Әтнә таңы

Умарта тотсаң – законны үтә

Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиеш. Әтнә районы прокуратурасына аерым авыллардан умарта ояларын йорт яны җир кишәрлекләрендә закон таләпләренә җавап бирми торган хәлдә тоту турында коллектив гаризалар еш керә. Белгечләр тарафыннан үткәрелгән тикшерү, дөрестән дә,...

Гражданнар һәм юридик затлар умарта ояларын сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән кеше тормышына зыян китерми торган аралыкта урнаштырырга тиеш.

Әтнә районы прокуратурасына аерым авыллардан умарта ояларын йорт яны җир кишәрлекләрендә закон таләпләренә җавап бирми торган хәлдә тоту турында коллектив гаризалар еш керә. Белгечләр тарафыннан үткәрелгән тикшерү, дөрестән дә, торак пунктларында умартачылыкны оештыру һәм умарта оялары тоту тәртибен регламентлаучы законны бозу очракларын ачыклады.

Дөрестән дә, һәр гражданин һәм юридик затның Россия Федерациясе законнарын бозмый, ветеринар һәм санитар кагыйдәләрне үтәгән очракта умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта оялары җир участогының чикләреннән 3-5 метрдан да якын урнашмаска һәм ике метрдан да ким булмаган тоташ койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Һич югы, умарта оялары күрше җир участогыннан бина яки төзелеш объекты белән бүленеп куелган булсын.

Торак пунктларында умартачылык белән шөгыльләнү яки умарта оялары тоту буенча инструкциядә каралганча, һәр ояның ветеринар- санитар паспорты һәм анда ветеринария хезмәте вәкиленең тиешле язмалары булырга тиеш. Бары тик шулар нигезендә умарта ояларын күчерү, умарталарны һәм аларның продукциясен сату рөхсәт ителә. Шулай ук хуҗаларда умарта чаккан очракта беренче ярдәм күрсәтү буенча инструктаж үткәнлеккә умартачылык инспекторының кулы куелган учет журналы да булырга тиеш.

Реклама

Торак пунктларында умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнә башларга теләүчеләр "Умартачылык" федераль дәүләт идарәсенең урындагы бүлекләрендә теркәлеп, инструктаж үтәргә һәм тиешле формадагы таныклык алырга тиеш. Шуны да онытмаска кирәк, умарталар саны 100 квадрат метр мәйданга ике гаиләдән артмаска тиеш.

Алда әйтеп киткән такшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, дөрестән дә умарталарны тоту кагыйдәләре сакланмаган, - оялар арасындагы ара 3 метрдан кимрәк, ике як койманың биеклеге ике метрдан кимрәк, умарта гаиләләре саны тиешледән күпкә артык. Умарта тоту буенча таләпләрне регламентлаучы законны бозучыларга карата гамәлдәге закон нигезендә җаваплылыкка тарту каралган.

Тикшерү нәтиҗәсендә төзелгән актлар Татарстан республикасы Баш ветеринария идарәсенең Саба районы дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлеге җитәкчесе исеменә юлланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: