчан булса, ул вакытта мәхәлләдә дә тынычлык була. Андый авылларны Аллаһы Тәгалә төрле афәтләрдән үзе саклый дип әйтергә телим. "Диннең афәте - өч: бозык фәкыйһ, рәхимсез имам һәм надан мөҗтәһид( дин эшендә тырышлык күрсәтүче) - диелә хәдистә (1001 хәдис).
Кылган гөнаһлы эшләребез күп. Пәйгамбәребез (с.г.в) "Адәм баласының һәммәсе хаталаныр. Хата эшләүчеләрнең иң хәерлесе тәүбә-истигъфар кылучыдыр",- диде. Тәүбә -хатадан, гөнаһтан ваз кичү, кылынган гөнаһлар өчен Аллаһтан гафу сорау. Тәүбә кылу мөселманнарга фарыз кылынган. "Ий, иман китергән бәндәләрем, Аллаһка тәүбә итегез, чын ихлас белән", - диелә 66 сүрә 68 аятьтә. Тәүбә адәм баласын гөнаһлардан сафландыра. Аллаһка якынайта. Әмма тәүбәне соңга калдырырга ярамый. Үлем түшәгенә яткач тәүбә кабул ителми. "Яманнан тәүбәгә килеп, иман китереп, игелек кылганнарның яманлыкларын игелеккә алмаштырыр. Аллаһ ярлыкаучы, бик тә мәрхәмәтле", - 25 сүрә, 70 аять.
Йа, Раббым! Җәмгыятебезне ямьсезләп торган күренешләрдән котылу юлларын һәркайсыбызга табарга, Коръән кануннарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп кылсаң иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев