Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучы апа – “Әтнә таңы”

Хөрмәтле районыбыз укытучылары. Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, бәхетле гаилә тормышы, тыңлаучан, "5"кә генә укучы балалар, авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез. Әбиләр чуагы: Көн кичкә авыша. Әкияти муллыктан Күзләрең камаша. Төсләрне карага, Сарыга һәм акка Аерырга өйрәтә Укытучы апа. Дөреслек, яхшылык Аның һәр...

Хөрмәтле районыбыз укытучылары. Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, бәхетле гаилә тормышы, тыңлаучан, "5"кә генә укучы балалар, авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез.

Әбиләр чуагы:

Көн кичкә авыша.

Әкияти муллыктан

Күзләрең камаша.

Төсләрне карага,

Сарыга һәм акка

Аерырга өйрәтә

Укытучы апа.

Дөреслек, яхшылык

Аның һәр сүзендә.

Акрынлап ачыла

Күңелнең күзе дә.

И, авыр хезмәтең,

Чигәләр чалара.

Тормыш та мең төсле,

Матуры кайларда?!

Дөреслек, хак юлны

Ничек соң табарга?!

Төсләрне аеру

Авыр ул, ай-һай ла!

Өйрәтә ул апа-

Күп нәрсә күрергә,

Кешене кешедән

Аера белергә-

Укытучы апа!

Надия ВӘЛИЕВА,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев