Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз иҗаты

Әй, Гали тел..! Әй, Гали тел! Синең белән, Күрмимен ниләр генә. Ягымлы сүз дуслар өсти Тәнкыйте хәтәр менә. Показать полностью.. Мин үзем дә масайганда, Һәрчак төбәп ук атам. Күңелсез, борчылганнарны, Иркә сүздән юатам. Сүзләремнән мәрҗән тезеп, Кызларга бүләк ясыйм. Яшәвеннән өмет өзгән, Җаннарга чыгам ясин. Шул Гали тел берәүләрне, Тәнкыйть...

Әй, Гали тел..!
Әй, Гали тел! Синең белән,
Күрмимен ниләр генә.
Ягымлы сүз дуслар өсти
Тәнкыйте хәтәр менә.

Мин үзем дә масайганда,
Һәрчак төбәп ук атам.
Күңелсез, борчылганнарны,
Иркә сүздән юатам.
Сүзләремнән мәрҗән тезеп,
Кызларга бүләк ясыйм.
Яшәвеннән өмет өзгән,
Җаннарга чыгам ясин.
Шул Гали тел берәүләрне,
Тәнкыйть утына ата.
Шул ук сүзләр кемнәргәдер,
Баллы-май булып ята.
Кемгә ошый, ә кемгә юк,
Әле газиз тел эшли.
Кирәк икән назлый, сөя,
Битараф җанны тешли.
Кешегә дә бик якын син,
Уйлап сөйләсәң әгәр,
Телең белән син алтын да,
Артык сөйләү дә хәтәр!
Кирәк чакта тыела бел!
Ходай да шулай кушкан.
Туры ярып әйттем диеп,
Дошман ясама дустан!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев