Укытучы буласың киләме?

Мин Күңгәр мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйм. 8 дә генә булсам да, мин инде 3 тапкыр укытучы булган кеше. Юк,мин мактанмый, мин горурланып сезгә, 14 яшемдә үземне укытучы ролендә сынап карарга өлгердем дип әйтүем . Юк,мин генә түгел, ә ярты мәктәп укучылары укытучы булдылар. Без бернинди дә педкөллияткә дә бармадык....
Мин Күңгәр мәктәбенең 8 нче сыйныфында укыйм. 8 дә генә булсам да, мин инде 3 тапкыр укытучы булган кеше. Юк,мин мактанмый, мин горурланып сезгә, 14 яшемдә үземне укытучы ролендә сынап карарга өлгердем дип әйтүем . Юк,мин генә түгел, ә ярты мәктәп укучылары укытучы булдылар. Без бернинди дә педкөллияткә дә бармадык. Без үзебезнең яраткан мәктәбебездә генә калдык. Ә укытучылары кая киткән икән дисезме? Юк, укытучыларыбызда бер кая китмәде. Укучыларның укытучыларга әверерлүләрен хәзер бәйнә-бәйнә сөйләп бирәм. Күптән түгел , укытучылар көне булып узды. Без укытучыларыбызга видеоролик әзерләдек.Аннан без үзебезне укытучы профессиясендә дә сынап карага булдык. Укытучыларыбызны авыр , җаваплы эшләренннән бераз арындырып торырга кирәк дигән карарга килдек. Белсәгез иде, ничек беренче тәнәфес вакытында укучыларның җәдвал(расписание) янында өелешеп торганнарын. Өелешеп, чөнки анда бигрәкләр дә күп иде алар,хәтта алар кырыеннан үтеп китеп тә булмый иде. Килгән кеше, баскычтан урап китте аларны. Анда,әлбәттә : -Мин математика укытам! - Мин Рафиль абый дәресен алам. - Ә мин 4 нче классларны укытачакмын! Син ни укытасың?- дияләр иделәр дә, Гөлназ апага туп-туры чабалар иде. Югыйсә, иртәгеге көнгә генә укыталар ич. Ахры,бу көн укытучылар күңелендә генә түгел, ә укучыларда да калгандыр. Үзеннән кечкенә булган балага,ул белмәгән темаларны аңлатырга, кырыс булмаска кирәк бит әле. Ә моның өстендә күпме җаваплылык тора! Ә-әйе, укытучы һөнәре бик авыр шул ул, ләкин шул ук вакытта гадәти булмаган, белем дөньясына илтүче һөнәр. Шулай да бик ерак китмим әле. Сүзем бит "укучыларның укытучыларга әверелүе" иде. Хәтта дәрес укытыр өчен чират-чират тордылар укучыларыбыз. Таркалашулар булмады ансы. Ләкин кемнең укытасы килде, барсының да күңеле булгандыр,минемчә. Миңа килгәндә, 5 нче һәм 6 нче сыйныфларга мин татар теле белән җәмгыять белеме укыттым. Беләсезме, мин алар белән ачык итеп сөйләшеп, турыдан-туры сөйли -сөйли аңлаттым. Аңладылар бит мине. Үземчә тиешле билгеләр дә куйдым. Мин татар телендә яздыртып алган идем. Миннән:"Рәзилә апа, минекен беренче тикшерегез әле? Әнә өстә ул."-дип матур күзләре белән ялварып сорадылар. Кая инде аларга кире әйтеп булсын ди. Икенче класска өй эшенә сочинение язарга кушканнар инде. Аларның фантазияләренә исем- акылым китте. Миндә булмаган әйбер боларда булгач,бераз көнләшеп тә куйдым шунда. Шул ук вакытта куандым да. Мәктәптә андый балалар булгач,горурландым. Миңа укытучы һөнәре авыр дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Мин моңа бер дә шикләнмиячәкмен. Укытучылар көне булып узса да, мин кабат районыбыз укытучыларын тагын бер кат Укытучылар көне белән котлап узасым килә. Сездә булган тырышлык, сабырлык, төпле фикерләр, юату һәм әлбәттә юмор хисе бары бер генә һөнәргә- ул укытучы һөнәренә генә туры киләдер,минемчә. Сезгә кабат теләкләрнең иң-иңнәрен генә теләп калам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 19:13Кер юу машинасына ни өчен аш серкәсе салалар? Кайбер оста хуҗабикәләр кер юа торган машинага аш серкәсе сала. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.8500
-
20 апрель 2021 - 17:05Сәхәр ашамыйча гына уразага керергә ярыймы? Узган ел Рамазан аенда бирелгән бер сорауны тәкъдим итәргә телибез.6900
-
20 апрель 2021 - 16:08Укытучының хезмэте дәрестән башлана Бүген Күәм урта мәктәбе базасында яшь укытучылар өчен "Укытучының хезмэте дәрестән башлана” темасына фәнни-практик семинар уздырылды.10300
-
20 апрель 2021 - 15:15Рөстәм Миңнеханов: Донорлар көне – кеше гомерен бушлай саклаучылар бәйрәме 20 апрельдә Россиядә мөһим социаль бәйрәмнәрнең берсе – Илкүләм донорлар көне билгеләп үтелә.4800
-
20 апрель 2021 - 14:12Татарстанда узган тәүлектә тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган Пандемия башланганнан алып республикада 20 098 кеше коронавирус йоктырган, 17 021 кеше терелгән.4800
-
20 апрель 2021 - 13:15Бөек Җиңүнең 76 еллыгына Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына акчалата түләү каралган Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан акчалар түләүгә кереште.6800
-
20 апрель 2021 - 12:03Ачык ишекләр көне узды 17 апрель көнне Г. Тукай исемендәге техникумда ачык ишекләр көне булып узды.11400
-
20 апрель 2021 - 10:10Олы Мәңгәр мәктәбендә "Умырзая чәчәге көне" узды Олы Мәңгәр мәктәбендә гадәти булмаган бәйрәм -"Умырзая чәчәге көне" уздырылды.7400
-
19 апрель 2021 - 19:05Күңгәр мәдәният йортында спектакль куйдылар Күңгәр мәдәният йортында "Фәрештә" спектаклен сәхнәгә куйдылар.14401
-
7 апрель 2021 - 08:56Аккошлар кайтты
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
13 апрель 2021 - 08:00Татарстанның авыл халкы 10 млн сумлык бушлай үсентеләр һәм орлыклар алачак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән авыл халкын яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү программасына 10 млн сум акча бүлеп бирү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан карар кабул ителде.18700
-
12 апрель 2021 - 15:33Әтнә районы хуҗалыклары яхшы әзерлек күрсәттеләр Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә керештеләр.22400
-
18 апрель 2021 - 16:40Каен суының нинди зыяны бар? Табиб әйтүенчә, яңа җыелган каен суын саклап булмый диярлек, чөнки ул хәтта суыткычта сакласа да, икенче көнгә үк әчергә мөмкин.21500
-
18 апрель 2021 - 13:15Әтнә театрында Күңгәр мәктәбе укучылары кунакта Г. Тукай исемендәге Әтнә татар драма театрыны "Беренче мәхәббәт" спектаклен карарга Күңгәр мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары килгән иде.18000
-
19 апрель 2021 - 11:15Ковидтан прививка ясатучылар өчен экспресс-тест уйлап тапканнар Тикшеренү узу өчен бер тамчы кан җитә.17900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика