Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Урам башлары асфальтлана

Соңгы вакытта сөенә-сөенә авылыбыз урамнарына таш җәелүен язабыз. Үзара салым акчасына башкарылган бу эшне күбесенчә ААҖ "Татавтодор"ның Әтнә участогы эшчеләре башкара. Берьюлы ничә авылда эшли торганнардыр, ничек өлгерәләр, Яңа Җөлби юлының 80 процентын эшләп бетереп киләләр, Олы Әтнәнең Карл Маркс, Совет урамнарында бер башыннан икенче башына кадәр менә шушы оешма...

Соңгы вакытта сөенә-сөенә авылыбыз урамнарына таш җәелүен язабыз.

Үзара салым акчасына башкарылган бу эшне күбесенчә ААҖ "Татавтодор"ның Әтнә участогы эшчеләре башкара. Берьюлы ничә авылда эшли торганнардыр, ничек өлгерәләр, Яңа Җөлби юлының 80 процентын эшләп бетереп киләләр, Олы Әтнәнең Карл Маркс, Совет урамнарында бер башыннан икенче башына кадәр менә шушы оешма юлчылары эшли, көннең кайсы вакытында чыксаң да алар белән очрашасың. Бер минут тик торганнары юк.
Хәтерлисездер, урамнарга асфальт салганда урам башлары эшләнеп бетми калган иде. Велосипедта йөрүче малайларга азрак читенлек тә тудырды булса кирәк, "Эшләгәч-эшләгәч, тоташтырган да булсалар..." дип тә сөйләнгәләделәр. Менә шул урам башларын үзәк юлга тоташтырып асфальтлыйлар, кибет, оешма алларын эшлиләр. Күзгә рәхәт. Өлгерләр, ачыклар, тырышлар үзләре... "Ике як урам буйлап эшләп киләбез, күп өлеше эшләнде инде", - ди юл оешмасының мастеры Айрат Ганиев.
Игелеген күрергә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев