Әтнә таңы

Олы Әтнә мәктәбе рекорды

Атна башында

 Олы Әтнә урта мәктәбендә кулланган батарейлар һәм макулатура җыю чаралары узган.

Сер түгел, аларда укучы балалар бик теләп катнашалар. Мәктәп директоры урынбасары Динә Галиуллинадан шул хакта сораштык.

Реклама

– Балалар көче белән 42 килограмм кулланган батарейлар һәм 9 тонна макулатура җыелды, – дип куана ул.
Сыйныфлар буенча да, шәхси укучылар нәтиҗәсенә карап та йомгак ясаганнар һәм бүләкләгәннәр. Шунысы кызык, Эльвина Галиева берүзе 325 батарей алып килгән. Ә 4 сыйныфта укучы Алинә Камалова 715 килограмм макулатура тапшырган. Сүз уңаеннан, әйтик, узган елны да ул 600 килограммнан артык макулатура җыеп тапшырган булган.
Укучы балаларның соклангыч нәтиҗәләре дип бәяләргә кирәк боларны.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: