Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз иҗаты

Телә һаман күнелне... ****************************** Хәтеремдә калган бер вакыйга: Тугыз яшем әле тулмаган... Ялан тәпи нарасыен кочып Показать полностью.. Әни бәгърем йөгерә урамнан. Дүрт яшендә сеңелем ул чагында Бик нык шешкән булган тамагы... Ярдәм сорап һәрбер машинадан Әни урам буйлап елады. Артыннан да өлгерерлек түгел Мин дә чабам куркып...аңламый... Котым очты...

Телә һаман күнелне...
******************************
Хәтеремдә калган бер вакыйга:
Тугыз яшем әле тулмаган...
Ялан тәпи нарасыен кочып

Әни бәгърем йөгерә урамнан.
Дүрт яшендә сеңелем ул чагында
Бик нык шешкән булган тамагы...
Ярдәм сорап һәрбер машинадан
Әни урам буйлап елады.
Артыннан да өлгерерлек түгел
Мин дә чабам куркып...аңламый...
Котым очты шулчак,әнисез дә...
Сеңлемсез дә ахры калам, дип.
Сулый алмый сеңлем,зәңгәрләнгән
Җилтерәтә әни куркудан.
Кызык карый җыелып авыл халкы
Тирә юне шундук җыелган
(Мин үзем дә әле бала гына
Ничек итеп ярдәм итәлам...)
Матавыклы көнне хәтерләтеп
Сүзләр калган әйтеп ташланган...
Бер әбиен шулай кызык карый,
Үзе дәшә минем әнигә
,,Кырык яшлегемне җиргә тыктым,
син җылыйсың тик дүрт яшьлегә,,
Әни бәгърем ни әйтергә белми,
Кысып кочты нәни баласын,
Без түгел лә...Аллаһ үзе белә
Кемне кайчан янга аласын!
Инде менә ничә еллар үткән
Әбекәй дә күптән юк инде.
Әниемә усал итеп әйткән
Шул сүз яши телеп күңелне.
Бала бит ул җанны ертып туа
Бала бик кадерле кемгә дә...
Кырыкта да авыр югалтуы
Авыр булыр иде дүрттә дә...
Сеңлем ике баласына - Әни,
Ул,дип яши Әнием бүген дә,
Нигә шулай тирән уела икән
Авыр сүзләр кеше күңленә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев