Әтнә таңы

Әтнә укучылары үзләрен сынаячак

Уку елының өченче чиреге тәмамланып килә. Укучылар һәм укытучылар өчен хәлиткеч сынау көннәре җитә. Ә аларга хәтле әле укучылар үзләрен бер кат сынап алачаклар. Әтнә мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көннәр - 21 һәм 24 март. Бу көнне алар республика күләмендә узачак бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып караячаклар. Сынау имтиханнары...

Реклама

Уку елының өченче чиреге тәмамланып килә. Укучылар һәм укытучылар өчен хәлиткеч сынау көннәре җитә. Ә аларга хәтле әле укучылар үзләрен бер кат сынап алачаклар. Әтнә мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көннәр - 21 һәм 24 март. Бу көнне алар республика күләмендә узачак бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырып караячаклар. Сынау имтиханнары рус теле һәм математикадан булачак. Тугызынчы сыйныф укучылары өчен сынау көннәре исә - 25 мартта. Алар өчен математика фәненнән сынауны район мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырачак. Таләпләр елдан ел катыланганны истә тотып, бу сынауларга җитди карарга кирәк. Ирексездән, әле ярый безнең заманда мондый хәлләр булмады дип куанып куясың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: