Әтнә таңы

“Урам тулы ят кеше, өй тулы ятлар...”

... Исәнмесез дим, җавап кайтаручы юуук, чабалар да чабалар. Чабалар да чабалар, әллә миннән алда барып җитәбез, диләрме? Сәдака бирерлек кеше юк, хәерчеләр күүп, сәдака ияләре юк, сәдака иясе дип карыйсың, ят кеше; урам тулы ят кеше, өй тулы ятлар... барам да барам, бер үз кеше юк. Ятлар арасында ничек...

... Исәнмесез дим, җавап кайтаручы юуук, чабалар да чабалар. Чабалар да чабалар, әллә миннән алда барып җитәбез, диләрме? Сәдака бирерлек кеше юк, хәерчеләр күүп, сәдака ияләре юк, сәдака иясе дип карыйсың, ят кеше; урам тулы ят кеше, өй тулы ятлар... барам да барам, бер үз кеше юк. Ятлар арасында ничек йөрмәк кирәк? Кайтам, кайтам әле, кайтам. Үз итмәсәләр дә кайтам. Баргач кайтырга кирәк ич инде...

Туфан абый Миңнуллинның "Саташу" пьесасын укучыларның исенә төшкәндер бу монолог. Саташкан әби сөйләме бар анда. Һәр сөйләмендә тирән фәлсәфә. "Саташу" пьесасы - эчтәлек, сюжет-композиция, форма-стиль ягыннан булсын Туфан аганың табышы. Кеше шәхесен төрле яклап ачу, ул яшәгән дөньяның каршылыкларын тирәнтен күрсәтү, бүгенге заманның фаҗигасен әйтеп, телдән биздергән, диннән яздырган илдә яңа буын, циниклар буыны, тамырыннан аерылган буын формалашуын ачынып язуы чагылыш таба әсәрдә. 27 яшьлек Гүзәлнең, үзен тудырган өчен, әти-әнисен судка бирүе кебек кыргый, аңлап булмаган ят күренешләр дә бар. Шушы катлаулы рухи дөньяны ачу өчен, автор төрле психологик алымнарга бара. "Саташу" пьесасында катлы-катлы тирән фәлсәфә. Авторның һәр җөмләсе җанны телеп керә...

Менә шушы катлаулы, кеше аңы кабул итә алмастай тоелган пьесаны Олы Мәңгәр Халык театры коллективы ( режиссеры - Рафис Рәис улы Сәләхетдинов) сәхнәләштереп, районыбызның гына түгел, күрше-тирә районнарның да мәдәният йортларында күрсәттеләр. Мәңгәр театрының шундый авыр бирелә торган әсәр сайлавы куркытты да азрак. Аны бит әле тамашачы аңына җиткерәсе дә бар, Халык театрының көче җитәрме, дигән уй тынгы бирмәде. Караучыларның уңай фикере сөендерде дә, кызыктырды да...

Кичә, 23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Олы Мәңгәр бозында Халык театры кубогына(!) хоккей ярышы үткәреп, җиңүчеләрне бүләкләгәннән соң, кичен Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Саташу" спектаклен Әтнә тамашачысына тәкъдим итте алар.

Баштарак спектакльне аңлап җиткерә алмый тилмерүчеләр дә булгандыр, фәлсәфә һәрчак авыр, соңрак үзебез яшәгән дөньяны тиз таныдык. Саташкан әби - Хәтирә Рәхимова баш миенең һәрбер күзәнәген селкетте. 27 яшьлек Гүзәл - Гөлзидә Камалованы, әти-әнисен судка бирергә гариза язганда, тотып тукмыйсы да килде. Әтисе Марат- Надир Сабиров та аптырагач, аның кызын яраткан егет Надир - Рәдис Хисмәтуллинга "Ә син аны кыйнап кара..."- ди. Шул ук вакытта Гүзәлнең әбисе Мөслимә - Гөлсинә Сабировага кушылып, аны аңлап та, аклап та булган кебек. "Ник тудырдыгыз, хәерче арттырмаска иде..."- ди ул.

Туфан абыйның фәлсәфәсен Гөлзидә шул дәрәҗәдә җиткерә алды, бүгенге көннең демография мәсьәләсе, акчага кызыктырып халык санын арттырырга маташу, билгесез киләчәк, түләүле уку, ипотекалы яшәү, кабала арты кабала искә төшеп, җан сыкрады. Безнең балалар да әти-әниләрен судка бирә башласалар, бүгенге көндә үзен таба алмый интеккән яшьләр аз дисеңмени; Гүзәлнең югары белемле юрист дипломы да кирәкми әнә, жулик дип әйткән өчен, шул кыска гомердә биш җирдән эштән куылуы аның хыялларын чәлпәрәмә китереп, ышанычын бетергән. Бәгырьсезгә әйләндергән. "Элек андый түгел иде ул, соңгы вакытта әллә нишләде", - ди Надир. Халык арасында яшәгән Туфан абый әсәрендә әнә шул фаҗигане ачып, аңыбызны уятырга тели кебек. Үзе чишелеш таба алмаган, җанын авырттырган теманы күтәргән автор. Гыйбрәт алып, азрак үзгәрмәсләрме, дип уйлаган. Кызганыч, әсәр аяныч тәмамлана. Сабакны да тормыш үзе бирә, әллә Аллаһы Тәгалә микән? "Без дә әни кебек Аллаһы Тәгаләдән сорап карыйк микән?" дип ачына Марат та. Башкача яктылык күренми, тагын кемгә сыгынмак кирәк... Бөтенесен ачып бетермим, карарга кызыгы калмас. Мөмкинлек була калса, карамый калмагыз.

Реклама

Харис - Рәфыйк Сәләхетдинов та замана ир-аты. Гаилә кыйммәтләре салынган үлчәү гел селкенеп тора, "Оятсыз син" - ди аңа Гүзәл. Судья Фәридәгә - Энҗе Гатауллинага да иренең әдәпсезлеген әйтеп аңлатмакчы кыз бала. Белмимени аны судья хатын, белә, гаилә бозасы килми. Ахыр чиктә, "Куркам мин синнән", - ди ул Гүзәлгә. Куркырлык та Гүзәл. Әнисе Галиябану - Гөлсинә Шакировага кычкырган төксе тавышы кыз балага нәфрәт уята. Менә шундый авыр рольне Гөлзидә Камалова шундый осталык белән башкарды. Ул йөз, төс-бит, кыяфәт, мимика , һәр хәрәкәте аны "иблис"кә якынайтты. Маратның шаянлыгын, Надир шагыйрьнең әдәплелеге сокландырды. Надир белән Рәдиснең сәхнәгә беренче чыгуы түгеллеге дә сизелә. Гөлсинә Сабирова, Энҗе Гатауллина, Гөлсинә Шакирова да үз рольләрендә... Кытыршы җирләр дә бар, тик кимчелек эзлисе килми, бу әсәрне профессионаллар да уйнап җиткерә алыр идеме икән?! Күңелгә нәкъ менә шулай уйнаулары, бәлки яшәүләре белән үттеләр алар. Җылы калды, рухи азык калды һәм үзебез яшәгән заманага, үзебезгә мөнәсәбәт... Бер кочак уй калды...

Исем китеп, Хәтирә апа Рәхимованың Саташкан әбисен карадым. Сокландым, гаҗәпләндем. Камал театры артисткасымыни, карап туялмадым. Гөлзидә белән Хәтирә апа гашыйк итте. Уйнауларын Туфан абыйга күрсәтәсем килде, сокланыр иде. Үзешчәннәрнең чыгышларын зурлап бәяләп, сәхнәгә менеп кулларын кысып, рәхмәт әйтер иде. Ул шулай итә иде, һәр артистны, олымы ул - кечеме, олылап, тәмле сүзен әйтә белде. Ә мәңгәрләргә, үзешчәннәргә ул сүзне әйтүче булмады. Районыбыздагы бердәнбер Халык театрының, эштән соң өйрәнеп, авыл саен спектакль куеп йөрүче артистларына сәхнәгә менеп мактау сүзләре әйтелмәде. Күрәсе, ишетәсе килгән иде, алар аңа лаек иде...

Шулай икәнен Әтнә тамашачысының аягүрә басып алкышлавы дәлилләде...

Сүрия Мингатина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: