Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Укый бездә халык...”

Сүзем Олы Мәңгәр авылында хат ташучы булып эшләүче Фирая Абдуллина турында.

Олы Мәңгәрдә хат ташучы булып күптән түгел генә эшли башлады әле ул. Тумышы белән Арча районы Носы авылыннан булган Фирая апа моннан утыз ел элек Мәңгәр зыялылары, укытучылар Фатыйх абый белән Раушания апа гаиләсенә килен булып төшә. Күп еллар күмәк хуҗалык ашханәсендә пешекче булып эшләде. Казанга йөреп эшләп алырга да өлгерде. Быел авылда, почта бүлегендә, эш булганнан соң, шунда кайтып урнашты ."Хат ташучы хезмәте зур җаваплылык сорый. Әле ярый киңәш сорарга җитәкчебез Раушания Мөхәмәтҗанова булды. Эшемнең нечкәлекләренә ул өйрәтә, аны остазым дип саныйм", - ди Фирая апа. "Мәңгәрдә элек-электән укымышлы халык яши. Газета-журналларны күп яздыралар. Район газеты турында әйтеп тә тормыйм, йорт саен килә. Кеше арасында йөргәч, төрлесеннән төрле фикер ишетәсең. "Нәрсәгә язылыйм, акча әрәм итеп", диючеләр дә бар. Әмма башта шулай дигәннәре дә, кызыксынып китеп, язылып куя кайвакыт. Авылдашыбыз Илсур абый язмаларын көтеп алалар, Сүрия Мингатина мәкаләләрен дә яратып укыйлар. Бәхәсле темалар, тәнкыйть мәкаләләре белән кызыксыналар, үз фикерләрен дә белдерәләр. Хәзер кышка керәбез, авыл халкы эштән азрак арынып кала. Соң булса да, уң булсын дип, октябрь аеннан килә торган итеп язылган гаиләләр дә бар", - дип дәвам итә. Проб­лемалары да юк түгел, "Почта ящикларына игътибар итсеннәр иде, газета югалса, без җавап бирәбез бит", - ди. Тормыш иптәше Ленар абый белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Алсулары - укучыларның яраткан инглиз теле укытучысы, Алинәләре әлегә бәби үстерү белән мәшгуль, әнисенең төп ярдәмчесе булган Камилә 9 сыйныфта укый. Эш белән генә түгел, яраткан оныкларын үстерешергә дә өлгерә Фирая апа. Кызганычка каршы, тормыш иптәшен генә иртәрәк югалткан ул. Шуңа да бар куанычы: балалары, оныклары һәм яраткан эше. Шулай булгач эшләргә дә эшләргә инде. Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон, газета