Укучылар арасында социологик сораштыру үткәрелде
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында берничә чара планлаштырылган,аларның күбесе студентлар һәм яшьләр белән үткәрелгән.
Мәгълүмати сәгатьләр, квестлар, викториналар, конкурслар һәм башка эш формалары аеруча популяр.
Агымдагы елның 8 декабрендә «Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы"ның бухгалтер белгечлеге буенча 1 курс студентлары арасында социологик сораштыру (анкеталау) үткәрелде. “Укучыларның коррупция күренешләренә мөнәсәбәте” дигән темага үткәрелгән сораштыруда 28 студент катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев