Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укытучылар, яңа уку елы белән

Кадерле укытучым! Туган якның ал таңнары сезгә Бүләк иткән күңел аклыгын. Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән Челтерәп аккан чишмә сафлыгын. Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез Тормыштагы һәрбер мизгелгә. Күпме изге гамәл энҗе булып Гомер юлыгызга сибелгән. Рух ныклыгына таянасыз, Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез. Чор сулышын ачык тоемлаучы Зыялы һәм затлы...

Кадерле укытучым!
Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.
Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә.
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.
Рух ныклыгына таянасыз,
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.

tatarsms.ru, tazbash.ru, beztatarlar.ucoz.ru, www.igelek.ru. сайтлары файдаланылды

* * *


Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.

Безнең өчен борчылдыгыз һәрчак,
Зур тырышлык куеп йөрдегез.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Чиста намус белән кердегез.

Кемнәр үлчәр сезнең хәзинәдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк бирсен Ходай саулыгын.

Сезгә юлдаш булып кала бирә
Зур ихтыяр көче, сабырлык
Рухыгызның җылы нурын сибә,
Яшь буынны җылыта алырлык.

* * *


Белем көне белән сине,
Беренче укытучым!
Сабый чактан ниятләрне
Туры юлга салучым.
Бу җиһанның матурлыгын
Күрергә өйрәттең син.
Беренче дәресегезне
Бүген дә хәтерлим мин.
Белем орлыгы салдыгыз
Һәрбер нәни күңелгә!
Шул күңелдән инде бүген
Изге теләк түгелә.
Саулык юлдаш булсын сезгә,
Сабыр булып калыгыз!
Бүгенгедәй яшь булыгыз-
Иң-иң гүзәл чагыгыз.

* * *

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев