УКУЧЫЛАР ГЫНА ДИМӘССЕҢ...
Олы Әтнә урта мәктәбендә экологик конференция узды. Аның эшендә ТР урман хуҗалыгы министрлыгының "Ашыт" заказнигы инспекторлары Ләйсән Әхмәтова белән Рәшит Әхмәтҗанов та катнаштылар.
Алтынчы ел рәттән уздырылып килгән әлеге конференция эшендә районыбызның Иске Өҗем мәктәбеннән тыш, калган 12 мәктәпнең экология белән кызыксынган, табигатькә гашыйк һәм аңа ярдәм кулы сузарга теләгән укучы һәм укытучы катнашты. Катнашырга була, әлбәттә, тик болар һәркайсы нинди дә булса бер өлкәне, үзләрен борчыган бер теманы алып, аның өстендә эшләп, экспериментлар үткәреп, һәрбер кара нәрсәнең шакшы, һәм киресенчә, һәрбер ялтыраганның яхшы түгеллеген раслаучылар. Һәм елдан-ел остаралар. 2007 елда узганын да хәтерлим әле, тәүгесе булса да, укучылар чыгышына сокланган идем, ә алар аерым тема буенча чыгыш әзерләгәннәр, карап укыйлар; ә бүгенгеләрнең теле-телгә йокмый, кулда күрсәткеч таяк, рәсемнәргә күрсәтә-күрсәтә нинди экспериментлар үткәргәнлекләрен сөйлиләр, кайсы зыянлы һәм аны ничек яхшыртып була, тәкъдимнәрен саныйлар, күз алдында экспериментын да ясап күрсәтәләр, исең китәрлек, укучылар гына димәссең. Бу һич арттырусыз. Әнә Олы Әтнә мәктәбенең IX "А" сыйныфы укучысы Алинә Апайчева сөйли, темасы - "Сөтнең сыйфатларын билгеләү" (укытучысы Әлфия Закирова). Тикшерергә 4 төрле сөт алынган: "Мой милок" (ВАМИН), шәхси хуҗалыктагы кәҗә сөте, "Тукай" хуҗалыгы сөте һәм шәхси хуҗалыктагы сыер сөте. 6 төрле эксперимент үткәргәннән соңгы нәтиҗә: "Әтнә районында экологик яктан чиста сөт кенә кулланалар, майлылык дәрәҗәсе генә төрле - "Мой милок" - 3,2%, кәҗә сөте - 5,5%, сыер сөте - 4,6%, "Тукай"ныкы - 4%". Шул рәвешле 12 мәктәптән килгән укучы да үз эше белән таныштырды. Нинди генә темалар сайламаганнар балалар: "Олы Мәңгәр авылы җир асты суларына экологик мониторинг" (М.Мусина), "Изучение влияния населенных пунктов на экологическое состояние ГПКЗ "Ашыт" (Р.Сабиров, И.Шагалиев), "Чипсы - вред или польза?" (А.Латыйпова), "Кесә телефонының сәламәтлеккә зарары" (А.Ибраһимова), "Экологическое состояние реки Семит" (З.Якупова), "Өй шартларында балның сыйфатын ачыклау" (Р.Миннебаев) - ...
...нәкъ менә Комыргуҗа мәктәбе укучысы Ранил күз алдыбызда балның сыйфатын ничек тикшереп карап буласын күрсәтте дә, үзе ясый, үзе сөйли: "Тәнгә сөртеп карап та була, чын бал тәнгә сеңеп бетә, ә кушылганының кисәкчекләре кала, чынын тәлинкәгә агызсаң, тау булып өелеп менә, ә кушылганы таралып китә", тәҗрибә ясаганда "Уксусны күп итеп салабыз, уксус күп", дип көлдереп тә ала. Инспекторлар да авыз ачып тыңладылар, сораулар җитәрлек булды.
Үз эшен яхшы белгән каушыймыни, укучыларыбыз да каушамыйлар, гаҗәпләндерәләр, сокландыралар. Рәшит Зиннур улы да килешә: "Елдан-ел остаралар, эзләнәләр, фәнгә нигезләнеп нәтиҗә чыгаралар, молодцы!" - ди. Җиңүчеләр дә билгеләнде. I урында - Комыргуҗа мәктәбе укучысы Р.Миннебаев, II урында - Күңгәр мәктәбе укучылары Р.Сабиров белән И. Шагалиев, III урында - Күәмнән А.Ибраһимова, Олы Мәңгәрдән З.Якупова, Бәрәзәдән К.Гыйлаҗева; катнашучы дипломына Олы Әтнәдән А.Апайчева лаек булды. Инспекторлар җиңүчеләргә мактый-мактый истәлек бүләкләре тапшырдылар, ә без горурланып карап тордык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 май 2022 - 14:21Әллә кими, әллә арта Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 100 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән300
-
28 май 2022 - 12:23Көннәре билгеле Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйларның көне билгеле булды.2900
-
28 май 2022 - 10:11Кабат декада уза Игътибар, райондашлар! «Әтнә таңы» кабат матбугатка язылу ункөнлеге уздыра.2200
-
28 май 2022 - 08:00Исән калыйм дисәң, каеш так! 25-31 май көннәрендә республикада “Куркынычсызлык каешы” исемле оператив-профилактик чара уза.6400
-
27 май 2022 - 16:07Җәйге чорга керәбез Гадәттә, әлеге чорны янгыннар күп була торган вакытка саныйлар. Кызганычка каршы, статистика мәгълүматлары шуны раслый.10900
-
27 май 2022 - 15:07Шөпшәләр һәм төклетуралар бал ясыймы? Шөпшәләр, төклетуралар һәм бал кортлары охшаш тормыш рәвеше алып бара һәм барысы да элпәканатлылар отрядына керә.9700
-
27 май 2022 - 14:21“Ашау-эчү әйбәт, режим, спорт...” Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат, традиция буенча, армия хезмәтенә китәсе егетләрне Кишет авылына – якташыбыз, Советлар Союзы герое Гани Сафиуллин музеена җыйды.13300
-
27 май 2022 - 13:15Хәбәрнамә алдыгызмы әле? Яңалык арты, яңалык. Кайда, нәрсә, ни өчен? Аңлап кына өлгер, валлаһи. Соңгы елларда пенсия фонды белән бәйле төрле үзгәрешләр, яңалыклар, кертемнәр, түләүләр турында ишетеп, укып торабыз.9500
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9400
-
27 май 2022 - 11:50АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое масштабное пожарно-тактическое учение на НПС АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактическое учение по тушению условного возгорания в резервуарном парке нефтеперекачивающей станции (НПС) «Калейкино» Ромашкинского районного нефтепроводного управления. Мероприятие проводилось совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России.6000
-
27 май 2022 - 11:22Бердәнбер тыл ветеранына бүләк тапшырдылар Район ветераннар советы тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне Кышлау авылындагы бердәнбер тыл ветераны Бәхрәм абый Абдуллинга һәм авыл җирлегенең ветераннар советы җитәкчесе Венера апа Җиһаншинага тапшырып кайттык.18300
-
27 май 2022 - 10:14Файдалы мастер-класс узды Әтнә районының сәнгать мәктәбе укытучылары өчен мастер-класс узды.12701
-
27 май 2022 - 09:15Казанда яшәүчедән мошенниклар 840 мең сумнан артык акча урлаган Казанда чираттагы телефон мошенниклыгы очрагы теркәлгән. Бу юлы җинаятьчеләрнең тозагына шәһәрдә яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз эләккән.9900
-
26 май 2022 - 16:35Булачак солдатлар
-
26 май 2022 - 09:25БТИ
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
27 май 2022 - 11:52Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл туризмын үстерү буенча 2023 елга «Агротуризм» проектларын сайлап алу башлану турында игълан итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының “Авыл туризмын үстерү” проекты кысаларында 2023 елга авыл туризмын үстерү буенча проектларны башлангыч сайлап алу максатларында заявкалар һәм документлар кабул итү башлану турында игълан итә.9400
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.34400
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатларБу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37700
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.96600
-
26 май 2022 - 17:00Булачак солдатлар Бу көннәрдә мәктәпләрнең югары сыйныфларында һәм Тукай исемендәге Әтнә техникумында укучы егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге уза.37700
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбыз Бүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.34204
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика