Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә умарталары ник чага?

«Бал тәмле дә, корт чага», - борынгылар белми әйтмәгән.Чага шул, күршеңдә дистәсе белән умарта да тотсалар, кемнән ярдәм сорарга? Үтәлергә тиешле кагыйдәләре бармы? Баш ветеринария идәрәсенең Саба территориаль булеге ветеринария инспекторы Ленар Сабиров белән шул хакта сөйләшәбез. - Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният...

«Бал тәмле дә, корт чага», - борынгылар белми әйтмәгән.Чага шул, күршеңдә дистәсе белән умарта да тотсалар, кемнән ярдәм сорарга? Үтәлергә тиешле кагыйдәләре бармы? Баш ветеринария идәрәсенең Саба территориаль булеге ветеринария инспекторы Ленар Сабиров белән шул хакта сөйләшәбез.

- Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учрежденияләреннән, гомумән, ке­ше тормышына зыян ки­­терми торган аралыкта ур­наштырырга тиешләр.Кызганычка каршы, баш ветеринария идарәсенең ветеринария инспекциясенә һәм Россельхознад­зор идарәсенә аерым авыл­лардан сез әйткәнчә умарта ояларын йорт яны жир ки­шәрлек­ләрендә, закон таләпләренә жавап бирми торган хәлдә тоту турында коллектив гаризаләр еш керә. Дөрестән дә, һәр граж­да­нин һәм юридик затның Россия Федерациясе законнарын бозмый гына, ветеринар һәм санитар кагый­дәләрне үтәп, умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта ояла­ры жир участогы чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска һәм ике метрдан да ким булма­ган биеклектәге тоташ койма белән әйләндерелгән булырга тиеш, һич югы умарта оялары күршенең җир участогыннан төзелеш объекты белән бүленеп куелсын.
Торак пунктларында умар­тачылык белән шөгыльләнү яки умарта оялары тоту буенча инст­рук­циядә каралганча, һәр пасеканың ветеринар-санитар паспорты, анда ветеринария хезмәте табибының тиеш­ле язмалары булырга тиеш. Бары шулар нигезендә умарта ояларын күчерү, умарталарның һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Торак пунктларында умарта оялары тотучылар, умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр, ветеринария идарәсенә гариза язып теркәлергә, инструктаж үтеп, танык­лык (паспорт пасеки) алырга тиешләр. Умарта тоту буенча та­ләп­ләрне регламентлау­чы законны бозучыларга карата гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылыкка тарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев