Әтнә таңы

УРАМ АША ЧЫГАЛМЫЙЛАР

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Мин үзем Олы Әтнәнең Октябрь урамында яшим.

Реклама

Инеш белән янәшә урнашкан. Җәен асфальт җәйгән урамнарга кызыгып карап йөрдек, күңел ымсынып куйды, бәлки безнең урамны да карамаслармы дип көттек. Сезнең газетаны укыгач, асфальт булмаслыгын аңладык. Асфалтын өмет тә итмәдек үзе, менә таш җәя алсалар бик яхшы булыр иде. Чөнки ай буе яуган яңгырлар урамыбызны тәмам эштән чыгарды, чишмәгә дә бара торган түгел. Ярдәм итә алмассызмы икән?

Гөлсинә апа! Сезнең урамның торышын Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев белән бергәләп карадык. Шәп, дип әйтеп булмый. Бүген, иртәгә таш җәелер, дип тә әйтмим. Өметсезлеккә дә бирелмәгез. "Җирләр азрак туңдыргач, мөмкинлек булганча таш җәячәкбез әлеге урамга",- дип ышандырды Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев. Ир-егетнең сүзе бер була, диләр. яхшыга өметләник!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: