Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Упкынга кул суздым...

Исәнме! Кылкаләм очында төсләрем буталган - Мин синле дөньямны сүрәткә төшердем: Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен... Киндернең читендә култамгам - КИЧЕРДЕМ!.. Ноталар биеште - ул көйнең тулгагы Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым! Исемең киңәйтте дөньямның калыбын - Иң соңгы аккордта - иң соңгы САГЫНДЫМ!.. ...Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй, Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе....

Исәнме!
Кылкаләм очында төсләрем буталган -
Мин синле дөньямны сүрәткә төшердем:
Рәшәле хисләрне, әрнүләр көшелен...
Киндернең читендә култамгам - КИЧЕРДЕМ!..

Ноталар биеште - ул көйнең тулгагы
Сызлатты кабаттан! Кабаттан кабындым!
Исемең киңәйтте дөньямның калыбын -
Иң соңгы аккордта - иң соңгы САГЫНДЫМ!..

...Мольбертым каршында каушарсың үсмердәй,
Юргаңны тышаулар җырымның аһәңе.
Сиздеңме, дөньяңда өзелде өзәңге?! -
Упкынга кул суздым. Соңгы кат: ИСӘНМЕ!..
22.02.2018.
Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев