Укытучылар БДИ бирә - "Әтнә таңы"
«Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары да үз предметлары буенча БДИ бирәчәкләр", - дип белдерде республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Кайбер районнарда ул уздырылды инде, димәк бу өлкәдә тәҗрибә бар. "Әгәр дә укытучы үзе 40-50 балл булса да җыя алмаса, укучыны ничек әзерли икән?" - ди ул. Министр сүзләренчә,...
«Быел база мәктәпләренең барлык укытучылары да үз предметлары буенча БДИ бирәчәкләр", - дип белдерде республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Кайбер районнарда ул уздырылды инде, димәк бу өлкәдә тәҗрибә бар. "Әгәр дә укытучы үзе 40-50 балл булса да җыя алмаса, укучыны ничек әзерли икән?" - ди ул. Министр сүзләренчә, Татарстанда 550 база мәктәбе бар, аларда Татарстан укучыларының 85-90 проценты белем ала.
"База мәктәпләре һәр районда булырга тиеш. Алар белем бирү үзәкләре, һәрберсендә 80-100 бала укый, параллель сыйныфлар, җитди матди-техник базалары бар, ә иң мөһиме - сыйфатлы белем бирүне гарантияләүче укытучылары булырга тиеш", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев