Әтнә таңы

УЛ – МИНЕМ УКЫТУЧЫМ

Укытучы үз эшенең чын остасы булганда, бала өчен үрнәк, соклангыч идеалга әйләнә. Шундый иделларның берсе булган укытучым турында бу язмам. Шакиров Гомәр 1937 елның 26 августында Кызыл Юл районы Иске Җогып авылында туган. Әтисе Шакиров Нәҗип Ташчишмә сельпосында - хәзерләүче, әнисе Шакирова Нәгыймә - колхозчы. Иске Җогып башлангыч мәктәбендә укый....

Реклама

Укытучы үз эшенең чын остасы булганда, бала өчен үрнәк, соклангыч идеалга әйләнә.
Шундый иделларның берсе булган укытучым турында бу язмам. Шакиров Гомәр 1937 елның 26 августында Кызыл Юл районы Иске Җогып авылында туган. Әтисе Шакиров Нәҗип Ташчишмә сельпосында - хәзерләүче, әнисе Шакирова Нәгыймә - колхозчы. Иске Җогып башлангыч мәктәбендә укый. 1949-1951 елларда Чембулат җидееллык мәктәбендә, 1951-1954 елларда Яңа Кенәр мәктәбендә урта белем ала. Аннары Казанда 3 нче техник училищеда укып токарь һөнәре үзләштерә.
Казан Дәүләт университетына укырга керә. 1958 елдан укыта башлый. 3 ел Күңгәр мәктәбендә, 6 ел Күәм мәктәбендә завуч булып эшли. Аннан соң Чембулат сигезьеллык мәктәбендә директор, завуч булып эшләде, Яңа Шашы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирде. Гомуми эш стажы 40 ел. 2001-2003 елларда "Әтнә таңы" газетасында әдәби хезмәткәр булып хезмәт итә. Гомәр абыйның ирешелгән уңышларына күз салу да җитә: 1963 ел - укытучылар көне белән Арча мәгариф бүлегенең мактау грамотасы; 1983 ел - РСФСР мәгариф министрлыгы мактау грамотасы; 1993 ел - Г. Тукай тууына 107 еллыгына карата әдәби конкурста җиңгән өчен "Әтнә таңы" газетасы грамотасы; 22 август 1997 ел - ТАССР мәгариф министрлыгы грамотасы.
Ул иҗат белән дә шөгыльләнә. 2013 елны Гомәр Шакировның "Хисләр ташкыны", 2015 елда "Ашкынма, йөрәк", 2016 елда "Гомерем көзләре" исемле китаплары басылып чыга. Әлеге җыентыкларга аның төрле темаларга иҗат ителгән шигырьләре тупланган.
Шигъри күңелле тынгысыз остазыбыз нәрсәләр турында гына уйланмый. Туган ягыбызга мәдхия дисеңме, тормыш сынаулары чагылышы, уңай күренешләргә сабыйларча самими сөенү, ямьсезлекләргә әрнү, көенү. Илдәге көндәлек вәзгыятькә дә битараф кала аламы соң ул? Гомер көзләренең сарылары кебек, сагыш, саргаюлар, сагынулар да юк түгел илһам утында янган Гомәр агада. Боларның барысы да табигый күренеш тә кебек. Тик аларның һәркайсын үз йөрәге аша уздыра, каралган дөньяны акларга, матурлыкка мәдхия җырларга ашкына. Әйтерсең лә иҗат остасы аларны гомере буе күңел дәфтәренә теркәп килгән дә, вакыты җиткәч ак кәгазьгә төшергән.
Дәресләре бик күңелле уза иде Гомәр абыйның. Җор телле, үткер сүзле укытучымны мин гомерем буе хөрмәт итәм. Аның бер генә тапкыр да тавыш күтәргәнен, кемгә дә булса каты бәрелгәнен хәтерләмим. Теләсә нинди катлаулы теманы да җиңел итеп төшендерә иде ул. Гомере буе үз һөнәренә тугрылыклы булды, беркайчан да югары постларга омтылмады. Укучылары белән дә аталарча аралаша, ачык­тан-ачык үз фикерен әйтә, кыскасы, ул күпләр өчен эталон. Мондый кешегә сокланмый мөмкин түгел.
Язмыш сынауларына җиңелмәс Гомәр ага гаиләсендә дә уллары-кызлары, киленнәре-кияүләре өчен кадерле үрнәк әти, оныклары өчен яраткан бабай булып, аларның уңышларына сөенеп яши. Иҗат җимешләренең китап булып басылып чыгуы аңа көч өсти, яшәү ямен тоеп гомер итә Гомәр Нәҗип улы. Шигырьләрдән тыш мөгаллим-язучы авыл-район тарихына бәйле кызыклы истәлекләрне язып туплап бара. Болардан тыш юмор белән сугарылган әсәрләре, тормыш-көнкүрешебездәге мәшәкатьләрне яктыртучы хикәяләр, милләтпәрвәрлек, туган төбәгенә мәдхия җырлаган мәкаләләре "Безнең гәҗит", "Әтнә таңы" газеталарында даими басылып килә.
Август аенда хөрмәтле укытучым Гомәр Шакировка 80 яшь тула. Күңелемдә йөрткән хөрмәтемне, аңа булган олы рәхмәтемне тиешле сүзләр аша җиткерә алган булсам, мин үземне бәхетле сизәр идем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: