Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз иҗаты

Ак бабайның күнел дәфтәре. Рәхмәт сиңа, матур яшьлек өчен. Күз алдымда ап-ак күлмәгең. Сыгылмалы билең таң кадырды, Гашыйк булдым сиңа, түзмәдем. Исеңдәме, яңа яуган кардан Йөргән идек эзләр калдырып. Күктә янган йолдызларны санап, Җитәкләшеп таңнар аттырып. Исеңдәме, тәүге бала туды, Бәхет туды диеп куандың. Борчу баскан чакта күңелеңне, Балаларым, диеп...

Ак бабайның күнел дәфтәре.

Рәхмәт сиңа, матур яшьлек өчен.

Күз алдымда ап-ак күлмәгең.

Сыгылмалы билең таң кадырды,

Гашыйк булдым сиңа, түзмәдем.

Исеңдәме, яңа яуган кардан

Йөргән идек эзләр калдырып.

Күктә янган йолдызларны санап,

Җитәкләшеп таңнар аттырып.

Исеңдәме, тәүге бала туды,

Бәхет туды диеп куандың.

Борчу баскан чакта күңелеңне,

Балаларым, диеп юандың.

Исеңдәме, яңа нигез кордык,

Бергәләшеп ничек куандык.

Авыр чаклар да бит шактый булды,

Ул чакта да бергә юандык.

Исеңдәме, оныгыбыз туды.

Әби булдым диеп шатландың

Язын кабат сыерчыклар килгәч,

Килгәннәр бит, диеп куандың.

Тормышыңда яхшылыктан башка,

Начар гамәл кыла белмәдең.

Намазлыкка басып, салмак кына,

Бәхет, шатлык безгә теләдең.

Рәхмәт сиңа, Әбием, барсы өчен!

Мин яратып сине яшәдем.

Гомерләрем бер мизгелдәй узды

Яшәдем мин, яшьнәп яшәдем.

Язмышлардан узмыш юктыр инде.

Матур киттең, җылы хушлашып.

Тормышың җебе шунда өзелде,

Ә урамда салкын көз иде.

Төнлә сине йолдызлардан эзлим,

Айга карап Зөһрә кыз күзлим

Синнән башка бит миңа бик авыр.

Әйтче, Әбием, ничек мин түзим?

Елар идем- күз яшләрем кипкән.

Җырлар идем- җырым бит көйсез.

Бик бәхетле идек бергә чакта,

Ничек итеп яшәрмен мин синсез....???

Бик сагынам, Әбием, Әбием сагындым..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев