Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УРАМНАР ШАУЛАП ТОРДЫ

Ничә еллар җәфаланган юлсызлыктан, сусызлыктан азапланган Әтнә урамнарының берсендә, М.Сәлимҗанов урамында бәйрәм булды. Шатланмаслыкта түгел бит, күрше урамнарда асфальттан түфли киеп тырыкласалар, безнекеләрдән резин итек киептә азапланып үтешле иде. Астагы йортларда бәрәңгеләренә су агызганда, югары очта яшәүчеләр чәй эчәргә дә скважиналы кешеләргә кереп чиләк белән чират торалар иде, менә хәзер...

Ничә еллар җәфаланган юлсызлыктан, сусызлыктан азапланган Әтнә урамнарының берсендә, М.Сәлимҗанов урамында бәйрәм булды. Шатланмаслыкта түгел бит, күрше урамнарда асфальттан түфли киеп тырыкласалар, безнекеләрдән резин итек киептә азапланып үтешле иде. Астагы йортларда бәрәңгеләренә су агызганда, югары очта яшәүчеләр чәй эчәргә дә скважиналы кешеләргә кереп чиләк белән чират торалар иде, менә хәзер барсы да артта калды.
Шушы рәхәтлекләр озакка барсын дигән теләк белән оештырылган бу бәйрәмдә яше-карты да шатланышып күңел ачты. Җырчылар да ялындырып тормадылар. Безнең урам кешеләрен якын итеп, минем сүзне тыңлап килгән Бәрәскәдән Фердинант абзый, Кышлаудан Рәйсә апа, Мәңгәрдән Илсөяр апа, Арыдан Тәнзилә апа һәм башкаларны кабат - кабат чакырап җырлаттылар.Гарьмоннарда Күәмнән Әхтәм абый, Әтнәдән Реваль бәйрәмнең күркәме булып тордылар. Өлкәннәр ардыннан чиратка баскан яшь кызлар да үзләренең матур җырлары белән барыбызны да сөендереп алдылар. Биючеләр булмас дигән идем, кая ул, тузан туздырып, әпипәгә басып ду килделәр. Кадырова Ильсиянең оныгы профессиональ биючеләрдәй үзенең осталыгын күрсәтте.
Кышлаудан килгән Сафина Фирая оештырган уеннар, үзе бер аттракцион булды. Анда нәрсәләр генә юк иде, Африкадан көнгерәгә кадәр килгән иде, ул балыкчылар балык тота-тота (теге анекдоттагы кебек тере балык урынына кибетнекен эләктереп) барлык халык алдында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шакмаклары да нигәдер читкә тәгәри, ә тез арасындагы туплар төшә дә китә. Кыршау эчендә өчәүләп чабу бик җиңел түгел инде, ә менә билгә кыршау белән пресс ясауны олы яшьтә дә онытмыйсың икән. Кыскасы, кечкенә сабан-туй булды, андагы номерларны монда язып бетереп булмый, ә бүләксез беркем дә калмады. Бу бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән Марс ахырдан барлык килгән балаларга конфет таратты.
Бу бәрәмнең тагын бер күркәм өлешен Зәмзәмия ханым оештырды. Майда пешкән карабодай боткасы янына тәмле коймакны бөкләп, кайнар чәй эчеп җибәргәч, тагын да дәртләнеп җырлыйсы, биисе, уйныйсы килеп китте. Чын күңелдән оештырылган чаралар көннең салкын булуын да сиздермәде.
Килгән кунаклар, ветераннар Советлары рәисләре шушындый чараны үзләре авылларында, урамнарында уздырырга кирәклегенә инанып, бүгенгесен оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп, үзләрендә дә агачлар утыртып, скверлар ясап, чәчәкләрдән матур-матур клумбалар үстерегә теләп таралыштылар. Ә чакырып та килмәгәннәр, якын тирәдәге өйләрнең тәрәзәләреннән генә көлеп карап торучылар күп нәрсә югалтканнардыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев