Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Улын юл һәлакәтендә югалткан әтигә хат– “Әтнә таңы”

Яши алсаң яшәп кара... Дөньяларның ямен алып, Ашауларның тәмен алып, Төннең йокыларын алып, Йөрәкләрнең хәлен алып, Яшәү мәгънәләрен алып Газиз балаң мәңгелеккә китеп бара... Ничек яшәргә? ... Син моңа әле дә ышанмыйсың, ияләнә дә алмыйсыңдыр. Чөнки балаңның җаны синең яныңда йөридер кебек. Ул да бит яшь җан бу дөньядан ирексездән,...

Яши алсаң яшәп кара...

Дөньяларның ямен алып,

Ашауларның тәмен алып,

Төннең йокыларын алып,

Йөрәкләрнең хәлен алып,

Яшәү мәгънәләрен алып

Газиз балаң мәңгелеккә китеп бара...

Ничек яшәргә? ...

Син моңа әле дә ышанмыйсың, ияләнә дә алмыйсыңдыр. Чөнки балаңның җаны синең яныңда йөридер кебек. Ул да бит яшь җан бу дөньядан ирексездән, үзе дә сизмәстән китеп барды. Ул сиңа ияреп эшкә бара, эштән кайта. Кайчакларда дәшкән кебек була, син туктап каласың, аякларың атламый, йөрәк типми кебек.

Ә төннәрен бер генә минутка төнәлеп китсәң дә, дәшеп ишектән керә, сискәндереп уята, син аның артыннан ишеккә ыргыласың, ә ул елмая да юкка чыга... Син аның артыннан урамга чыгасың, ә анда караңгы, бушлык. Иртән ялт итеп кояш чыга, ә син аның яктысын күрмисең, чөнки синең йөрәгеңдә күңелендә мәңгелек караңгы, салкын, шыксыз көз.

Еллар узу белән ул инде синең төшеңә дә керми йөдәтә. Шундый халәттә яши алсаң яшәп кара. Бу хәсрәт мәңгелек, еллар узган саен тирәнәя генә бара. Йөрәктәге бу хәсрәт китергән яра төзәлми, тәүлекнең 24 сәгатендә дә аннан кан саркый. Ә ул йөрәк кайчанга кадәр түзәсе, анысын бер Ходай гына белә.

Бу хәсрәтне үз башына килгән кеше генә аңлый. Син үзең генә түгел, Зөфәр, без - күбәү. Безгә яшәү бакыйлыкка күчеп, газизләребез белән очрашкач кына башланыр бәлки. Сабыр бул, Зөфәр. Йөрәгеңне өзгәләмә, әле яшәп бетерәсең бар, алда гомер булса...

Газиз баласын юл һәлакәтендә югалткан Әтнәле. Минем улыма да 24 яшь иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев