Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ур-ра-а! “ТАТМЕДИА” җурналистларны Яңа ел белән котлады

Ел ахырын һәркем көтеп ала. Шул исәптән без дә. Журналистның да җаны бар бит, ел ахырында гына булса да бер кешечә бүләк алып карыйсы килә. Сабыйларныкыннан ким түгел бит күңел, яхшыны өмет итә. Бүген, 27 декабрь көнне, җитәкчебез бер кочак бүләк күтәреп кергәч, шатландык. Серлелек тә бар - бүләк тартмасына...

Ел ахырын һәркем көтеп ала. Шул исәптән без дә. Журналистның да җаны бар бит, ел ахырында гына булса да бер кешечә бүләк алып карыйсы килә. Сабыйларныкыннан ким түгел бит күңел, яхшыны өмет итә. Бүген, 27 декабрь көнне, җитәкчебез бер кочак бүләк күтәреп кергәч, шатландык. Серлелек тә бар - бүләк тартмасына сургучлы мөһер сугылган. Вәт, баш безнең җитәкчеләрдә. Моңа башка берәүнең дә башы җитми, җәмәгать. Бары безнекеләр генә безне менә шулай зурлый ала!!!!!! Беләсегез киләдер, хәер, рәсемнән үзегез дә күрдегез инде. Тапкырлар күп арада, бер генә сорау борчый хәзер- бу бүләкне ничек кабул итәргә дә, ничек аңларга, аннан да бигрәк өйдәгеләргә ничек күрсәтергә? Көн-төн кайтып кермәгән журналистларның хезмәтен зурлап бирелгәнен ничек дөрес аңлатырга?????? Рәхмәт хуҗаларга!!!!!!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: