Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз иҗаты

Нәзер Корбан гаете алдыннан Бибинур карчыкка ел да бер төш керә башлады. Иртәнге чәй артында карты Галимулла әйтеп куя: -Миңа яңа күлмәк тегеп бирәм дигән идең. Имеш, чәйдән соң. Шуннан Бибинур күлмәккә тотынып, эшен төгәлли алмыйча изалана, я җебе бетә, я тукы- масы җитмичә кала. Әле йокылы-уяулы килеш тә байтак...

Нәзер

Корбан гаете алдыннан Бибинур карчыкка ел да бер төш керә башлады. Иртәнге чәй артында карты Галимулла әйтеп куя:

-Миңа яңа күлмәк тегеп бирәм дигән идең. Имеш, чәйдән соң.

Шуннан Бибинур күлмәккә тотынып, эшен төгәлли алмыйча изалана, я җебе бетә, я тукы-

масы җитмичә кала. Әле йокылы-уяулы килеш тә байтак кына саташып ята. Галимулласын елга аръягындагы каенлыкка илтеп урнаштырганга да байтак гомер узды бит инде, аңа күлмәк нигә кирәк булды икән инде? Йокыдан зиһене таралып торылды, ишек алдына сусыз комган тотып ике тапкыр чыгып керде, иртәнге намазының да рәте- чираты булмады. Намазлыкка басып гадәттәгечә болайрак башлап җибәргән иде, югыйсэ:

  • Бисмиллаһир-рахмәнир-рахим, Илаһи ният кылдым, ие, Илаһи ният кылдым, - диде дә, бутала башлады.Ул арада үзе белән бергә картайган ата мәчесе тышка сорап ишек тырмый башлады. Намазына кереп китә алмаячагына ышангач, сәлам биреп, намазын өзде. - Мур кыргыры,картаеп та акыл кермәсә кермәс икән, намазымны бүлдерәсең, - дип, мәчесен чыгарып җибәрде. Бер кавем уйланып торгач, үзе дә сизмичә якындагы урындыкка барып утырды да, ялгыз кешеләргә генә хас булган иксез-чиксез уйларына кереп чумды. Нигә гел бер төш керә икән? Болай инде Галимулласын догасыннан калдырмый, җае белән Коръәнен дә

укытып килә. Әллә инде Бибинурның күңелен тырнап торган, әлегә хәтле үти алмаган нәзерен искә төшерә микән?

Уйлары Бибинурны ераккарак алып китте. Галимулла белән бергә үстеләр. Егет белән

кыз булгач та бик озак сөйләшеп, сөешеп йөрделәр. Вакыты җиткәнне санап, Галимулла яучы җибәрде. Иркенрәк тормышта яшәгән Бибинурның әтисе тар тормышлы йортка кызын бирәсе килмичә кырт кисеп, яучы карчыкны кире борган:

  • Сыерчык оясына озатырга миндә артык кыз юк!

Галимулла бу сүзләргә бик гарьләнде. Бибинур урланса да каршы килмәячәген сизде-

реп караган иде дә, кая ул, Галимулла ишетергә дә теләмәде, эшне зурдан куптарырга уйлады. Бибинур белән сөйләшеп, көтәргә вәгъдәсен алды да, Перьм ягындагы Березники шахталарына эшкә китеп барды. Өч еллап вакыт узды, Бибинурны яшьтәге кызлар чутына кертеп сөйли башладылар. Дөрес, димләп килүчеләр дә булды. Капка турысыннан:

"Бибинур,Бибинур,

Кояш сиңа бирә нур.

Бибинур чибәр икән,

Бергә булырбыз микән, - дип җырлап үтүчеләр дә кими башлагач, әнисе дә әйткәләп карады:

  • Кызым, олыгаеп киләсең, әллә ризалашасыңмы?

Әмма Бибинурның сүзе бер булды:

  • Вәгъдәләшкән кешем бар!

Егет сүзендэ торды. Шахтадан алып кайткан мая, җыйнак кына йорт-кура төзергә дә, гөрләтеп кыз төшерергә дә җитте. Көнләшерлек итеп тормыш корып җибәрделәр. Инде тозланган кәбестәнең аракы эчмәгән кешегә нигә кирәк булуына аптыраган Галимулла якындагы мари авылына да барып кайтты. Ир бала булса - фәлән, кыз булса, төгән исем булыр дип хыялланган бәхетле мизгелләр чәлпәрәмә килде. Сугыш дигән афәт башланып, Галимуллага солдат каешы кидерделәр. Тиздән авылда калганнарның кайсысын урман эшенә, кайсысын окоп казырга җибәрә башладылар. Бибинур урман эшенә эләкте. Тамак ягы бик чамалы булды, кием-салым бик тиз тетелеп бетте, эш авыр - бөтенесе кул белән башкарыла. Беркөнне Бибинурны авыр хәлдә алып кайтып салдылар. Атна чамасы вакыт узып, әзрәк хәл кереп дөньяны аера башлагач, булачак нарасыен саклый алмаганын Бибинурга ипләп кенә аңлаттылар.

Урманчыларны кара кайгы баскан авыл каршы алды. Галимулла белән китүчеләрнең

күбесенең өенә печатьле кәгазь килгән иде. Югалткан нарасыен да, көн дә үлем белән очрашып йөргән Галимулласын да уйлап, бер намазында нәзер ниятләде:

  • Раббем, Галимуллам исән-сау кайтса, ризалыгың өчен олы малдан корбан чалыр идем!

Галимулла алты елдан соң гына кайтты, әмма бик ватылып кайткан иде. Бибинурга бик авырга туры килде, ирен дә аякка бастырырга тырышты, тормышны да берүзе җигелеп тартты. Ничек булса да, кырып-себереп нәзерен үтәргә исәпләп бозау алып үстерә башлады. Инде бозау күзгә күренә башлады дигәндә генә авыл халкын зар елатып, кемнең сарыгын, кемнең бозавын дәүләткә мәҗбүри җыя башладылар. "Кара исемлек"кә Бибинур да эләкте. Баштарак бозауны бирмәскә җай чыгып торса да, беркөнне авыл советына чакырттылар. Бибинур юл уңаеннан үзенең беркатлылыгы белән уйлап барды. Урман эшендә нарасыен югалтканын да, нәзер ниятләвен дә, имгәнеп булса да Галимулласының сугыштан әйләнеп кайтуын әйтеп бирсәм, бәлки бозауны алмаслар, дип, авыл советына барып керде. Көлтә эләрлек булып тәмәке төтене баскан бүлмәдә җай белән генә идәнгә карап нәзере турында сөйли башлаган иде, гөрселдәп өстәлгә төшкән йодрык тавышына сискәнеп китте. Йодрык хуҗасы -авыл советы председателе зәһәрләнеп ут чәчә башлады:

  • Син, фәләнмайть, партия, хөкүмәт, влач кушканын үтисе урынга монда Алла сүзе сөйләп торасың! Бар, я бозавыңны алып киләсең, я сухари кыстырып киләсең!

Юл буе Бибинур елап кайтты. Бу нинди партия, хөкүмәт, влач була инде, шундый авырлык белән алынган бердәнбер бозауны тартып алгач. Хәлне Галимулла бер карауда

аңлады, сүзсез генә бау кисәге китереп тоттырды.

Эй, бу язмыш дигәнең. Сугыш дигән дәхшәт нарасыйсыз да калдырды, шуннан тетелеп кайткан Галимулласы да озак яшәмәде, каенлыкка озатканга да күпме вакыт узган. Нәзер-

леккә дә ни тырышып караса да, җыештыра алмады, уйлаган нияте ел саен чигерелә барып онытыла башлады.

Бүгенге көн әллә ни эшләтте Бибинурны, киңәш-табыш итәрлек кешесе дә юк, ичмасам.

Уйлый торгач, хатын-кызның мәчеткә йөрүен хуплап бетермәсә дә, авылда яңа ачылган мәчеткә барып хәзрәттән киңәш сорарга булды. Имам-муллалар сакал-мыеклы, чалма-чапанлы булырга тиеш дип күзаллап йөргән Бибинур костюм-чалбардан йөргән хәзрәтне күреп шикләнебрәк сүз башлады:

  • Хәзрәт энем, - дип кыюсыз гына эндәшкән иде, һәр сүзен җөпләп торган имамга күңелендә ни җыелган, барын чыгарып салганын сизми дә калды. Хәзрәтнең киңәше дә һич уйламаганча булды:
  • Олы малны ниятләгән кешегә берүзенә дә, өлешләп җиде кеше берләшеп чалсалар да дөрес гамәл булыр. Үзеңә авырлык китереп корбан чалу шулай ук хупланмый. Әнә Галиәхмәтләргә кереп чык әле, олы малга җыеналар, бер кешеләре җитми.

Иртән уңган - кич уңгар, ди, Галиәхмәт урамда ук очрады. Бибинурның гозеренә бик

риза булып, аның күңелен тагын да үстереп җибәрде:

  • Әйдә, әйдә, - диде ул, - тик чалганда үзең ниятләп догасын башкарырсың.

Канатланып кына түгел, очынып кайтты Бибинур өенә. Ашыкмыйча гына хәстәрләнеп

башкарылмыйча калган намазына кереште:

  • Бисмилахир- рахмәнир-рахим. Илаһи ният кылдым…Тыныч күңеле белән, ашыкмыйча рәхәтләнеп үтәде намазын. Изге эше дэ, изге нияте дә башкарылып Раббесе хозурына барып ирешәчәгенә чын күңеленнән ышана иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев