Әтнә таңы

Ул кояшның җылысы әле дә бар...- "Әтнә таңы"

Укытучым, диплом җитәкчем, киңәшчем филология фәннәре кандидаты, журналист, фәлсәфәче, сәясәтче Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаевның бүген, 10 гыйнварда туган көне. Исән булса, аңа 62 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, алыштыргысыз шәхес арабыздан бик иртә китте. Киттеме икән...миңа калса, юктыр, ул кояш булып безне күзәтәдер. "Кешеләр өчен кечкенә генә булса да кояш...

Укытучым, диплом җитәкчем, киңәшчем филология фәннәре кандидаты, журналист, фәлсәфәче, сәясәтче Тәлгат Хаҗиәхмәт улы Миңлебаевның бүген, 10 гыйнварда туган көне. Исән булса, аңа 62 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, алыштыргысыз шәхес арабыздан бик иртә китте. Киттеме икән...миңа калса, юктыр, ул кояш булып безне күзәтәдер. "Кешеләр өчен кечкенә генә булса да кояш булсам, мин бик бәхетле булыр идем", дип язган бит ул үзенең көндәлекләрендә. Ә кояш кечкенә була алмый"... Матбугат кыл өстендә торган хәзерге вакытта Тәлгат абыйның белемнәре, фикер-тәкъдимнәре, киңәшләре, өйрәтүләре, акыллы сүзләре җитми. Һәм безне олылап ихлас дәшүе, үсендерә, үзеңә ышандыра белүе сагындыра. Бик сагындыра... Остазым туган Әлмәт районының Кичүчат авылы мәктәбенең бер почмагында Тәлгат абый Миңлебаевның музее бар. Ул бүлмәгә Тәлгат абыйның җылысы күчкән- монысы музей хезмәткәрләренең тырышлыгы. Рәхмәт аларга. Мин, Тәлгат абыйның укучысы, укытучым белән танышканга 33 ел узгач, 27 ел журналист булып эшләп, "Бәллүр каләм"гә ия булганнан соң, аяк бастым ул музейга. Укытучыбызның өметләрен, безгә булган ышанычын аклаганнан соң, дип тә өстисем килә. Бер мин генә түгел, 1987 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаучылар, "Бәллүр каләм"леләр күбәү... һәм без аның укучылары әлеге һөнәргә тугры калдык.Тәлгат Хаҗиәхмәт улының матбугатка шул дәрәҗәдә бирелгәнлеге, аны үз тормышыннан, хәтта сәламәтлегеннән өстен куюы, күрәсең, безгә дә күчкән. Ул аны укучыларына күчерә белгән... Хатирәләр....куркыта да, уйлата да, елата да. Музей бүлмәсенең өстәлендәге фотоальбом күңелне актара, менә бит ул безнең студент еллары. Тәлгат абый үз группасы, 1021 группа студентлары белән. Аның янәшәсендә без, 1022 группаныкылар булмасак та, альбомда безнең фотолар да бар. 1982 елда укырга кергән, ә Тәлгат абый М.В. Ломоносов исемендәге Ленин орденлы Мәскәү дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлап, гыйльми дәрәҗә алып, үзе укыган Казан университетының журналистика бүлегенә эшкә кайткан чак. Без, ике группага бүленгән студентлар, барыбыз 50 кеше укытучыларны кызыксынып күзәтәбез, йотлыгып тыңлыйбыз. Ә алар үз эшләренең осталары. Флорид Әгъзамов җитәкләгән ул чордагы коллектив бик абруйлы. Журналистларның да дәрәҗәсе бар чак. "Безне Мәскәүдән кайткан яшь белгеч укыта икән, яңача укытасы, диләр.."- яшен тизлеге белән таралган бу сүзләр ул вакыттагы студентларны азрак куркытты да. Яңалык яңа яуган кар кебек, күреп, өйрәнеп калсаң гомереңә җитә, юк икән юк. Ә без өйрәнергә тырыштык. Аңлап бетерә алмаган вакытларыбыз да аз булмады, мәктәпне тәмамлап килгән авыл балаларына күп нәрсәләр аңлашылмагандыр да. Татар мәктәбендә укыган укучыларның тел байлыгы да шул чама гына. Ә беләсе килү теләге бик көчле. Торып басып сорарга оялдыра, сөйләргә куркыта. Шул рәвешле башкалардан читтәрәк тә калдык кебек, күп укытучылар безне күрмәде дә. Алдагы еллардагы кебек татарлардан торган группада гына уку да читләп үтте. Мең иләк аша иләнә торгач, без, татар бүлегендә укучылар, өч бөртек калдык, соңрак икәү. Семинар дәресләр барысы да рус телендә уза. "Проблемалы ситуацияләрне программалы хәл итү", "Журналист хезмәте этикасы" кебек күптөрле курслар алып баручы мөгаллим Тәлгат Хаҗиәхмәт улы безнең хәлне тиз аңлады. Ул безне, ай-ваебызга карамыйча, җайлап кына үз көчебезгә ышанырга өйрәтте. Аның эчкерсез, җылы бөркелгән күзләре, ягымлы карашы, безнең белән кимсетмичә үз дәрәҗәсендә аралаша белүе үзенекен итте. Без ул чакта ук аның йөрәк җылысын, укытучыбызның безгә һәрчак терәк була алуын да сизгәнбез. Арада еллар ятса да, иртәрәк китсә дә, без аннан көч алганбыз. Проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә еш алынуым белән мин гомер буена Флорид абый белән Тәлгат абыйга рәхмәтле булып яшәдем. ...Гомер онытасым юк. Диплом язар өчен җитәкчеләр билгеләнә, студентлар сайлана. Ә мин җитәкчесез калдым. Начар да укымыйм, югыйсә. "Тормыш үзе иҗат..." дип исемләнгән курс эшләрен дипломга алып барасым килә. Үз язмаларым белән эшлим. Басып торам шулай эшләремне күтәреп, шунда Тәлгат абый игътибар итте, үзе дә безнең кебек яшь чагы, ничек күңел халәтен шулай тиз аңлый алды икән, дип әле дә гаҗәпләнәм. - Батталова, сез ник күңелсез? - Миңа җитәкче калмады, мине алучы юк...- дим, карашымны аска төбәп, күземне күтәреп Тәлгат абыйның күзләренә карасам, елап җибәрермен кебек. - Темагыз нинди? - Журналист тикшерүендә "Тормыш - үзе иҗат...", үз материалларым белән эшлим, раслыйсым килә, беренче курстан бирле язам...үзгәртергә кушалар, ә минем үзгәртәсем килми. - Бик яхшы, яңалык бит бу, иҗади дипломга барасыз димәк, кая язмаларыгызны бирегез, карап чыгыйм... Алып китте Тәлгат абый бөтен эшләремне, ә мин куркып басып калдым, бездән аз гына олырак фән эшлеклесенең җавабын көтәм. Ә ул икенче көнне килде дә, аның йөзе һәрчак елмая иде: "Миңа язмаларыгыз бик ошады, каршы булмасагыз, җитәкчегез үзем булам...",- дип миңа эшләремне сузды. Мин сүзсез калдым. Көч хәл белән: "Мин сезнеңчә яза белерменме икән, сез бит башкалар кебек түгел",- дип әйтеп җибәрдем. Тәлгат абый азрак карап торды да: "Сез дә! Бар да яхшы булыр. Сездән әйбәт журналист чыгачак...", - дип, бөтен дөньямны үзгәртеп китеп барды. Байтак тир түгәргә туры килде, тик туктамадым, мине укытучымның ышанычы "җитәкләп" йөртте. Иҗади дипломны "5"легә, җитәкчесез генә якладым. Ул чакта, 1987 елда, Тәлгат абый Татарстан партия өлкә комитетының идеология бүлегендә инструктор булып эшли иде. Әйткәч, ничек сөенгәнен күрсәгез. Ул укучыларының уңышы өчен ихлас сөенә белә иде. Кеше белән ничек аралашырга кирәклеген дә мин укытучымнан өйрәндем. Аның кешеләргә тирән хөрмәт белән каравына әле дә сокланам. Ә бит ул чакта без аның турында бик аз белгәнбез. "Мин беләм, әгәр дә бу юлы түзсәм, язын янә алмагачлар чәчәк атачак. Казанга килүемә дә 5 ел вакыт үтте. Көн салкын, баш төрле хыяллар, идеаллар, планнар белән тулы иде. Тулай торактан урын бирмәгәч,эшкә урнашу белән кыенлыклар килеп тугач кына әкренләп "айный"башладым", - дип яза 1987 елда группа кураторы, факультетның стена газетасы редакторы, фәнни түгәрәк җитәкчесе, Татарстан өлкә комитетының штаттан тыш рецензенты. Гади бер авыл малае боларның барына да үз көче белән ирешә.1990 елда Гыйльми совет утырышында яшерен тавыш бирү юлы белән 44 тавыш җыеп, журналистика теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. Докторлык диссертациясе яза. Тик соңгы нокта куелмый кала. ..."Кыска гына тәнәфесләрдә студентлар белән саубуллашу. Бугазда төер. Минем тормышымда һәрвакыт шулай булды: теләмичә кабул иттеләр, соңыннан - җибәрәселәре килмәде"- көндәлектәге җан көйдерерлек юллар. Төзүче- мөхәррир Рәфкать Шаһиевның Зәмзәмия һәм Әхтәм Нәфиковларның матди ярдәме белән нәшер ителгән "Кечкенә генә кояш буласым килә..." дип исемләнгән Тәлгат Миңлебаев ядкарен күз яшьсез укып та булмый. "...Шигырьләремә килгәндә, әйтергә теләгәнемне әйтеп бетерә алганым юк әле. Күңелемдәге шигъри моңнарымны мин студентларга лекцияләремә салып бирәм" , - дип язган Тәлгат абый. "Эзләр" шигыре: Эзләр, эзләр Комда кала сукмак булып. Җил исүгә җуелалар Күпме йөреп. Комдагылар - күмеләләр җил исүгә, Кардагылар-су булалар яз җитүгә. Комнарга да, карларга да Мәңгелеккә уелмыйлар. Ә калсалар күңелләрдә Һичвакытта җуелмыйлар... Җуелмыйлар. Тәлгат абый үзе дә җуела торган шәхес түгел иде. Өченче дистә ел ул безгә, укучыларына юл күрсәтә. Язмамда галимнең бүген дә яшәешебезгә ачыклык кертә торган фәнни эшләренә тукталмадым, ваклармын кебек тоелды. Ә менә бер хаттан өзек китерми кала алмыйм, чөнки аны барлык укучылары менә шулай хәтерли: " Талгат Хазиахметович, еще раз большое Вам спасибо за все, что Вы сделали для меня- за Вашу доброту и дущевную щедрость, бескорыстие. Знайте, что в нашей семье Вы всегда найдете понимание, гостеприимство и , если надо, помощь. Сейчас даже трудно сказать, оценить, какую огромную роль Вы сыграли в моей жизни как Человек и Ученый. Как Человек высоконравственный (в ленинском понимании нравственности) - Человек больше из будущего, чем настоящего, Человек- идеал. Как Ученый, который самоотверженно любит свое дело и способен заражать студентов, пробудить у них и развить высокие потребности познания и служения своему народу. С глубоким уважением, Ваш ученик и последователь Иван Тарасов. 85г. Г.Уфа" Хәтер мәңгелек. Тәлгат абыйның да исемен мәңгеләштерәсе килә. Бу уңайдан аның туган авылындагы Кичүчат мәктәбенә Тәлгат Миңлебаев исемен биреп була. Безнең Әтнә районындагы музейлы мәктәпләр, исемле мәктәпләр бар. Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбе, Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме урта мәктәпләре - моның ачык мисалы. Кичүчат урта мәктәбен дә Тәлгат Миңлебаев исемендәге урта мәктәп итеп күрәсе килә. Беләм, мәшәкатьләре бардыр, уставын да башкасын да үзгәртергә кирәктер. Тик теләк булганда боларның барын да эшләп була. Монысы кояшның гел балкып торуы, үзебезнең кеше булуыбызны раслау өчен дә кирәк. Тагын журналистика факультетында иң яхшы билгеләренә укучы студентларга галим исемендәге стипендия бирүне оештырып була. Адәм кулы эшләмәслек эш юк... "Бу да йолдыз дисеннәр өчен якты яну гына җитми, якты итеп сүнәргә кирәк..." , - дип яза Тәлгат Миңлебаев. Ул якты итеп янып, якты итеп сүнгән, тик яшь буын белмәгән шәхес бүген. Ә без, исәннәр аның укучылары, хезмәттәшләре аны оныттырмыйк!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: