Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар бадминтон уйнауда ярыша (фотоларда)

"Ашыт" спортзалында бадминтон уйнаучы бихисап күп укучы балаларга тап булдым. Нәрсә бу? Ярышка әзерлекме? Берәр кая барырга җыеналармы? Бу хакта балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшиннан сораштык.

- Спорт мәктәбе призына бәйге уздырырга булдык. Нәкъ менә шушы спорт төре буенча. Чөнки соңгы елларда бадминтон өлкәннәр дә, яшьләр арасында да үтә популяр спорт төренә әйләнеп бара. Кич белән килсәгез, күрерсез: монда зур җитәкчеләр дә, укучылар да, төрле оешмаларда эшләүчеләр дә була. Күбесе - бадминтон уйный, - ди ул.

- Ә бәйгегә килсәк, ул 3 яшь төркемендә - 1999-2001, 2002-2003, 2004 һәм яшьрәкләр, барысы 8 мәктәп командасы арасында уза. Монда шәхси беренчеләр дә, парлап уйнаучылар арасында да җиңүчеләр ачыкланачак. Бәйгенең судьясы Фаил Гәрәев:

- 2 тапкыр җиңелүче төшеп кала, шул принцип буенча уйныйбыз. Ә катнашучылар санына килсәк, биредә теләгән капдәр укучы катнаша ала - сан буенча чикләү юк, - дип таныштырды.

Кайбер команда тренерлары белән сөйләшеп алдык.

Дамир Галиәхмәтов:

- 16 бала алып килгән идем... Икесе төшеп калды әле, - дип уфтана.

Күәмнән Булат Зарипов:

- Команда чыгышыннан мин әлегә канәгать. Егетләр дә, кызлар да тырышалар, - ди.

Кабат Ирек Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

- Катнашучыларның күплеге сокландырды, 70тән артык укучы бала килде. Болай ук булыр дип уйламаган идек, - дип гаҗәпләнә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев