Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Университет бетертә торган бакча –“Әтнә таңы”

Мөнәсәбәт Үзенә тарта бу бакча Күәм авылына барган саен балалар бакчасын узып китә алмыйм, заманында улымны татар теленә өйрәткән бакча буларак, күңелдә үз урыннары бар. Инде аңа да байтак еллар узды. Сүрия МИНГАТИНА Туган телне өйрәнү дә яшәү урынына күбрәк бәйле. Өйдә күпме татарча сөйләшмә балалар бакчасында гел урыс телендә...

Мөнәсәбәт

Үзенә тарта бу бакча

Күәм авылына барган саен балалар бакчасын узып китә алмыйм, заманында улымны татар теленә өйрәткән бакча буларак, күңелдә үз урыннары бар. Инде аңа да байтак еллар узды.

Сүрия МИНГАТИНА

Туган телне өйрәнү дә яшәү урынына күбрәк бәйле. Өйдә күпме татарча сөйләшмә балалар бакчасында гел урыс телендә генә аралашкач, татар телен белмәү дәрәҗәсендә иде улым. Әгерҗедән урыс телле булып кайттык, татар теле аксый. Күәм балалар бакчасына йөри башлагач, акрынлап бар да үз хәленә кайта башлады. Тикмәгә генә искә алмыйм телне өйрәтү мәсьәләсен. Ана теленә генә түгел, рус теленә өйрәтү дә югары дәрәҗәдә монда. Быел "Билингваль балалар бакчасы" бәйгесендә катнашты Күәм бакчасы.

Таләпләрнең зурлыгын язып тормыйм, грант оту - акча белән бәйле ярышларны республика югарылыгында җентекләп тикшерәләр бездә. Күәм бакчасында балаларны рус теленә өйрәтүче Фазылҗанова Гөлнар Госман кызының эш алымнары да республикадан кайткан комиссиянең "иләгеннән" үтте. Ничә мәртәбә генә иләмәгәннәрдер. Ахыр чиктә Гөлнар Госман кызының эш алымнары игътибарга лаек дип табылып, тәрбияче Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

Рус телендә үткән дәресләр, балаларның үзара рус телендә аралаша белүләре, уйнауларына тел-теш тидерерлек булмады. Хәер, ике группада 38 бала тәрбияләнгән коллективның башка эшләре дә сокланырлык.

Һәр бакчадагы кебек, Күәм бакчасы да керә-керешкә чәчәкләр арасында утыра.

Уен мәйданчыклары зур һәм тыныч. Олы юлдан читтә утырган бакчаның өстенлеге бу, саф һавада рәхәтләнеп уйныйлар.

Балалар бакчасының 15 сутый тирәсе яшелчә бакчасы да бар. Монда тәрбиячеләр суган, кишер, чөгендер, кәбестә, помидор-кыяр үстерәләр. Балаларны үзләре үстергән яшелчәләр белән тукландыралар, сатканын саталар. Карлыган белән чияләре дә үзләренеке.

Балалар белән өч тәрбияче Гатауллина Рафия, Шәрифуллина Наилә, Гөлнар Фазылҗанова шөгыльләнәләр. Иртәдән кичкә кадәр ниләргә генә өйрәнмиләр балалар, сөйләп тә бетерә торган түгел. Нәниләре бакчага йөргән әти-әниләр яхшы белә, уенчык белән генә уйнау заманы түгел, бала мәктәпкә әти-әниләр әйтмешли, "университет бетереп килә". Тәрбиячеләрдән тыш коллективта Әлфинур Гатауллина, Гөлфия Халитова, Лидия Галимҗанова, Нурсөя Сафиуллина хезмәт куя. Урысча әйткәндә, нянечкасы да, повары да, завхозы да үзләренеке. "Быел 8 балабыз мәктәпкә китте, алар урынына икенчеләре килде, ияләнделәр инде...", - ди бакча мөдире Гөлфия Шәйдуллина.

Ияләнмәслек тә түгел, бакча рәхәт, килгән саен музей-полчмак каршы ала... Өченче категория балалар бакчасы хезмәте өчен әти-әниләр аз да түгел, күп тә түгел, 2727 сум акча түлиләр. "Акчадамыни эш, эшләп кенә торсыннар...", - диләр әти-әниләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев