Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар Мәрҗанине өйрәнәләр

Кичә, 31 нче гыйнварда, Күәм урта мәктәбендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы җитәкчелегендә әдәби-тарихи кичә үткәрелде. Ул Ш.Мәрҗанинең 200 еллык юбилее уңаеннан, горурлыгыбыз булган якташыбызның тормыш юлы, дини, фәлсәфи, тарихи, мәдәни, педагогик эшчәнлеген колачлап, укучыларның эзләнү эшләренә нигезләнгән иде. 6-8 сыйныф укучылары әлеге кичәгә бик теләп...

Кичә, 31 нче гыйнварда, Күәм урта мәктәбендә, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы җитәкчелегендә әдәби-тарихи кичә үткәрелде. Ул Ш.Мәрҗанинең 200 еллык юбилее уңаеннан, горурлыгыбыз булган якташыбызның тормыш юлы, дини, фәлсәфи, тарихи, мәдәни, педагогик эшчәнлеген колачлап, укучыларның эзләнү эшләренә нигезләнгән иде.

6-8 сыйныф укучылары әлеге кичәгә бик теләп катнаштылар. Эзләнделәр, үзләренең чыгышларын әзерләделәр. Уйңайлыгын да билгеләп үттеләр, "Без чыгышлар ясадык, безнең белемнәребез артты, зур конференцияләр вакытында без барыбыз да чыгыш ясый алмыйбыз, ә монда безнең барыбызны да тыңладылар, без тарихи материаллар белән эшләргә өйрәндек", - дип, үз фикерләре белән уртаклаштылар мәктәп укучылары.

Кичә барышында олуг мәгрифәтчегә багышланган компьтер презентациясе ясап кулланылды, сыйныф җитәкчеләренә, укучыларга Ш.Мәрҗанигә багышланган, укытучы тарафыннан төзелгән, буклет таратылды.

Шунысын да әйтү кирәк, әлеге чара мәктәпнең еллык планына да кертелмәгән. Планнан тыш, укытучы, укучылар теләге белән оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев