Урамыбыз яме
Урамда өлкәннәр кимеп бара. Китәләр, кайтмаска дип китеп баралар... Урамда гына да түгел, бөтен авылында кимиләр. Берничә ел элек кенә йорт саен бер өлкән булган урамда хәзер күбрәк безнең кебек урта яшьтәгеләр. Өлкәннәр бармак белән генә санарлык. Өлкәннәр дигәнем, җитмешнең теге ягына чыгучылар. Нишләтәсең, карт аю урманда ул диеп көлсәләр...
Урамда өлкәннәр кимеп бара. Китәләр, кайтмаска дип китеп баралар...
Урамда гына да түгел, бөтен авылында кимиләр. Берничә ел элек кенә йорт саен бер өлкән булган урамда хәзер күбрәк безнең кебек урта яшьтәгеләр. Өлкәннәр бармак белән генә санарлык. Өлкәннәр дигәнем, җитмешнең теге ягына чыгучылар. Нишләтәсең, карт аю урманда ул диеп көлсәләр дә, беребез дә аннан котылып кала алмый шул. Бар да хатын-кыз өммәтеннән. Араларында яшьли тол калганнары да, бөтенләй кияүгә чыкмаганнары да бар. Әмма шулай да, икесе дә 80 нең теге ягында булган бер бик матур пар бар икән. Гөлүсә апа белән Наил абый Гарифҗановларны әйтүем. Наил абый үзе Олы Мәңгәрдә туып үскән. Районыбызда танылган шәхес булган Вилдан абый Мәхмүтнең бертуган энесе ул. Авыл тарихыннан бик яхшы хәбардар булучыларның берсе. Озак еллар күмәк хуҗалыкта партоешма секретаре, аннары авыл советы рәисе булып эшләде. Гөлүсә апа исә шәһәрдән кайткан. Ул гомерен балалар укытуга багышлаган кеше. Аһәңле тавышы, русча да, татарча да матур итеп сөйләшүе белән авызга каратып тота. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары да шулай тәртипле, тыйнак. Үрнәк гаилә булдылар. Картайган көннәрендә дә урамның бизәге булган йортта кызлары тәрбиясендә матур итеп гомер кичерәләр. Әйе, һәр йорт саен бер гаилә тарихы. Бу бөтен авылга хас. Әнә хуҗасын сагынгандай моңсуланып, сагышланып тагын бер йорт тыкрык буенда тора. Гөлбәгъдә апа Сабирова өе бу. Бүтән елларны кышларын Казанда, кызларында үткәргән Гөлбәгъдә апа быел җәен дә бик сирәк кайтты. Чәчәккә күмелеп утырган йортны кызы Резеда белән кияве Фердинант атна саен кайтып, карап торды анысы. Гөлбәгъдә апа да кайтып торыр иде дә, кешедән башка хәрәкәтләнә алмый. Узган көздә өйалдында егылып, аяклары йөрмәс булды. Яше дә хәйран - 85 е тулды. Иртә язда,шәһәрдән авылга кайтуга, бөтен күрше-тирәне йөреп чыга торган иде. Корбан гаетенә алып кайтканнар үзен. Хәлен белергә кергәч, исләрем китеп чыктым. Шундый шат, йөзләре матур. Менә игътибар нишләтә кешене.
- И-и-и, яшәүләре шулкадәр рәхәт бит. Бер дә үләселәр килми. Насыйп булгач менә тагын очраштык. Күршеләрем бик әйбәт булды, Казаннарда да барыгызны уйлап, сагынып ятам. Исән генә була күрегез, дә кабат шулай очрашуны бирсен Ходай!- ди үзе.
Гөлбәгъдә апага күрше- тирә элек-электән мәрхүм булган туганнары рухына догалар багышлата иде. Күз тигәннәргә сулышы дәвалы дип әйткәннәрен әллә ничә кешедән ишеткәнем бар. Мин кергән чакта да хәлен белергә кергән күрше-тирә әйләнәсендә иде ул. Бәхетле картлык - сүз дә юк. Күрше күршесен танымаган бу заманда Гөлбәгъдә апа бер көнгә кайткан җиреннән дә бөтен күршеләрен җыеп алды. Ул бит безнең әти-әниләр белән бер чорда яшәгән кеше. Берсен дә онытмый, якын итеп искә ала. Үзе йөри алмаса да, аның белән бер сөйләшү - үзе бер гомер. Әнә шундыйлардан үрнәк алып яшисе иде. Өч көнлек дөнья дип шапырынабыз, үзебез шуның кадерен белмибез. Ызгышабыз, үрсәләнәбез... Ә гомер узып бара...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 10:05Татарстанда 2 айда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 мең шалтырату килгән Көн саен 122 бердәм номерына яңа коронавирус инфекциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 меңгә якын шалтырату килә.2300
-
21 гыйнвар 2021 - 09:00Татарстанда яшәүчеләр автомәктәпләрдә хокук бозулар турында кайнар линиягә аноним рәвештә хәбәр итә алалар Хәбәрләрне социаль челтәрләрдә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркемнәренә җибәрергә мөмкин.4300
-
21 гыйнвар 2021 - 08:20Татарстан предприятиеләрендә коронавируска каршы вакцинация башланды Гыйнвар аенда республика тагын 190 мең доза «Спутник V»алачак.4100
-
20 гыйнвар 2021 - 18:10Полиция хезмәткәрләре белән очрашу булып узды Полиция бүлегендә традицион студентлар белән очрашу булып узды.13300
-
20 гыйнвар 2021 - 17:15"Әтнә таңы" газета редакциясе кунаклар кабул итте Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең иҗат берләшмәсенә йөрүче балалар "Әтнә таңы" газетасы редакциясенә кунакка килделәр.12600
-
20 гыйнвар 2021 - 16:10«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.9400
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.19500
-
20 гыйнвар 2021 - 14:10Бер ел эчендә 1,5 млн татарстанлы тикшерүләр узды Covid-19 булуга карамастан, Татарстан «Сәламәтлек саклау»милли проекты күрсәткечләрен үтәгән.6500
-
20 гыйнвар 2021 - 13:10Чишмәле Сапта гәрәпчә укый башладылар Чишмәле Сап мәчетендә балалар өчен дәресләр узадыралар9500
-
20 гыйнвар 2021 - 12:00Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады Татарстан Дәүләт Киңәшчесенә бүген 84 яшь тулды.9100
-
20 гыйнвар 2021 - 11:35Анна Попова: Ковидка каршы көрәштә Татарстанда бер минутка да хафалану булмады «Сездә бик яхшы нәтиҗә. Мәктәпләрдә дә, хастаханәләрдә дә — бер җирдә кисәк күпләп авыручылар булмады. Бу шундый зур субъект өчен уникаль хәл», — диде Анна Попова.5700
-
20 гыйнвар 2021 - 10:45ЮВТ-24-Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр яңа телеканал исемен сайладылар Телеканал республиканың нефть төбәгенә хәбәр ителәчәк.4100
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
22 декабрь 2020 - 14:15Хәбибуллин Рәзил, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:12Хайруллин Ринат, 6 яшь
-
16 гыйнвар 2021 - 15:11Иң зур күрсәткеч - Әтнәдә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының сөт җитештерү һәм сату буенча 15 гыйнвар сводкасында, Әтнә районы элеккечә үк исемлекнең башында.18600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02Яңа Шашы авыл җирлегенә керүче авылларда балалар мәйданчыклары булдырыла Авыл җирлеге 5 авылны берләштерә, агымдагы елны 4сендә булачак ул.32400
-
13 гыйнвар 2021 - 10:30
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башландыТеләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.27000
-
19 гыйнвар 2021 - 12:00Әтнәдә Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина кадату башланды Теләгән һәр кеше Әтнә шифаханәсендә яңа типтагы коронавирус инфекциясенә каршы вакцина кадата ала.27000
-
18 гыйнвар 2021 - 17:10"Ел укытучысы- 2021" 15 гыйнварь көнне Олы Әтнәдә "Ел укытучысы - 2021" бәйгесе узды.26500
-
18 гыйнвар 2021 - 10:00Йөртү хокукыннан мәхрум ителгән килеш руль артына утырган Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.22900
-
20 гыйнвар 2021 - 15:11Күз тимәсен үзенә Олы Әтнәдә яшәүче Мәсхүдә Хәкимовага 90 яшь тулды.19500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика