Әтнә таңы

Укучыларыбыз иҗаты

Бакчамдагы пар чыршыга Саескан оя ясый. Мине якын итте, диеп, Куана күңел, ярсый. Җәйне көтәм, җиләкләрен, Таңда кошлар сайравын. Саескан бала үстерә, Әкрен басам атлавым. Күпләр киңәшләр бирделәр, Кисеп ат, дип чыршыны. Саесканнар кыркылдавы Бүлми минем йокыны. Ботакларда сикерәләр, Саескан балалары. Тиздән очып та китәрләр, Ныгыгач канатлары. Саесканнар кире кайтып...

Бакчамдагы пар чыршыга

Саескан оя ясый.

Мине якын итте, диеп,

Куана күңел, ярсый.

Җәйне көтәм, җиләкләрен,

Таңда кошлар сайравын.

Саескан бала үстерә,

Әкрен басам атлавым.

Күпләр киңәшләр бирделәр,

Кисеп ат, дип чыршыны.

Саесканнар кыркылдавы

Бүлми минем йокыны.

Ботакларда сикерәләр,

Саескан балалары.

Тиздән очып та китәрләр,

Ныгыгач канатлары.

Саесканнар кире кайтып

Сәлам биреп китәләр

Кошларның хәтере тирән

Кайчан язлар җитәрләр?

Кайтсын язгы иртәләр!

Мин яратам

Мин яратамын үземне,

Дөньяда булган өчен.

Әткәй-әнкәем сөярлек

Бер сабый булган өчен.

Үсә торгач нәселебездә

Бер тармак булган өчен.

Тармагына бер асыл кош,

Пар булып кунган өчен.

Мин яратамын үземне

Бер катлы булган өчен.

Тирә-якта беркемнән дә,

Аерылмый торган өчен.

Кыйты гадәтләрем булып,

Реклама

Төзәлеп торган өчен

Ялгышканда яннарымда

Дусларым булган өчен.

Мин яратамын үземне

Серләрем булган өчен

Серләремне дусларыма

Серләшә алган өчен.

Мин яратамын үземне-

Улларым булган өчен.

Картаясы(картаелган) көннәремдә

Таяныч булган өчен.

Мин яратамын дөньяны

Гүзәллек булган өчен.

Сабыр канатлары кагып,

Хыялда очкан өчен.

Хыялларым кайчагында

Тормышка ашкан өчен.

Йә, Ходаем!Ахыргача,

Сакла ярату көчен!

Зарланмый күтәрәмен

Еллар саен еллар баса

Зарланмый күтәрәмен.

Тигәнәкләре кадыйлар

Аркамны , күтәрмәнең.

Юк, ташламыйм,күтәрмәне

Ул миңа кирәк әле.

Исәп- хисап ясаганда,

Кадерле һәрбер мәле.

Инбашлары салынса да,

Җир тарта, дип акланам.

Чал чәчләрем бизи, диеп

Кайчагында мактанам.

Бизи мине җыерчыклар,

Маңгайдагы сырларның.

Моңнары гына арталар,

Без җырлаган җырларның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: