Әтнә таңы

Әтнәнең хоккей командалары уеннардан канәгать калдылар

Әфганчы райондашларны искә алу дәвам итә.

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Күшәр егете Зөлфәт Хәйруллин истәлегенә, 1998 елгы һәм яшьрәк яшүсмерләр арасында, IX хоккей турниры узды. Бәйгене оештыруга шәхси эшмәкәр Рәдиф Сәфәров, "Күшәр" хуҗалыгы, шулай ук әлеге хуҗалык җитәкчесе һәм батыр әфганчының энесе Рүзәл Хәйруллин, "Шахтер", "Ташчишмә", "Таң" хуҗалыклары, Казанның ЖКУ җитәкчесе һәм һәлак булган якташыбызның сыйныфташы Марат Рәхимҗанов зур өлеш керттеләр. "Күшәр" хуҗалыгы пешекчеләренә, "ИП Сафаров"ның "Шаурма" кибете пешекчеләренә, Күшәр мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт.

Уенчыларның да, караучыларның да фикере бердәй яңгырады. Шөкер боз яхшы: тигез, шома хоккей мәйданчыгында уйнарга ук күңелле. Монысы, беренче чиратта, Күңгәр авыл җирлеге җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов, хоккей белән "җенләнгән" Рәшит Хәбибуллинның тырышлыгы. Ә инде судьяларның гадел хөкем итүе яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә булышты. Башта 6 команда ике төркемдә көч сынашты. Беренчесеннән Бәрәскә, икенчесеннән Күәм командалары туры финалга уздылар. Әтнә һәм Яңа Шашы III-IV урын өчен уйнадылар. Биредә Яңа Шашы командасы өстен чыкты. Финалда исә, Бәрәскә командасы отты.

Реклама

Бәрәскәдән Ирек Исмәгыйлев - "Иң яхшы капкачы", Айнур Биктимеров - "Иң яхшы сакчы", Күәм командасыннан Фарук Холмуродов "Иң яхшы һөҗүмче" булып танылдылар. Аларның барысын да аерым номинацияләрдә билгеләделәр.

Бу сезонның соңгы хоккей турниры булгандыр. Шуңа күрә балаларның һәр мизгелне искә алып, "Шулай булса", "Болай итсәк" дип фаразлауларын аңларга да була. Ә шулай да уеннардан бар да канәгать калдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: хоккей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: